16+

Мароккода ураза тоттым

Рамазан аен гарәп илендә үткәрү бәхете тәтеде миңа бу җәйне. Ул ил - Африканың төньягында урнашкан Марокко. Дәүләт дине - ислам. Шулай икәнлеге илнең аэропортына килеп кергәч үк сизелә. Андагы намаз уку бүлмәләре һәрчак кеше белән тулган. Яныңда мөселманнарның күплеген белү күңелне җылыта.

Мароккода ураза тоттым

Рамазан аен гарәп илендә үткәрү бәхете тәтеде миңа бу җәйне. Ул ил - Африканың төньягында урнашкан Марокко. Дәүләт дине - ислам. Шулай икәнлеге илнең аэропортына килеп кергәч үк сизелә. Андагы намаз уку бүлмәләре һәрчак кеше белән тулган. Яныңда мөселманнарның күплеген белү күңелне җылыта.

Мин яшәгән җир - Мартиль шәһәре. Ул - Тетуан каласының бер кушымтасы, Урта диңгез буенда урнашкан. Һава бик эссе түгел, диңгездән рәхәт кенә салкынча җил исеп тора. Кичләрен еш кына шәһәргә томан төшә, хәтта юл аркылы гына урнашкан өйләр һәм мәчетләр дә күренми. Шәһәр үзе зур түгел, адым саен мәчет һәм базар. Монда бөтенесе бер-берсен белә кебек. Кешеләр, машиналарын туктатып, кочаклашып, сөйләшеп торырга мөмкиннәр. Урам аша бер-берсе белән кычкырып сөйләшүчеләр дә очрый. Халык, күбесенчә, милли киемнәрдән йөри. Хатын-кызларда ул төрле төстәге бизәкле озын күлмәкләр, ирләрдә - ак яки кара төстәге озын күлмәк. Аякларга күннән тегелгән очлы бабуши кияләр. Илнең тагын бер үзенчәлеге - гарәпләрнең өч телдә: французча, испанча һәм гарәпчә сөйләшүе. Бу Марокконың элек Франция һәм Испания колонияләре булуына бәйле. Шуңа күрә, монда Европаның тәэсире сизелә. Мәсәлән, яулыксыз хатын-кызларны һәм тәмәке тартучы ир-егетләрне дә очратырга була.
Мароккода, Татарстаннан аермалы буларак, уразаны бер көнгә соңрак - 10 июльдә тота башладылар. Монда Рамазан аен көтеп алалар. Урамнарда изге ай белән бәйле язулар барлыкка килә, кибетләрдә, кафеларда Коръән яңгырый. Эш урыннарында, тукталышта кулларына Коръән тотып утыручылар еш очрый.
Рамазан ае җитү белән, биредәге халыкның көнкүреше дә үзгәрә. Үзем ураза башланырга берничә көн алдан килгәнгә, әлеге аерманы ачык күрдем. Көндез кеше кимеде, ә төннәрен, киресенчә, шактый артты. Кичке бишләрдән җидегә хәтле бөтен шәһәр базарда сыман. Барысы да ифтарга әзерләнә. Җиделәр тирәсендә базарга чыксаң, сайларлык әйбер калмый иде диярлек. Сигезенче ярты тирәсендә авыз ачалар, бу вакытта урамнар тып-тын кала. Мәчеттә ахшам намазында бер генә дә гарәп хатын-кызын очратып булмый. Урам тулы кафеларның бушлай ифтар уздырганнарында гына кеше була. Ифтар уздырган кафелар көн дә бер үк аш белән сыйлыйлар. Ул - милли ризык харийра. Аның тәмен һәм нәрсәдән пешерелгәнен билгеләве авыр. Харийрада токмач та, борчак та бар. Иң кызыгы шул - аны йомырка, хөрмә һәм балдан пешерелгән шабакия дип аталган тәмле ризык белән бергә ашыйлар. Бу аш һәр кафеда, һәр гаилә табынында авыз ачу өчен иң мөһим ризык. Рамазан аенда харийра хәтта Макдоналдста да әзерләнә. Марокконың милли ашларына килгәндә, монда тагын кускус дип аталган ризык та бар. Аның үзенчәлеге - җомга көннәрендә генә пешерелүе. Ул тавык ите, кускус ярмасы, борчак, кишер һәм суганнан әзерләнә.
Бөтен шәһәр төнге унберенче яртыларда, тәравих намазыннан соң уяна. Беренче көннәрдә базарның ачылып килүеме, әллә ябылуымы икәнен аерып та булмый иде. Бер яктан караганда, инде соң, сәгать төнге 11, бездә ул чакта эшләүче базарны табып булмый, ә икенче яктан карасаң, кеше ул вакытта урамга чыга гына башлый. Олылар гына түгел, балалар да бу вакытта күңел ача. Һәм иртәнге намаздан соң шәһәр тагын тынып кала.
Тәравих намазында мәчетләрдә урын җитмәде, ир-атлар урамда укыды. Хатын-кызлар бүлмәсе дә тулган иде, кысыла-кысыла басып тордык. Мәчеткә, күбесенчә, тәравихны бер көн дә калдырмый торган олы апалар йөри. Балалар да бар. Тәравих намазын монда икегә бүлеп укыйлар. Ястүдән соң 10 рәкәгать һәм иртәнге намаз алдыннан шулай ук. Витр намазын укып бетергәндә шәһәрдә иртәнге намаз азаны яңгырый башлый. Һәр намаз алдыннан вәгазь укыйлар. Эх, аңласам иде, дип, гарәп теленең гүзәллегенә сокланып тыңладым, шулай да ни турында сөйләгәннәрен тоемладым.
Мине монда еш кына гарәпкә охшаталар иде. Татарстаннан, дисәң, аңламыйлар, Россиядән, дисәң, гаҗәпләнәләр һәм мөселман булуыбызга бик шатланалар. Марокко хәтле Мароккода русларны да очратып була. Беркөнне базарда руска охшаган апаны күргәч, түзмәдем, килеп таныштым. Ул Украинадан булып чыкты. Гарәпкә кияүгә чыгып, монда ике кыз үстерә икән. Русча сөйләшә торган гарәпләрне дә очратырга була. Аларның күбесе Украинада белем алган булып чыга. Гарәпләр бик кунакчыл, шәһәрне күрсәтергә, ифтарга чакырырга яраталар. Ураза тотуыңны белсәләр, базарда яки кафеда ифтарга килергә чакыралар, җиләк-җимеш белән сыйлыйлар иде.
Тик яшәргә монда калмас идем. Туган ил барыбер сагындыра. Мөселманнардан гына диярлек торган җәмгыятьтә яшәп карау яңа тойгылар уятты, тынычлык һәм үз өеңдә генә булган кебек җылы хисләрне тоярга мөмкинлек бирде. Мәчетләрне, шәһәр буенча урнашкан намаз уку бүлмәләрен, бөтен җирдә ишетелә торган азанны сагынырмын дип уйлыйм. Бу Рамазан ае минем хәтердә бик озакка калыр. Аллага шөкер, бездә дә дин үсә, мөселманнар өчен мөмкинлекләр арта бара. Киләчәктә Татарстан мөселманнары да изге айларын мин Мароккода үткәргән кебек үткәрерләр, шундый ук хис-тойгылар кичерерләр дип ышанасы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading