16+

Сүз бирәм...

Күп вакыт без, ахыргы нәтиҗәсен күз алдына да китермичә, буш вәгъдә бирәбез. Тегене эшлисеңме, моны эшлисеңме дип аптырата башласалар, бәйләнүләреннән котылыр өчен, ярар дибез яки кемгә дә булса ярарга тырышып та сүз биреп куябыз. Сүз бирәбез, ә үтәмибез. Күпмедер вакыттан соң исә вәгъдәбезнең корбаны да булуыбыз бар, чөнки безнең сүзебезгә...

Сүз бирәм...

Күп вакыт без, ахыргы нәтиҗәсен күз алдына да китермичә, буш вәгъдә бирәбез. Тегене эшлисеңме, моны эшлисеңме дип аптырата башласалар, бәйләнүләреннән котылыр өчен, ярар дибез яки кемгә дә булса ярарга тырышып та сүз биреп куябыз. Сүз бирәбез, ә үтәмибез. Күпмедер вакыттан соң исә вәгъдәбезнең корбаны да булуыбыз бар, чөнки безнең сүзебезгә...

- Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Мөселман кешесенең кулыннан да, теленнән дә башка кешеләр зарар күрмәсләр», - дигән. Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята. Ягъни телебез белән дә, тәнебез белән дә, кулыбыз белән дә кешеләргә зарар китермәскә тиешбез. Тормышта бүгенге көндә, кызганычка, мөселманнар арасында булган төрле күңелсез хәлләрнең бер сәбәбе вәгъдәдә тормау белән бәйле. Вәгъдәне үтәмәү, сүздә тормау ул икенче кешенең хакына кергән шикелле. Әйтик, берәү, танышына, фәлән сәгатьтә шунда булам, күрешербез-сөйләшербез, ди, ә үзе килми. Аңа ышанган кеше исә сөйләшенгән урынга фәлән сәгатькә килеп көтеп тора. Димәк, аның вакыты сарыф ителгән булып чыга. Бу мөселманлык галәмәтеннән түгел инде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Сүздә тору ул иманнандыр», - дигән. Бу сүзне ничек аңларга соң? Әгәр дә син биргән сүзеңне үтисең икән, синең иманың, Аллаһы Тәгаләгә ышануың нык. Киресенчә, вәгъдәңне гел бозсаң, иманың зәгыйфь. Аллаһы каршында кешеләр өч төргә бүленә: бар мөселманнар, бар кяферләр, бар монафыйклар. Мөселман дигәннәре, белгәнегезчә, Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанып, Аның хөкемнәрен үтәп яшәүче. Кяфер дигәннәре Аны, Аның әмерләрен инкарь итүчеләр. Ә монафыйклар - икейөзле кешеләр. Алар тышкы яктан үзен мөселман, иманлы итеп күрсәтеп, ә эчтән кяфер булып калган кешеләр. Кыямәт көнендә аларның урыннары җәһәннәмнең иң түбән урынында булыр. Иң каты газап та монафыйк булган кешеләргә бирелә. Пәйгамбәребезнең бер хәдисе бар: «Монафыйкның өч төрле билгесе бар. Беренчесе - ялган сөйли. Икенчесе - биргән вәгъдәсен үтәми. Өченчесе - бирелгән әманәткә хыянәт итә». Беребезнең дә монафыйк буласы килми. Шуның өчен әлеге начар сыйфатларыбызны калдырсак иде. Ялган сөйләүне ташласак, сүзебездә торсак, әманәтне сакласак иде.
- Тормышта төрле хәлләр була. Биргән вәгъдәңне бозарга да туры килә. Ул очракта нәрсә эшләргә?
- Әгәр дә белмичә хәрам эшләргә сүз биргән булып, соңыннан аны үтәү гөнаһ икәнлеген белеп алгач, ул вәгъдәне үтәмәү гөнаһ түгел. Үз көчебезне алдан чамаламыйча вәгъдә биреп, аны үтәп чыгу үзебезнең хәлдән килмәгәнлектән, сүзебездә тора алмасак һәм сүземдә тора алмыйм дип гафу үтенсәк, гөнаһ булмый.

Ә сезгә сүзләрендә тормаган кешеләр белән очрашырга туры килдеме?
Мәдинә МАЛИКОВА, язучы:
- Андый очраклар еш булгалый. Бу бер дә яхшы әйбер түгел. Берәү, китабымны чыгарып бирәм, диде. Мин аңардан ярдәм сорамаган да идем анысы. Ул үзе шулай дип әйтеп куйды. Тик сүзендә тормады. Аның белән очрашкалыйбыз. Ул берни дә булмаган кебек сөйләшә, аңарда бернинди дә кыенсыну да юк. Биргән сүзен оныткандыр да, бәлки. Тик ул минем күңелемдә вәгъдәсез кеше буларак калды. Үзем исә әйткән сүземдә торырга тырышам. Вәгъдәңне үтәгәч, үзеңә дә рәхәт булып китә бит ул.
Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА, шагыйрә:
- Андыйлар белән очрашмаган кеше юктыр инде. Бер тапкыр сүзендә тормаган кешегә мин икенче юлы бернинди гозер белән дә, сорау белән дә бармыйм. Миңа аннан берни дә булмый, алар үзләре генә уңайсыз хәлгә кала. Үзем исә булдыра алмаганны вәгъдә итмим. Башта ук «юк, минем кулымнан килми» дип җавап бирәм. Көчемнән килгәнен вәгъдә итеп үтәми калдырганым юк.
Фәнис ҖИҺАНША, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:
- Андый очракларны хәтерләмим. Әмма сүздә тормауның ярамаган эш икәнен яхшы беләм. Ул - үз өстеңә зур җаваплылык алу. Шуңа да, онытачагымны белгәнгә, берәү икенче бер кешегә сәлам әйтергә кушса да, үзең әйтерсең, әманәтеңне үз өстемә алмыйм, дим. Чөнки аны җиткермәгән очракта, теге дөньяга баргач, җавап бирәсем була.

Мин беләм: иртәгә дигәнең беркайчан да булмый
Вәгъдәләргә ышанырга кирәкме? Ышаныч бетүдән ничек качарга? Әлеге сорауларга психолог Анна ГОЛИЦИНА җавап бирә:
- Вәгъдә иткәнне өч ел түгел, ә кайвакыт ун ел, хәтта гомер буе көтүебезне аңлар өчен берничә реклама ролигын карау да җитә. Анда рекламаланган чәч буявын кулланып карадыгыз, әмма ул башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылмый. Икенче юлы телевизор караганда күзегез тагын рекламага төшә. Шунда ук башыгызга бу шампуньны кулланып карыйсы иде, бәлки чәчләрем чынлап та ялтырар, дигән фикер килә. Реклама шуңа корылган да инде. Шампуньны бүген алмасаң, иртәгә алырсың, иң мөһиме - аны телевизорда әйләндереп, гел күз алдында тоту. Ә нәрсә соң ул реклама? Күп очракта ул - аңа ышанган кешенең акча янчыгын бушату, чөнки реклама бәясе товар бәясенә кергән. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә килгәндә дә, кемгә дә булса вәгъдә бирү дә иң беренче чиратта үз-үзеңә реклама ясау. Аңа ышансак, ул безгә арзанга төшми, вәгъдә бәясенә аны бирүче үзенең бөтен көчен дә куйган бит. Биргән вәгъдәләрен сүздә генә калдырмас өчен, аңа тизрәк ия дә булырга кирәк. Ә моны ничек эшләргә соң? Психологлар аның кайчан үтәләчәген ачыклаучы «Кайчан?» дигән сорауны бирергә куша. Моның белән сез үзегезне колагыгызга токмач элүдән, ә башкаларны ялганлаудан коткарасыз. Вәгъдә бирүчегә «рәхмәт, мин көтәм яки ышанам» дип җавапларга кирәкми, ә «мин беләм: иртәгә дигәнең беркайчан да булмый» йә булмаса «тормыш мине сүзгә түгел, ә гамәлләргә ышанырга өйрәтте» дияргә өйрәнегез. Бу сүзләргә басым ясарга тырышыгыз, шул очракта сезне татлы ялган белән сыйлауларыннан туктарлар. Алдый торган кеше, гадәттә, гел алдаучан була. Шуңа да аны сез генә үзгәртә алмыйсыз. Әгәр дә сезгә андыйлар белән еш очрашырга туры килсә, ситуацияне контрольдә тотыгыз. Очрашырга сөйләшкәнсез икән, шалтыратып, очрашу турында исенә төшерегез. Нәрсә дә булса эшләргә вәгъдә биргән булса, иренмичә, йомышыгызны онытмаганмы дип шалтыратып кызыксыныгыз. Чөнки аның түгел, сезнең планнарыгыз бозыла бит.
Вәгъдәләргә ышанма, әгәр:
- берничә тапкыр ялганлаган булса;
- башкаларны алдаганын белсәгез;
- үз-үзен алдаучыга, ягъни үзе дә аңламыйча теләгән әйберен чынлыкта итеп күрүчегә;
- вәгъдәне үтәү аңардан тормаган яки аңардан гына тормаган вакытта.


Вәгъдәмдә тордым
Бер җайдак юлда барганда көчле давылга очрый. Үзе дә, аты да бик нык арыган була, шуның өстенә эчәр суы да бетә. Исән-имин килеш өенә кайтып җитәргә өмете калмагач, кулларын күтәреп, Аллаһы Тәгаләдән: «Йа Раббым, коткар мине! Бөтен өметем синдә. Әгәр дә исән калсам, үзем өчен кадерле булган шушы атымны йөз сумга сатып, акчасын фәкыйрьләргә таратам дип вәгъдә бирәм», - дип сорый башлый. Аллаһы Тәгалә аның сораганын ишетә, һәм давыл басыла. Юлчы, бәхетенә, исән-имин өенә кайтып җитә. Кайтып тынычлангач, ул Аллаһыга биргән вәгъдәсен исенә төшерә. Төне буе нишләргә икән дип баш ватып чыга. Аты бик кадерле булса да, биргән сүзне үтәргә кирәк. Ә сүзне үтим дип, бернәрсәсез дә каласы килми. Һәм ул моннан чыгу юлын таба...
Иртән атны базарга алып чыга. Сумкасына казын утыртып, аны ат ияренә бәйләп куя. Базарга килүчеләргә атны каз белән бергә йөз көмеш акчага сатачагын әйтә. Ат - ун тәңкә, ә каз туксан тәңкә тора дип тә өсти. Бик тиз арада ат белән казны сатып алучы да табыла. Атның элекке хуҗасы ат саткан ун тәңкәне ярлыларга тарата, ә казның акчасын үзенә алып кала. Аллаһ каршында сүзем дә үтәлде, үземә дә файдасы калды дип сөенә-сөенә өенә кайтып китә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading