16+

ТӘМӘКЕ ТАРТУ ХӘРАММЫ?

«Мөселман кызлары да тәмәке тарта бит»... Иптәшемнең бу сүзләреннән тәнем чымырдап китте. Мөслимәме? Тартамы? Булмаганны... Яулыклы кызларыбызны пычрату максатыннан уйлап чыгарылган гайбәттер бу, дим. Әмма дустымның үз сүзендә нык торуы уйланырга мәҗбүр итте.

ТӘМӘКЕ ТАРТУ ХӘРАММЫ?

«Мөселман кызлары да тәмәке тарта бит»... Иптәшемнең бу сүзләреннән тәнем чымырдап китте. Мөслимәме? Тартамы? Булмаганны... Яулыклы кызларыбызны пычрату максатыннан уйлап чыгарылган гайбәттер бу, дим. Әмма дустымның үз сүзендә нык торуы уйланырга мәҗбүр итте.

Бүгенге җәмгыятьнең котылгысыз гадәтләреннән берсе булган, медицина күзлеге тарафыннан күпме зыянлы дип «чәйнәлгән» тәмәке мөслимә кулында?! Ишетеп белгәнемчә, диндә дә тарту тыелган бит. Әллә ялгышаммы икән? «Кол Шәриф» мәчетенә юл тотуымның максаты да шушы соравыма җавап табу иде. «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт ЗИННУРОВ белән әңгәмәбезне укучыларга да тәкъдим итәм.
- Күпләрне борчыган сорау: мөселман кешесенә тәмәке тартырга ярыймы?
- Дин әһелләренең бу мәсьәләдә фикерләре төрле. Берләре - тәмәкене хәрам, икенчеләре мәкруһ (мәкруһ - дин тарафыннан кискен тыелмаган, ләкин җиңелчә читкә кагылган эш. - М.А.) исемлегенә кертә. Коръәндә бу сорауга төгәл генә җавап юк. Галимнәрнең күбесе исә «хәрам» дигән фикердә. Ни өчен? Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Яхшы, файдалы әйберләрне сезгә хәләл кылдык, зыянлы әйберләрне хәрам кылдык», - дип әйтә. Тәмәкенең, нинди генә яктан карасак та, файдасы юк, кешегә ул бары зыян гына китерә. Аның хәрам булуын исбатлаучы дәлилләр бар. Беренчедән, тәмәкене сатып алганда, гаиләбезнең акчасын исраф итәбез. Исраф - хәрам. Икенчедән, төтен суырып, сәламәтлеккә күпме зыян салабыз. Бу да гөнаһ гамәл санала. Күреп торуыгызча, тәмәке тартучы ике яклы зыян, ике яклы гөнаһ эшли.
- Дини уку йортларындагы тартучы мөслимә кызлары турында ишеткәнем бар. Бу турыда ни уйлыйсыз?
- Мин катгый рәвештә каршы бу күренешкә. Хатын-кызга гына түгел, ир кешегә дә килешми торган гадәт ул. Бигрәк тә мөселман хатын-кызына... Әлеге мөслимәләрне остазлары кисәтергә тиешләр. Кисәткәннән соң да ташламасалар, уку йортыннан куарга кирәк. Кайсы гына уку йортын алсаң да, бу - шулай. Мәсәлән, бер егет хәрби академиядә белем ала, ди. Әгәр ул Уставны бозса, аны академиядән чыгарып җибәрәләр. Егет башка җирдә укый, эшли ала, әмма бу һөнәр белән ул шөгыльләнә алмый, чөнки ул аңа туры килми. Безнең очракта да нәкъ шулай. Дингә өйрәнеп, киләчәктә башкаларны өйрәтергә тиешле кеше Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәне эшләп торса, эшенең мәгънәсе дә, хикмәте дә калмый.
Тарту бит ул дөнья белән генә бәйле. Кеше гөнаһларын фәрештәләр язып барганын, Кыямәт көнендә бөтен кеше каршында басып, гөнаһларыбыз өчен җавап бирәсе бар икәнен онытмаска тиеш. Тәүбә кылмаса, әлбәттә...
Тартучы, үзләрен мөслимә дип йөрүче кызлар аңласыннар иде: Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора. Кешедән оялу булмаса, Аллаһтан оялу дигән нәрсә булырга тиеш.
- Тәмәке тартучы дин әһеле була аламы?
- Кистереп кенә, «була алмый», дип әйтә алмыйм. Ләкин кешеләргә үрнәк булу йөзеннән, әлбәттә, тартмавы хәерле. Чөнки дин кешесенең сүзе белән эш-гамәле бер-берсенә туры килергә тиеш.
- Тәмәке тарткан кайбер кешеләр мәчеткә барырга читенсенәләр...
- Тәмәкене аракы белән бертигез куярга ярамый. Чөнки, хәмер эчкән кешенең догасы 40 көн кабул булмый, дип, ачыктан-ачык әйтелгән. Наркотик белән дә шул ук хәл. Хәмер дә, наркотик та адәм баласының акылына зыян китерә, аны зәгыйфьләндерә. Хәрам булуларының төп сәбәбе дә шунда.
Тәмәкене хәрам дисәк тә, аның акылга зыяны көчле түгел. Шуңа күрә тәмәке тартучыга андый хөкем юк. Мәсәлән, дуңгыз итен дә ашарга ярамый, ашаучының намазы кабул булмый, дип әйтә алмыйбыз. Әлбәттә, бу үзенә карата бар гөнаһ һәм догалары кабул булу-булмавына бер киртә. Ләкин, дуңгыз итен ашаган, тәмәке тарткан кешегә намаз укырга ярамый, дип әйтү дөрес түгел.
- Тәмәке тартучы ураза тота аламы?
- Тәмәкесен тартса, әлбәттә, юк. Ураза тотасы килсә, ташлый инде. Ихтыяр көче дигән нәрсә бар бит, кеше аны аңлап кына бетерми. Мисал өчен, тарткан кешегә: «Туган, без бер конкурс оештырабыз. Бер атна тартмыйча торсаң, банктагы счетыңа бер миллионны күчереп куябыз», - дип әйтсәләр, дөньяда тартучы кеше калмаячак. Барысы да кешенең теләгеннән тора.
- Гарәп илләрендә кальян белән мавыгалар. Ул рөхсәт ителәме?
- Кальян да ярамый. Хәтта табиблар: «Кальян - тәмәкедән дә зыянлырак», - диләр. Бер галимнең дә кальян тартып утыруын күрмәссез. Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, мөселман кешесенә ярамаган шөгыль бу, килешми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading