16+

Тәкәбберлек кермәсен өчен нишләргә соң?

Кайбер вакыт безне зурлап мактаганда, арттырып та җибәрәләр. Шундый чакта күңелләребезгә мин-минлек, тәкәбберлек яки рия кермәсен өчен нишләргә соң?

Тәкәбберлек кермәсен өчен нишләргә соң?

Кайбер вакыт безне зурлап мактаганда, арттырып та җибәрәләр. Шундый чакта күңелләребезгә мин-минлек, тәкәбберлек яки рия кермәсен өчен нишләргә соң?

Аның бик җиңел бер юлы бар – Аллаһыдан ярдәм сорап дога кылу. Моны безгә сөекле Пәйгәмбәребез (с.г.с.) өйрәтеп калдырган: “Аллаһүммә лә тү‘әхыйҙни бимә йәкулүн, үәгьфир ли мә лә йәгьләмүн, үәҗгални хайран миммә йәҙуннүн”. Ягъни, «Әй, Раббым! Алар әйткән сүзләр өчен мине җәзалама, минем алар белмәгән нәрсәләремне ярлыкка һәм алар уйлаганнан мине яхшырак кыл» (Имам Бухариның «Әдәбүл-мүфрәд» китабынан, 761).

Димәк, әгәр дә безне кем дә булса мактый башлый икән, без үзебез ятлаган шушы доганы укырга тиеш булабыз.

Раил Фәйзрахманов

Фото: https://pixabay.com/
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading