16+

"ЗАГСка барып аерылышмаганнар, ире талак дип әйтмәгән икән, икенче кешегә кияүгә чыгарга ярамый..."

Ислам дине, аерылышу мәсьәләләре, догалар хакында укучыларыбыздан килгән сораулар Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

"ЗАГСка барып аерылышмаганнар, ире талак дип әйтмәгән икән, икенче кешегә кияүгә чыгарга ярамый..."

Ислам дине, аерылышу мәсьәләләре, догалар хакында укучыларыбыздан килгән сораулар Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

Әгәмәнең беренче өлешен монда: Мәет булганнан соң, өч көн яулык ябып йөрергә кирәкме?

“Бала мендәре астына дога куярга кирәкме?”
– Мәҗбүри түгел. Йокларга яткыргач, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс”, “Аятел-көрси” укып, баланы үзең дә өшкерә аласың. Бала бик нык борчылса, Пәйгамбәребездән килгән кайбер догаларны язып кую рөхсәт ителә.

– “Ахырзаман җиткәч, Коръәндә язылган хәрефләр юкка чыгар, ди. Шуның турында сөйләмәссезме икән?”
– Андый риваять чынлап та бар. Коръән Аллаһтан иңде һәм кире Аңа кайта да. Ахырзаман алдыннан кешеләр диннән читләшеп, дин тотучы калмагач, Аллаһ Коръәнне күтәрер, ди. Китап битләрендәге хәрефләр дә, кешеләрнең күңелендәге ятлаган сүрәләре дә күтәрелер. 

– “Көчле дога диләр, аның көчсезе буламыни?” 
– Монда кабул була торган догалар, дию дөресрәктер. Әйтик, Юныс пәйгамбәрнең догасы: “Ләәәә иләәһә илләә әнтә, Сүбхәәнәкә; иннии күнтү минәззаалимиин”. (Мәгънәсе: Синнән башка илаһ юк. Син һәр кимчелектән пакьсың, һичшиксез, мин үземә золым иттем, залимнәрдән булдым. («Әнбия» сүрәсе, 87 нче аять). Пәйгамбәребез, кем авырлык күрсә һәм шул доганы укысын, һичшиксез кабул булыр, дигән. Көчле дога дию шул булырга тиеш, ягъни кабул була торган. 

– “Ир белән хатынга аерым яшәргә туры килсә, әйтик, бер ел, никах яңартырга кирәкме?”
– Иң элек сәбәбен белергә кирәк. Ике арада низаг булып, ире талак сүзләрен әйткән булса, никахны яңартырга кирәк. Талак сүзләрен әйтмичә генә, башка берәр сәбәп белән аерым яшәгән булсалар, яңартырга кирәкми.  

– Ире хатынына аерылганда талак дип әйтмәгән булса, икенче кешегә кияүгә чыкканда укыткан никахы дөресме? Аерылганда талак әйтү мәҗбүриме?
– ЗАГСка барып аерылышкан булсалар, алар арасында инде талак бар дигән сүз. Бу очракта тел белән талак дип әйтүе мәҗбүри түгел. ЗАГСка барып аерылышмаганнар, ире талак дип әйтмәгән икән, икенче кешегә кияүгә чыгарга ярамый. Ул башта иреннән талак сорарга тиеш була. Ир белән хатын аерылышсалар, талак әйтелергә тиеш. 

– “Үзенә кул салган кешегә җеназаны имам түгел, башка кеше укый. Аермасы нидә соң?”
– Белгәнегезчә, җеназада үлгән кешегә дога кылына, ә имамның догасы хәерлерәк һәм саваплырак санала. Шул догадан мәхрүм калам дип, кешеләр бу адымга бармасын өчен эшләнә ул.  

– “Укытучылар җәннәткә керәчәк, дигән сүз каян килеп чыккан икән?”
– Кешеләрнең төрлесе булган кебек, укытучыларның да төрлесе бар. Нинди һөнәр иясе булуга карамастан, иншалла, иманлы кеше җәннәткә керәчәк. Аллаһы Тәгалә барчаларыбызга тәүфыйк бирсен!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading