Бу дөньяда кешене төрле бәла-казалар, бәхетсезлекләр сагалап кына тора. Алар барысы да аннан көч һәм ныклык таләп итәләр. Шуңа күрә сабырлык күрсәтү башка бер көч белән дә чагыштырып булмый торган мактаулы сыйфат санала. Сабырлык ул - сынау килгәндә, адәм баласының кешелеклелеген һәм иманын саклап калучы бик тә әһәмиятле сыйфат.
Һәр нәрсәнең ачкычы була. Әйтик, намазның ачкычы - тәһарәт, хаҗның ачкычы - ихрам, уразаның ачкычы - ният, әмма дөньяда һәр җиңүнең ачкычы - сабырлык.
Сабырлык дүрт төрле була:
авырлыкка сабыр итү;
гөнаһ кылмаска сабыр итү;
итагатьтә сабыр булу;
рәхәтлеккә сабыр итү.
Авырлыкка сабыр итү. Әгәр һәлакәт Аллаһының колының малына, җанына һәм баласына төшсә, кешенең бу бәхетсезлекне туктатырга белеме вә көче җитмәсә, әйтик, зилзилә, су басулар, сугышлар - ул вакыт риза булып сабыр итәргә кирәк. Сабырлыкның савабына ышанмаганнар, бәхетсезлек каршында өметсезлеккә төшеп, дөньядан бизәләр, болар өчен тормышның яме калмый. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Сезне бераз курку вә ачлык белән малларыгызны, җаннарыгызны вә җимешләрегезне бераз киметеп имтихан кыларбыз. Әй, Мөхәммәд, сабыр итүчеләргә сөенеч бир», - дип боера.
Димәк, кеше дөньяда дәвамлы имтихан тота. Аллаһы Тәгалә хәятне һәм үлемне кешеләргә сынар өчен биргән. Кешене ул төрле хәлләрдә калдырып, аны сынап карый. Бу имтиханның, сыналуның шарты - сабырлык.
Гөнаһ эшләр кылмаска сабыр итү. Кеше үзенең тормышында изге эшләр эшләгән кебек хата вә гөнаһлар да эшләргә сәләтле. Аллаһының хәрам кылган эшләреннән тартыну, бу вакытларда сабырлык күрсәтү дә зур савап булып тора. Кеше бер яктан Аллаһының әмерләрен, икенче яктан нәфесе, ягъни эчендәге начар теләкләре, уйлары вә шайтанның хәйләсе белән каршылыклы хәлдә яши. Мондый чакларда кеше, шайтанга ияреп, Аллаһ юлыннан тайпылса, зур гөнаһларга дучар була. Кешенең эчендә начар эшләргә өндәгән бер көч- куәт яши. Бу куәткә ислам динендә «нәфси әммара» диләр. Бу көч белән көрәшү, шушы көч өндәгән начар ниятләргә каршы тору динебезнең әмерләреннән санала. Бу уңайдан Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Көрәштә иптәшләрен җиңгән кеше көчле түгел, ә бәлки нык ачуланган хәлдә сабыр итеп, үз ачуын җиңгән кеше генә көчле кеше дип санала», - дигән.
Гыйбадәт кылуда сабыр итү. Сабырлыкның тагын бер мөһим өлеше - гыйбадәтләрне сабырлык белән кылуга карый. Итагать итү - Аллаһыга буйсыну. Гыйбадәтләрдәге кыенлыкларны сабырлык белән кылган кешене Аллаһы Тәгалә зур дәрәҗәләргә ирештерер.
Эссе вә озын җәй көннәрендә ач һәм сусыз калып ураза тоту, кыска төннәрдә кояш чыкмастан әүвәл торып, иртәнге намазны уку, 5 вакыт намазны вакытында һәм калдырмыйча үтәп бару, Мәккә - Мәдинәгә барып хаҗ кылу, бай кешеләргә һәр ел малының вә акчасының 1/40 өлешен зәкят нияте белән ярлыларга, мохтаҗларга бирү кебек гыйбадәтләрне җиренә җиткезеп үтәүнең, әлбәттә, үзенә күрә авырлыклары да бар. Бу авырлыкларга сабырлык белән генә түзеп, Аллаһының ризалыгын казанырга мөмкин. Ислам динендәге гыйбадәтләр һәрвакыт сабырлык белән генә кылыныр. Динебезнең максаты - кешене чыдамлы итеп тәрбияләү. Шуның нәтиҗәсендә аны дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итү.
Рәхәтлеккә сабыр итү. Нәрсә соң ул рәхәтлеккә сабыр итү? Адәм баласы авырлык килгәч, чыгу юлларын эзли башлый. Әмма рәхәт чакларында сабыр итә белми. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Таны Аллаһыны рәхәт вакытыңда, авыр вакытыңда Аллаһ сине искә алыр». Димәк, Аллаһының биргән нигъмәтләренә шөкер кылып, аның кадерен белеп, исраф итмичә, үзеңнән артканын мохтаҗларга өлеш чыгарып яшәргә тиеш булабыз. Әмма инде фикерләмичә генә шөкер итмичә яшәсәк, кулыбыздагы шушы рәхәтнең ничек тиз чыгып киткәнен сизми дә калуыбыз бар.
Ни гаҗәптер, бу хәдиснең без күп вакытта киресен эшлибез. Аллаһы Тәгаләне рәхәт чакта онытабыз, авыргач, сәламәтлек югалгач, дустыбыз йә табибыбыз, «булмый, ярдәм итә алмыйм» дисә генә, авырлыкка төшкәндә, малны, баланы югалтканда гына Аны искә алабыз. Шуңа күрә рәхәт вакытыгызда, әлхәмдүлилләһ, бүген ризыгым, йортым, сәламәтлегем бар, ике күзем күрә, ике аягым йөри - болар бар да зур нигъмәтләр, дип Аллаһыга шөкер итәргә кирәк тә бит!
Сабыр итүнең әҗер-саваплары бәһасез! Хәерле юлда йөреп, Үзенә ихлас инанган бәндәләренә Аллаһы Тәгалә җибәргән тормыш сынаулары ул - Үзенең колына олуг нигъмәт бирер алдыннан аның моңа лаеклымы-юкмы икәнен тикшереп карауга тиң. Кешегә Раббысы тарафыннан әзерләнгән нигъмәт никадәр зур бәһале вә кадерле булса, аңа ирешү юлында очраган сынаулар да шуңа бәрабәр рәвештә авыр вә катлаулы. Фани дөнья тозагына гүзәл әхлак белән каршы торып, бар сабырлыкны җыеп, тормыш дәрьясын ахырынача саф иман белән кичеп чыга алганнар әнә шул бөек, хәерле дәрәҗәләргә ирешәләр дә инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар