Шәһри Казан

Сихер бар ул...

«Хәзерге акылларым булса, ул вакытта багучыга аяк та атламаган булыр идем. Юк шул, аны-моны уйларлык түгел иде башым. Аның сүзе белән, бозымнан котылам дигән булып, үз өстемә гөнаһ кына алдым...» Бу сүзләрне миңа бик якын бер танышым - Нурия апа әйтте. Уртак танышыбыз күрәзәчегә барган икән. Багучы аңа, синдә бозым...

Реклама

Нурия апа кебекләр арабызда күп. Газета-журналларда, сөйгәнеңне кайтарам, дәрт-дәрманыңны арттырам, баерга, бизнесыңны көйләргә булышам, күз тиюдән, бозымнан арындырам дигән рекламалар шыплап тулган. Билгеле инде, капкыннарына да эләгүчеләр юк түгел. Ни гаҗәп, аларга юлы төшкән һәр кешедә бозым булып чыга. Шул сихер аркасында аларның, имештер, тормышларында алга китеш юк. Бу чынлап та шулаймы? Бозым дигән нәрсә гомумән бармы? Әлеге сорауны без Ильяс хәзрәт МӘХМҮТкә бирдек.
- Сихер бар ул. Без аны кире какмыйбыз. Сихер ул - дөреслек кыяфәтендә ялганны күрсәтергә омтылу. Ул билгеле бер кешегә билгеле бер максат белән ясала. Моның өчен, гадәттә, кешенең фотосурәте, чәче, киеме, ризык, кабер туфрагы кулланыла. Максатларына килгәндә, алар төрле. Кешене кабергә кертү, ялгыз, нәселсез калдыру, эшендә проблемалар барлыкка китерү өчен начар күңелле кешеләр шундый адымга бара.
- Сез аны ничек билгелисез?
- Мин үземә килгән кешеләрдән иң элек аларны нәрсә борчуын сорыйм. Баш еш авырту, йокысызлык, начар төшләр күрү, сулыш җитмәү, тиз кызып китүчәнлек, ялгызлык, балага уза алмау, хәтерне югалту - сихер билгеләре. Сихер яки күз тиюгә кагылышлы Коръән сүрәләрен укыйм. Аларны укыганда кешедә нинди реакция булуыннан чыгып, аңарга күз тигәнме, әллә бозым ясалганмы яки инде берәр физик яки психик авыру белән авырыймы икәнлеген ачыкларга тырышам. Кешедә өч төрле чир булырга мөмкин. Беренчесе - рухи авыру. Икенчесе - физик авыру. Өченчесе исә психик авыру. Беренчесенә мин күз тию яки бозымны кертәм. Кешедә рухи авыру булганда инде ул физик сәламәтлеккә дә, психикага да тәэсир итми калмый. Эпилепсияне дә ике: физик һәм рухи төргә бүлеп карарга була. Рухи эпилепсия күз тию аркасында барлыкка килә. Күз тию яка зонасында урнашкан. Ул вакытта кан тамырлары кысыла, кан әйләнеше начарая, сулыш алу авырлаша башлый. Һәм эпилепсия приступлары барлыкка килә. Андыйларны дарулар белән дәваларга кирәкми. Коръән сүрәләрен укып өшкерү дә хәлен җиңеләйтә. Аллаһының рәхмәте белән, миңа килгән эпилепсикларның 95 проценты дәвалана. Физик пландагы эпилепсик инде табиблар пациенты. Балага уза алмау, ир белән хатынның аерылышуы - сихер галәмәте.
- Кеше үзендә бозым бармы-юкмы икәнне билгели аламы?
- Күбесенчә якыннары чаң суга. Алар, аңардагы үзгәрешләрне күреп, күз тигәндер йә булмаса сихер эләккәндер, диләр. Андыйларда, гадәттә, курку барлыкка килә. Кешеләр белән аралашудан кача башлый. Гел ялгыз калырга телиләр.
- Бозым эләктергән кешеләр күпме?
- Миңа көненә егермеләп кеше килә, шуларның икесе-өчесендә сихер. Димәк, ун процентында дигән сүз. Күз тию 50-60 процентында. Ә калганнарында физик авыру.
- Кешенең гаебе булмаган очракта да сихер үз эшен эшлиме?
- Аллаһы Тәгалә аларга моны гөнаһлары өчен җәза итеп бирә, яки инде, иманга китерү, дөрес юлга салыр өчен, сынау максатыннан. Бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), өммәтемнең өчтән ике өлеше күз тию аркасында кабергә керә, ди. Әйтик, күз тиеп берәү аягын сындырырга яки операция ясаганда җан бирергә мөмкин.
Аллаһы Тәгалә кешене гыйбадәт өчен яралткан. Кеше шуны аңламаса, сихер яки күз тию аша сынау бирә. Шул рәвешле аны дөрес юлга күндерә.
- Сихернең кайсы төре аеруча популяр?
- Ризык белән ясалганы. Аның тәэсире дә көчле.
- Бозымнан ничек сакланырга?
- Бары тик Аллаһы Тәгаләне генә танырга, намаз укырга, ураза тотарга, гөнаһ эшләмәскә тырышырга, гел тәһарәтле килеш йөрергә кирәк. Бөтен сихерчеләр барысы бергә җыелып бозым куярга уйласалар да, Аллаһы аны булдырмый калырга тели икән, бернәрсә дә эшли алмыйлар. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.): «Өммәтеңә әйт, ышанган кешеләргә Коръән һидаять һәм шифа булып тора», - дигән. Әгәр дә кеше дөрес юлда булса, аңа Аллаһы Тәгалә шифасын да бирә. «Аятел-көрси», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укып йөрергә кирәк. Ул кешене Аллаһы Тәгалә саклый. Күпләрнең фотосурәтләре теләсә кайда ята. Социаль челтәрләрдә күпләр үзләренең, балаларының фотоларын элеп куялар. Начар ниятле кешеләр моңардан файдаланмый калмый.
- Алар бозым чараларын каян беләләр соң?
- Бозым ясарга өйрәнергә теләгәннәргә ерак барырга кирәкми. Базар-кибетләрдә «Черная магия» китаплары күп сатыла. Интернетта да тулган алар. Шуларны укып өйрәнәләр. Аннан лицензия алалар. Аларның мәкерле эшләре барып та чыга, чөнки андыйларга шайтаннар булыша. Кеше гөнаһны күбрәк ясаган саен, сихер күбрәк ачыла.
- Соңгы вакытта багучыларга кеше күп йөри башлады. Белүемчә, ислам динендә ул тыелган?
- Әйе, бу зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) әйтүенчә, өч төрле кеше - аракы эчүче, туганлык җепләрен өзүче һәм күрәзәче сүзләренә ышанучы җәннәткә кермәс.

Бозым нәрсә соң ул?
Техник фәннәр докторы, профессор Тәлгать Касыйм улы СИРАҖЕТДИНОВ:
- Уйга начар энергетика салыну. Ул күзгә күренми, тәэсире генә сизелә. Аның белән сихерчеләр шөгыльләнә. Электр тогын берәүнең дә күргәне юк, ә тәэсире әнә нинди зур. Бу да шуның шикелле. Бозым кешегә бүтәннәргә күренмәс дөнья аша күчә. Күп кенә чирләр, борчу-хәсрәтләр дә шул бозым, каргыш, зәхмәт аркасында барлыкка килә. Зәхмәтле урынга эләксәң дә авырый башлыйсың - анысы күренмәс (параллель) дөньядагы җеннәр эше. Алардан догалар ярдәмендә котылырга була. Табиблар матди яктан гына дәвалый бит, эчке дөньяга үтеп керә алмыйлар, шуңа да көткән нәтиҗә булмый.

Сезнеңчә, бозым бармы?
Зөлфия ГАРИФУЛЛИНА, халык табибы, биоэнергетика белән дәвалаучы:
- Бар. Чирләрнең 70 проценты бозымнан дияр идем мин. Миңа күбесенчә медицина көче җитмәгән авырулар килә. Үземә киләсе кешенең чире белән алдан ук авырый башлыйм. Начар уйлы кешеләрне дәваларга алынмыйм. Шуны әйтер идем: күңелең тыныч, тәнең сәламәт булсын өчен кешеләрне яратырга, кешелекле булырга кирәк. Каты бәгырьле булмагыз. Бер-береңне дошман күрергә кирәкми. Соңгы вакытта кеше бер-берен санламый башлады. Әниләр балалары белән аралашмый. Туганнар үзара йөрешми. Туганының, дустының, хезмәттәшенең уңышларыннан көнләшүчеләр күп. Көнләшүенә чыдаша алмыйча, кара эчлеләре исә сихерче ишеген кага. Сихер-бозымга күпләр ышанмый. Бу бәла башыңа төшә генә күрмәсен. Ә менә кинәттән авырып китүчеләр, тормышлары чәлпәрәмә килүчеләр аның нәрсә икәнен яхшы белә. Күз тию, бозымнардан саклану өчен, Аллаһы Тәгаләгә ышанырга, бисмилланы әйтеп, гел тәһарәтле килеш йөрергә кирәк. Тәнең дә, күңелең дә чиста булсын.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: