16+

«Милләт» милләткә хезмәт итәчәк

Иске Татар бистәсе урамнары Универсиаданы каршылаганда бераз булса да иске «кием»ен алмаштырып өлгерде бит. Борынгылыгын югалтмыйча, яңартылган шундый йортларның берсе - Нариман урамында урнашкан «Милләт» йорты - күптән түгел өй туен үткәрде.

«Милләт» милләткә хезмәт итәчәк

Иске Татар бистәсе урамнары Универсиаданы каршылаганда бераз булса да иске «кием»ен алмаштырып өлгерде бит. Борынгылыгын югалтмыйча, яңартылган шундый йортларның берсе - Нариман урамында урнашкан «Милләт» йорты - күптән түгел өй туен үткәрде.

Тышы гына түгел, эчендәге халәте белән дә миллилегебезне чагылдырган бинаның яңа хуҗасы Рәүф Хәсәнов татар зыялылары, дин әһелләре, хөкүмәт һәм чит төбәкләрдә яшәүче милли оешма вәкилләрен җыеп, Коръән мәҗлесе оештырды. Бирегә килгән кунакларның күбесе «Татар заманы» интернет газетасы оештырган «Ел татары» бәйгесенең җиңүчеләре дә икән әле. Газетаның мөхәррире Александр Долгов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров, Казан шәһәре башкарма комитетының телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов кулыннан бәйге җиңүчеләренә мактаулы дипломнар да тапшырылды.
Бу көнне үзенчәлекле гөмбәзле бинаның төзекләндерелгәннән соң беренче мәртәбә акустик мөмкинлекләре дә сыналды. «Хәерле иртә» тапшыруының алып баручысы буларак танылган Илдар Кыямов, нәсыйхәт булып яңгыраучы көйләр авторы Ильяс Халиков һәм «Сөләйман» мәчете мәхәлләсеннән килгән Минәхәт Минҗановларның моңлы җырлары сый-нигъмәтләрдән авыз итеп утыручы тамашачыларның күңеленә хуш килде. Мәҗлеснең мәдәни өлешен Илдар Кыямов алып барса, җыелган кунаклар белән танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, Рәүф әфәнденең якташы Римзил Вәлиев таныштырды. Әлеге кунаклар арасында иң мәртәбәлесе, мөгаен, әлеге бинаны төзүдә катнашкан сәүдәгәр Ибраһим Идрисовның кызы Мөслимә Хәсәншина булгандыр. Ул үзенең балачак хатирәләре, әтисе белән бәйле истәлекләрен бүлеште, гарәп шрифтын татарчага яраклаштырып машинкага куюга ирешкән абыйсы Мөхәммәд турында сөйләде.
«Милләт» йорты 1908 елда татар сәүдәгәре Ибраһим Идрисов һәм мәхәллә имамы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ректоры Галимҗан Баруди тарафыннан төзелә. 1908-1917 елларда басмаханә булып хезмәт иткән бинада мәдрәсәләр өчен 256 төрле миллион нөсхәдән артык уку әсбабы бастырыла. 2011 елның 21 октябрендә Казан хакимияте уздырган аукционда Башкортстан эшмәкәре Рәүф Хәсәновның җимерек биналар арасыннан нәкъ шунысын сатып алуында хәлиткеч рольне аның исеме үтәгән. «Бина, хәләл ашханә, кибет, кунакханә һәм гаилә төзү үзәге буларак, татар халкына хезмәт итәр, биредә милләттәшләребезнең төрледән-төрле мәҗлесләре даими булып торыр!» - ди Рәүф Хәсәнов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading