16+

Мөселманның эше дә гөрләп бара аның

Ислам һәм эшмәкәрлек мәсьәләсенә бүген караш бертөрле генә түгел. Динне алар акча эшләү өчен генә файдаланалар, эшмәкәрләр өчен кесә калынайтуның бер чарасы ул дип, аларга ташланучылар да табылып тора. Дөрес, динне үз мәнфәгатьләре өчен файдаланучыларны да юк дип әйтеп булмый торгандыр. Әмма чын мөселман эшмәкәрләре дә күп бүген. Ислам кануннары...

Мөселманның эше дә гөрләп бара аның

Ислам һәм эшмәкәрлек мәсьәләсенә бүген караш бертөрле генә түгел. Динне алар акча эшләү өчен генә файдаланалар, эшмәкәрләр өчен кесә калынайтуның бер чарасы ул дип, аларга ташланучылар да табылып тора. Дөрес, динне үз мәнфәгатьләре өчен файдаланучыларны да юк дип әйтеп булмый торгандыр. Әмма чын мөселман эшмәкәрләре дә күп бүген. Ислам кануннары...

Күптән түгел генә Казанда булып узган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында шуңа игътибар иттем әле. Җыен кунаклары арасында да мөселман эшмәкәрләре бар иде. Чуашстаннан килгән татарлар аеруча игътибарны җәлеп итте. Аларның һәр эштә Аллаһы Тәгаләгә таянулары күренеп тора.
Авылларда йөргән вакытта, кунаклар өчен мул табын әзерләнгән иде. Өстәл уртасына спиртлы эчемлекләр дә менеп кунаклаган. Читтән генә өстәл янында утыручыларны күзәтәм. Кунакларның бер төркеме, табынга утыруга ук, үз эшенә кереште: чәркәләр мөлдерәп тулды, кәеф тә күтәрелде - китте көлешү, шаярышулар... Билгеле инде, дини милләттәшләребезнең өстәлендә аракыга урын булмады. Башка өстәл артындагылар кәефләнеп, шау-гөр килеп ашап-эчеп утырсалар, динне хөрмәт итүче эшмәкәрләр, горур һәм төз кыяфәтле әзмәвердәй ир-атлар тыныч кына тамак ялгадылар. Аларның күрше өстәлдәге шаулашучылар өчен уңайсызланулары, дөрес юлдан тайпылган милләттәшләрен дә туры юлга бастырырга теләүләре сизелә иде. Хәмернең бер эштә дә, беркайчан да юньлегә алып бармаячагын барыбыз да белә бит. Бернәрсә әйтмичә, битараф калмаслар инде, һич югы, бераз тынычрак булуларын сорап, шелтә булса да белдереп алырлар, дип көтеп утырам. Чыннан да, сүз бирелгәч тә, алар, итагатьле генә итеп, бөтен кешене хәмердән тыелырга, Аллаһы Тәгалә кушканны үтәргә чакырып, үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Бу сүзләрдән соң бөтен зал, кул чабып, әлеге фикерне куәтләде.
Чуашстаннан килгән кунакларыбыз уңайлыклар юк дип тә тормады, чиста ак карга киемнәрен җәеп, намаз укып алырга да җаен тапты. Автобуста кайтып барганда исә кәефләнеп алган кунаклар тагын көлешергә тотынды. Чуашстан татарларының моңа тагын эчләре пошты. Арадан берсе артка борыла да карый, борыла да карый. «Болай ярамый бит инде. Күп көлү бер дә хәерлегә түгел бит ул», - дип, әй борчылды инде бу абзый.
Хәзерге көндә ислам кушканча яшәүче япь-яшь егетләр арасында да үз эшләрен булдыручылар һәм югары уңышка ирешүчеләр күп. Һәр эшне бисмилладан башлап, эшеңнең хәерле булуын Аллаһы Тәгаләдән сорап кына эшмәкәрлектә, гомумән, һәр эштә югары нәтиҗәләргә ирешергә буладыр ул. Чуашстаннан килгән милләттәшләребезнең эшләре уңышлы баруының сере дә беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуларындадыр, ислам кануннарын үтәп барырга тырышуларындадыр, мөгаен. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading