16+

Һәркем үзе җавап бирә ләбаса

Әлфия Фазлыеваның «Динне бозык динчеләр боза» («ШК»ның 17 гыйнвар саны) дигән мәкаләсен укыгач язарга булдым.

Әлфия Фазлыеваның «Динне бозык динчеләр боза» («ШК»ның 17 гыйнвар саны) дигән мәкаләсен укыгач язарга булдым.

Мин әбиемнең җеп эрләп утырганда иман шартын көйләгәнен, бабамның ишегалдында Коръән сүрәләрен көйләп эшләп йөргәнен ишетеп үстем. Бабамның абыйсы мулла иде. Сугыштан соң йорты-малы булмаганнар бәрәңге кабыгы сорашып йөрделәр. Әби-бабайлар кергән сәдакаларын балаларга биреп, башларыннан сыйпап, яхшы теләкләр телиләр иде. Безнең бабаларыбызның сакаллары кыска, чиста, йөзләре ачык, үзләре безгә үрнәк булдылар. Ә мулланың киеме ап-ак, түбәтәй өстеннән ап-ак эшләпә кияр иде. Аның әүлиянеке кебек йомшак тавышы хәзер дә колагымда. Шунлыктан, без үскәндә, халыкның бер-берсенә карашы яхшы булды.
Мин үзем 4 ел мәчеттә белем алдым. Аллага якынаю өчен меңләгән кеше шунда бара. Мәчет төзегән кешеләргә тел тидерү һәм кемнеңдер сәдака биргәнен гаепләүне мин аңламыйм, Алла каршында һәркем үзе җавап бирә. Гөнаһ кылып, икейөзләнеп йөргән булса - анысы өчен дә җавап тотар.
Хәзерге көндә халык бер-берсенә бәйләнә, тырнак астыннан кер эзли. Ә бит милләтебезнең руслашуы һәм мәктәпләрдә православие дәресе керә башлау кебек яман эшләр бар. Милләтебезнең таркаулыгы, бигрәк тә дин әһелләренең мал турында гына уйлаулары, бер-берсенә яла ягулары халык өчен күңелсез күренеш. Бүтән илләрдәге мөселманнарның бер-берсе белән сугышып ятуы да безнең илебезгә, милләтебезгә һәм динебезгә начар караш тудыра. Ә мөселман илләреннән килгәннәр үзләре исә безнең динне ничек тотуыбызны тәнкыйтьли икән.
Минем теләгем - авыл мәчетләрендә сәдака җыю гына түгел, килгән кешеләрне хөрмәт белән каршы алу, аларга Коръән сүрәләре һәм вәгазьләр тыңлату да оештырылсын иде. Халыкка дин генә түгел, тәрбия дә кирәк бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading