Аракының берәүләрнең теленннән, икенчеләрнең авызыннан төшкәне юк: эчә торалар, зыяны турында да бертуктаусыз сөйли торалар.
Соңгы елларда хөкүмәт, җиң сызганып, ялган аракы җитештерүчеләр белән көрәшә, чөнки суррогат кибет киштәләрендә легаль хәмерне һаман да кысрыклый бара. Көрәшкә Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы да өлеш кертмәкче: ярты литр хәмернең минималь бәясен 100 сумга кадәр киметик, диләр. Моңа үтемле дәлилләр китерелгән доклад та әзерләгәннәр.
"Незамерзайка" аракыга - көндәш
Министрлык белгечләре әзерләгән докладта язылганча, төп проблема кешеләрнең аракыны нинди күләмдә түгел, ә ничек итеп эчүендә. Эчү культурасын булдырырга кирәк, диләр.
Федераль һәм төбәк алкоголь базарларын тикшерү үзәге генераль директоры Вадим Дробиз фикеренчә, эчү культурасында үзгәреш 15-25 елдан соң гына - алдагы буында күзәтелергә мөмкин.
- Бүгенге көндә легаль булмаган 100 сумлык аракыдан кала, легаль эчемлекләргә составында спитр булган "незамерзайка"лар, лосьоннар, даруханәләрдәге 50-70 сумлык төнәтмәләр көндәшлек тудыра. Шуңа да легаль аракының минималь бәясен 70 сумга кадәр киметү турында сүз алып барылырга тиеш, - ди Вадим Дробиз.
Доклад авторлары фикеренчә, алга киткән илләрдә сыйфатлы алкогольне алырга барлык катлам кешеләренең дә матди мөмкинлеге җитә. Европа берлегенә кергән илдә яшәүче эшсез кеше бер айлык пособиегә 200 шешә каты алкоголь яисә 3600 шешә сыра алырга мөмкин. Россиядә вазгыять тә, саннар да башкача - 20 шешә легаль аракы яки 115 шешә сыра туры килә.
Докладта язылганча, алкоголь сатучыларга лицензия тәртибен җиңеләйтергә кирәк: авыл җирләрендә, кечкенә шәһәрләрдәге сәүдә нокталарына хәмер сатуга рөхсәт кәгазен очсызрак, ә эре шәһәрләрдәгеләренә кыйммәтрәк сатарга тәкъдим ителә. Мондый чаралар кулланган очракта, легаль продукция суррогатны 1-1,5 елда кысрыклап чыгарачак, дип фаразлана.
Милли алкоголь сәясәтен булдыру үзәге җитәкчесе Павел Шапкин фикеренчә, бүгенге көндә беркем дә аракы акцизларын төшермәячәк.
- Европа илләре белән чагыштырганда, бездә аракы болай да арзан, шуңа да ул кыйммәтрәк булырга тиеш. Хәзер аракы минималь 190 сумнан кыйбатрак - 300 сум чамасы тора. Аракыга акцизны төшереп кенә, халык шәраб белән сырага ябырылачак, дигән сүз түгел. Шәраб белән сыра куллануны арттыру өчен, киресенчә, каты алкогольнең акцизын арттырырга кирәк, - ди Шапкин.
Август ахырында ярты литр аракының минималь бәясе 190 сумга җиткерелгәч, "Татспиртпром" оешмасы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов аны, киресенчә, 150 сумга кадәр төшерү дөресрәк булыр иде, дигән иде.
- Мондый бәя булганда, Россиядә сатылучы легаль булмаган алкогольнең күләме кимер иде. Хәзер ул базардагы гомуми күләмнең 30-40 процентын тәшкил итә, - диде ул.
Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясенә, аракының минималь бәясен 100 сумга җиткерүдән нәрсә үзгәрергә мөмкин, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Әмма "ШК"га бу уңайдан комментарий бирүдән баш тарттылар.
Татарстанны нәрсәдән коры калдырмакчылар?
Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы күптән түгел бер тәкъдим белән чыкты: төбәкләрдә алкоголь акцизларын җитештерүгә түгел, ә сату күләменә карап бүлергә. Ә бүгенге көндә аракы җитештерү заводы кайсы төбәктә урнашкан, акциз акчасы шунда күчә, җитештерү күләменә карап. Системаны ике-өч ел эчендә гамәлгә кертмәкчеләр. Тәкъдим авторлары белдергәнчә, алар төбәк җитәкчелекләрен үзләрендә аракы җитештерү заводлары ачудан бигрәк, сатыла торган продукцияне контрольгә алу өчен стимул тудырырга тели. Билгеле булганча, алкоголь продукция сатудан кергән акчаның 40 проценты төбәк бюджетына кайтарыла, 60 проценты федераль үзәккә, ягъни Мәскәүгә китә.
Алкоголь продукциясе җитештерүчеләр берлегендә әйтүләренчә, аракы чыгарылмый торган төбәк җитәкчеләре кибетләрдә нәрсә сатылганын күзәтеп бармый. Нәкъ менә шуның аркасында илебезнең кибет киштәләре ялган хәмер белән тулып, бюджетка ел саен 150 миллиард сум керми кала.
Татарстанда әлеге акцизлардан республика бюджетына 7 миллиард сум кереп бара. Республиканың дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов әйтүенчә, яңа схема гамәлгә керсә, Татарстан акцизларның яртысыннан коры калачак. Алкоголь җитештерүче барлык төбәкләр министрлыкның тәкъдименә каршы.
- Республикада легаль булмаган алкоголь продукция әйләнешен контрольдә тоту болай да югары дәрәҗәдә. Яңа система эшләп китсә, Татарстанга алкоголь башка төбәкләрдән дә кертелеп, аларның сыйфатын тикшерү бермә-бер катлауланачак, - ди Рөстәм Арсланов.
Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов төбәктә бюджет дефициты белән көрәшү максатында аракыны җитештерә башларга җыенуын белдерде.
- Беркемне дә аракы эчәргә чакырмыйм, бер файдасы да юк аның. Бер караганда, аның булмавы яхшырак, әмма, икенче яктан караганда, бюджетка да акча кирәк бит, - дигән губернатор.
Күпме эчәбез?
Дөньяда бездән дә күбрәк эчә торган ил бүтән юк, дигән сүз совет чорында барлыкка килгән. 50нче елдан 80нче елга кадәр эчүчеләр саны 3-4 тапкыр арткан. СССР таркалгач, спиртны җитештерүгә һәм сатуга дәүләт монополиясе бетерелгәч, халык тагын да котырып эчә башлый. 1987 елда Россиядә кеше башына 11 литр алкоголь туры килсә, 2000нче еллар башында бу күрсәткеч 18-26 литрга җитә.
2009 елдан хөкүмәт халыкны аракыдан биздерү өчен чаралар күрә башлый: сату вакыты ягыннан чикләү кертелә, аракының минималь бәясе, акцизлар арттырыла, алкогольне рекламалау тыела. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 2014 елда Россия кешесе елына уртача алганда 11 литр алкоголь чөмергән.
***
Соңгы тапкыр аракының минималь хакы 2016 елның июнендә 185 сумнан 190 сумга арттырылган иде.
Россия кешесе уртача алганда елына 60 литр сыра, 3,7 литр шәраб һәм 7 литр ликер-аракы эшләнмәләре эчә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар