16+

Тиздән Уразага керәбез

Быелгы Ураза тагын эссе вакытка туры килә. Җәй кызуында, 9 июльдән башлана ул. 8 июльдә, кояш баю белән, Рамазан ае керәчәк. Ураза тотарга ниятләүчеләргә Ходай ярдәмен сала ул анысы. Сыналганча, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, Ураза башлануга хәтта кызу көннәр дә сүрелә. Сәхәрдә ният кылу һәм авыз ачканнан соң укыла торган...

Тиздән Уразага керәбез

Быелгы Ураза тагын эссе вакытка туры килә. Җәй кызуында, 9 июльдән башлана ул. 8 июльдә, кояш баю белән, Рамазан ае керәчәк. Ураза тотарга ниятләүчеләргә Ходай ярдәмен сала ул анысы. Сыналганча, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, Ураза башлануга хәтта кызу көннәр дә сүрелә. Сәхәрдә ният кылу һәм авыз ачканнан соң укыла торган...

Быелгы Ураза тагын эссе вакытка туры килә. Җәй кызуында, 9 июльдән башлана ул. 8 июльдә, кояш баю белән, Рамазан ае керәчәк. Ураза тотарга ниятләүчеләргә Ходай ярдәмен сала ул анысы. Сыналганча, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, Ураза башлануга хәтта кызу көннәр дә сүрелә. Сәхәрдә ният кылу һәм авыз ачканнан соң укыла торган догалар кул астында булсын әле.
Сәхәрдә ният кылу догасы:
«НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМӘДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГЪРИБИ ХААЛИСӘН ЛИЛЛӘӘҺИ ТӘГААЛӘӘ»
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен ихлас күңелдән ният кылдым, таң вакытыннан алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга.

Авыз ачканнан соң укыла торган дога:
«АЛЛААҺУММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ҮӘ БИКӘ ӘМӘҢТҮ ҮӘ ГАЛӘЙКӘ ТӘҮӘККӘЛТҮ ҮӘ ГАЛӘӘ РИЗКЫЙКӘ ӘФТАРТҮ ФӘГЪФИРЛИИ ЙӘӘ ГАФФААРҮ МӘ КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘ ӘХХӘРТҮ»
Мәгънәсе: Әй, Аллаһ, ошбу уразамны мин Синең ризалыгың өчен тоттым вә мин сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым, вә Синең ризыгың белән авызымны ачамын. Әй, Аллаһ, минем гөнаһларымны ярлыка вә моннан соң гөнаһ кылудан сакла.
Ураза гаете исә 8 августта билгеләп үтеләчәк. Фитра сәдакасының минималь күләме - кеше башыннан 50 сум. Ә фидия сәдакасы 150 сум күләмендә билгеләнгән.
Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, Аллаһы Тәгалә сезне рәхмәтеннән ташламасын, кадерле дин кардәшләребез.

Килә җиргә, килә Рамазан!
Нурга төреп газиз җиребезне,
Бәрәкәткә күмеп көнебезне,
Сафландырып керле күңелләрне,
Килә безгә, килә Рамазан.

Салып богау шайтан-иблискә,
Мөселманны өндәп изгелеккә,
Рухландырып аны җәннәткә,
Килә җиргә, килә Рамазан.

Җанга-тәнгә шифа сәхәрләре,
Куанычлы ифтар мизгелләре,
Кадер киче, Гаетләре белән
Килә җиргә, килә Рамазан.

Тыеп нәфесне мул нигъмәттән,
Телләрне саклап ачы гайбәттән,
Пакьләнсеннәр, дип, гөнаһ-хөсеттән,
Килә җиргә, килә рамазан.

Хуш киләсең, нурлы Рамазан!
Үтәп бар шартын тотыйк ураза.
Ныгысын җирдә кардәшлек, дуслык,
Яшик Раббыбыз булсын дип риза.

Рәйсә Ахунова, Түбән Кама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading