23-25 май көннәрендә башкалабызда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» дип аталган IV форумы үтте. Ул Россия имамнарын бер мәйданга туплаучы бердәнбер җыен булып тора. Мәртәбәле җыенны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты оештырды. Бу көннәрдә Казан Россиянең 68 төбәгеннән килгән 700гә...
Төрле төбәкләрдән килгәнгәме, имамнар арасындагы аерма, төрлелек күзгә чалынды. Монда сиксәнне ваклап килгән мулла да, әле яңа гына үз өсләренә зур вазифа алган яшь хәзрәтләр дә бар. Ләкин аларны бер нәрсә берләштерә - милләтләре буенча алар барысы да татар.
«Динсез тәрбия - тәрбиясезлек!»
Җәмгыятебезнең киләчәге балалар, яшьләр кулында. Ләкин, ни кызганыч, бүген әлеге буын черек. Тирә-як мохиттә бозыклык, азгынлык хакимлек итә. Интернет, телевизор да бу эштә ярдәмче ролен башкара. Баланы әдәпле, инсафлы итеп ничек тәрбияләргә, аны бозыклыктан нинди юллар белән саклап калырга соң? «Мәрҗани» мәчетендә үткәрелгән секциянең темасы да нәкъ менә шул турыда иде. «Ислам дине һәм гаилә тәрбиясе» турында фикер алышырга 50ләп хәзрәт җыелды. Алар арасында ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов та бар иде.
«Дөньяда бары бер проблема бар - камил кеше тәрбияләү», - дип ачып җибәрде җыелышны Җәлил хәзрәт. Ә камил кеше үстерер өчен нинди тәрбия кирәк соң? Ризаэддин Фәхретдиннең: «Динсез тәрбия - тәрбиясезлек», - дигән сүзләре бар. Шуңа да милләтебезгә, динебезгә кирәкле кеше тәрбияләргә телибез икән, иң беренче аңа дини тәрбия бирергә кирәк. «Ислам дине - дәүләт дине, татар теле - дәүләт теле дип кычкырып йөрүдән файда юк, әгәр без бу эшне гаиләдән үк башламасак», - диде хәзрәт тә, бүгенге көн сызлавыгына басым ясап.
Ата-аналар көне-төне эштә, баланың өс-башын кайгырталар. Ярый, баланың тәнен тәрбиялиләр ди дә, ә җаны? Җанны кем тәрбияләр? Аны нәрсә белән тутырырга? Менә бу вакытта замана «чир»ләре «ярдәмгә» килә дә инде. Моннан бары бер котылу чарасы бар - дин, дөрес тәрбия. Җыелышта чыгыш ясаган хәзрәтләр әлеге зур проблеманы үз төбәкләрендә ничек чишүләре, балаларда дингә кызыксыну уяту өчен нинди ысуллар кулланулары белән уртаклашты.
Хәзрәтләрнең әзерләп килгән чыгышлары ничек кенә кызыклы булмасын, җыелыш, ни кызганыч, бик салынкы гына барды. Берәүләр моның сәбәбен хәзрәтләрнең чәйнәлгән темаларга чыгыш ясавында күрсә, икенчеләр озын юлдан соң арыган булуга сылтады. Җитмәсә, имамнар сүзен тыңларга килгән ак яулыклы апалар да трибуна артында чыгыш ясаучы хәзрәтләргә ябырылырга гына торды. Татар-мөселман башкаласыннан әллә никадәрле чакрымнар ераклыгында Ислам нурын таратып торучы көчле рухлы хәзрәтләр алдында апаларның баш булып утыруларыннан үземә үк оят булып китте. Дин шушыңа өйрәтәме хатын-кызны? «Сүзеңне кыска тот!», «Моны без беләбез инде!», «Бетәме әле?!» кебек кисәтүләре белән «чын» дини тәрбиянең нәрсә икәнен ачык күрсәтте алар...
Бердәмлек җитми!
24 майда ТР Фәннәр академиясе бинасында форумның пленар утырышы ачылды. Изге дога белән башланган чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның нәкъ үзебезчә, мөселманча сәламләве тагын да җанландырып җибәрде. «Без Россиянең төрле төбәкләреннән милли һәм дини үсеш турында фикер алышырга дип җыелдык. Рухи һәм милли кыйммәтләребезне, мәдәният һәм телебезне саклап калуда сез - дин әһелләренең өлеше зур. Сезгә татар халкына хезмәт итүегез һәм аны кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт», - диде Президент һәм хәзрәтләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Пленар утырышның максаты - дин һәм милләтебездә булган проблемаларны уртага салып сөйләшү, аларны чишү юлларын эзләү. Шуңа да утырыш барышында күп кенә көн кадагындагы проблемалар күтәрелде, чыгыш ясаган хәзрәтләр үз зарларын, теләк-фикерләрен Президентка җиткерергә тырышты. Һәр чыгыштан соң тыңлаучыларның аякка басып тәкбир әйтергә теләгәннәреннән күренгәнчә, трибунадан әйтелгән кыенлыклар барлык хәзрәтләрнең дә башыннан үткән, ахрысы. Мәсәлән, мәчеттәге газ белән утка акчаны каян табарга? Имам халык белән аралашсын, аларны дингә дәшсенме, әллә инде, өй буенча мәчеткә дип, сәдака җыеп йөрсенме? Яисә дөньяви массакүләм мәгълүмат чаралары динне кара төсләр белән күрсәткән вакытта, ничек дингә уңай караш булдырырга? Бу сорауга җавап итеп залда утыручы хәзрәтләр тарафыннан дини массакүләм мәгълүмат чаралары булдыру турында тәкъдимнәр дә әйтелде. Ләкин «сары» матбугатка да кызыксынуы югалган бүгенге укучы кулына дини газета алып укырга әзерме? Бик шикле.
Утырыш барышында берничә тапкыр хәзрәт-мөфтиләрнең бер-берсенә ярдәм итмәүләре турында да сүз кузгатылды. «Иваново мөхтәсибәте» өлкә Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин әйтүенчә, мөфтиләр арасында бердәмлек дигән нәрсә юк, бер-берсеннән көлеп, көнләшеп яшәүдән ямь таба икән алар. Чиләбе һәм Курган өлкәләре Диния нәзарәте рәисе мөфти Ринат хәзрәт Раев та: «Якын-тирә мөфтиләрдән ярдәм көтү мөмкин түгел: арада ярышу, конкуренция», - диде. Шәригать кануннары белән яшәүче кешеләр арасында да мондый көнчелек булгач, башкалар турында нәрсә әйтәсең? Татар башкасын белмәсә дә, үз ишенең чабуын тарта белә инде ул... Берләшеп, динебездәге кара тапларга, диндәге төрле агымнарга каршы эш алып барасы да бит! «Экстремизм-радикализм кебек замана төркемнәренең барлыкка килүенә нәкъ шушы дин әһелләренең бер белемдә, бер тәртиптә булмаулары төп сәбәпче дә инде», - диде Ринат хәзрәт.
Утырышның ахырында IV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары чыгыш ясаучыларның фикер һәм тәкъдимнәреннән чыгып, резолюция кабул итте. Анда III Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында проект рәвешендә тәкъдим ителгән «Ислам һәм татар дөньясы: үсеш нигезләре» концепциясен кабул итү турындагы юллар да бар. Форумның соңгы көнендә исә хәзрәтләр Изге Болгар җыенына юл тотты.
Дин әһелләренең әлеге утырышлары кәгазь битендә генә теркәлеп калмыйча, милләттәшләребезне берләштерергә, динебезне үстерергә, таратырга ярдәм итәр дип өметләнәсе килә. Алай булмагач, бу җыелышып утырулардан ни файда?..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар