Шәһри Казан

Мәчет ачылуына бик шатлансак та, манарасыз булуына эчебез поша

Азнакай районының да 51енче мәчете инде бу. Кайберләре тиздән 25 еллыкларын зурлап билгеләп үтәргә җыена. Ләкин шулай да Кызыл Сукачы авылында ачылган бу яңа мәчет ачылышы турында язмый калып булмый. 

11 июль көнне Азнакай районы Кызыл Сукачы  авылы мәчетле булды.

Шактый мәшәкатьле булды ул. “Шәһри Казан” газетасы да бу эштә катнашты. 

“Кызыл Сукачы авылы халкы да күптән инде мәчетле булырга хыялланып яши. Ләкин ул бит ансат кына түгел, бу заманда шактый чыгымлы эш. Шулай да Аллаһ үз йортын салырга бер юлын күрсәткән аларга. Йөзьяшәр авылның зираты урман кебек, кереп йөри алмаслык булган. Колач җитмәслек наратлар үскән анда. Дин белгечләре белән авылдашлар озак киңәшкәннән соң, аларны кисәргә уйлашканнар. Ә инде балавыз кебек нарат бүрәнәләрне күргәч, алардан мәчет салырга карар кылганнар. Берьюлы ике файда: зират та чистарып, иркен сулыш алып кала, мәчет тә салына”, – дип язып чыккан идек узган елның март аенда.

Табибларда “зыян салма!” дигән канун бар. Журналистикада да бар ул. Синең каләмең очында кеше язмышы, аның киләчәге тора. Һәр җөмләңне, һәр юлыңны язганда, ничек кабул итәрләр, ничек аңларлар икән, дип тә уйларга кирәк. Ә мин шатлыгымнан исереп (шатланмый да мөмкин түгел, кечкенә генә, утыз гына йортлы авылда мәчет салырга җыенганнар бит, җаен да тапканнар) язманы газетада бастырганда бер мичкә балга бер кашык дегет салырлар дип уйламаган булганмын, күрәсең. 

Язма газетада басылганнан соң, бу эшкә эчләре пошканннарга тәгәрмәчкә таяк тыгарга җай чыга. Зур хыяллар, якты өметләр белән йөрүче булачак мәчетнең булачак мулласы Нәфис хәзрәт Шиһапов аптыратып йөртә башлыйлар. Кая гына чакырмыйлар, хәтта мәчет астыннан нефть торбасы узмыймы дип, юклыгына белешмә дә сорыйлар.

Кызыл Сукачы – иремнең туган авылы. Кайткалап йөрибез. Шатланып башланган мәчетне төзү эше шып тукталып калганын белгәч, гел борчыла башладык. Ни дисәң дә, минем дә “ярдәм” тиде бит инде моңа. Ярый әле, Нәфис хәзрәт үзе башлаган эшен ахырына кадәр илтеп җиткеерүче максатчан кеше икән.
Үземнең дә бик ярдәм итәсем килде бу изге эш башында торучыларга. Алдан язылып Татарстан мөселманнары Диния назарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга кабул итүгә дә бардым. Анда “Кол Шәриф мәчете”нең имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов та бар иде. Аларга эшнең нидә булуын сөйләп бирдем, берәр ярдәм итү юлы юкмы дип сорадым. Газетаны да күрсәттем. “Ярдәм итә алмасалар, хет комачауламасыннар иде!” – дип тә үтендем. Белмим, белешкәннәрдерме, юктырмы, анысы бер Аллаһка гына мәгълүм. Шулай да бер-ике айдан Корбан гаете көннәрендә: “Мәчетне ачабыз, кайтыгыз!” – дип хәбәр бирделәр. Ничек сөенгәнебезне белсәгез! Димәк, барлык авырлыклар да артта калган.

Реклама

Очып диярлек кайтып җиттек. Мондый сөенеч көтеп торганда 300 чакрым ара еракмыни ул?!
Кайтып бик дөрес эшләдек. Зур шатлыкның, матур бәйрәмнең шаһиты булдык без! Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллинның кырык эшен кырык якка ташлап килергә вакыт табуы һәм ярдәмебездән киләчәктә дә ташламабыз диюе күңелләргә май булып ятты. Башлык әйткәч була инде ул. Ә Нәфис хәзрәтне, күз тимәсен, танырлык түгел. Хыяллары чынга ашканда кеше бәхетле була шул ул. Булдырып булганны бар дөньяга исбатлаганда бигрәк тә. 

Яңа мәчет белән котларга тирә-күрше авыллардагы мәчетләренең муллалары да, Азнакай район мөфтияте вәкилләре дә, Әлкәй авылы җирле идарәсе башлыгы да килгән иде. Буш кул белән түгел. Нәфис хәзрәткә һәм бәйрәмне оештыручыларга да юмартлыкларын күрсәтергә, рәхмәт әйтергә җай чыккан. Ә булышучылар исемлеге шактый озын иде. Үземә дә Азнакай районының таралып беткән, хәтердә генә калган авыллары турында саллы гына китап бүләк иттеләр әле. Булышучылар арасына керткәнгә чиксез сөендем. Китапны кулыма алганда “Кызыл Сукачы бу исемлекккә кермәсен, исән булып киләчәккә дә барсын иде!” – дип дога кылдым. Мәчет янында аның кабул буласына бик ышанам. Һәрхәлдә, ышанасым килә.

Ачылуына бик шатлансак та, аның әлегә манарасыз булуына эчебез дә пошты. Айлары торбагага гына куелган. Мәчетнең әлегә исеме дә юк. Табын артындагы апалар гына: “Кем манара куеп бирә, шуның исемен куябыз”, – дип сөйләнде Белмим, никадәр дөреслеккә туры киләдер. Бәлки тирә-юнебездә исемен тарихка кертеп калдырырга теләүче игелекле җан табылыр да мәчет манаралы һәм айлы да булыр. Иншаллаһ, барысы да Аллаһ кулында. 

Бу хакта шулай ук: Азнакайда зиратта үскән агачларны кисеп, мәчет сала башлаганнар

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: