16+

Разил Вәлиев: "3 миллион 300 мең китапны, газета-журналларны урнаштыру өчен сигез мәртәбә зуррак китапханә кирәк"

Татарстан Дәүләт Советында китапханәләр һәм аларның эшчәнлегенә багышланган сөйләшүдә Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты.

Разил Вәлиев: "3 миллион 300 мең китапны, газета-журналларны урнаштыру өчен  сигез мәртәбә зуррак китапханә кирәк"

Татарстан Дәүләт Советында китапханәләр һәм аларның эшчәнлегенә багышланган сөйләшүдә Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты.

Разил әфәнде иң элек соңгы елларда әдәбиятка, мәдәнияткә игътибар артуын әйтеп узды. Әмма проблемалар булуын да яшермәде.

- Китап булган җирдә китапханә була. Электән үк бай һәм хәлле кешеләрнең өйләрендә китапханә булган. Бүгенге көндә бездә китапханәләр системасы бар. Советлар Союзы таркалганда да ул таркалмады. Татар кешесе кая гына барса да китабыннан аерылмаган. Мин аларны Япониядә дә, Кытайда да күрдем. Бүгенге көндә без татар китаплары җыябыз. Америкага барып алып кайткан 30лап китапның барысы да заманында Казанда басылган, - ди ул. Разил Вәлиев беренче татар китабының Лейпцигта 1612 елда ук нәшер ителүен дә, 1722 елда Россиядә "Петр I" манифестын татарча басылуын да искә төшерде.

Милли китапханәдә XIV гасырга караган борынгы китаплар барлыгын әйтте. Үзе чит илләрдә китапка карата мөнәсәбәтнең яхшы булуын да күреп кайткан ул. Америкадагы Конгресс китапханәсендә татар китаплары иң кадерле урында саклануына сокланган. "Бездә дә китап шулай кадерле", - диде Разил Вәлиев. Китапханә яхшы эшләсен өчен, әйбәт бина кирәк, аның фондлары бай булырга тиеш, дип саный ул. Ә бездә иң зур проблемаларның берсе - Милли китапханә авария хәлендә. Аның өчен финанс бирелсә дә, ул түбәсе белән фасадын төзекләндерергә генә җитә. 3 миллион 300 мең китапны, газета - журналларны урнаштыру өчен монысыннан сигез мәртәбә зуррак китапханә кирәк. 1965 елда ук инде яңа бина төзү турында хөкүмәт карары чыккан, әмма әлегә хәтле хәл ителмәгән. 1998 елда "Татарстанда китапханә һәм китапханә эше" дигән канун кабул ителгән. Бүгенге көндә аңа төзәтмәләр кертелде, - ди Разил Вәлиев. Ул Милли китапханәдә электрон китапханә аша төрле телләрдәге китапларны яздырып алып булуы хакында да сөйләде. Соңгы елларда республикада китапханәләрнең кыскартылмавы да уңай күренеш. Китапханәчеләрнең күбрәк югары белем алуларын тели Разил әфәнде. Төрле өлкәдә белемле булырга тиеш, дип саный ул аларны.

Ул Милли китапханә турында чыккан альбом белән журналистларны таныштырды. Быел газета-журналларга яздыру өчен шактый акча каралуын да әйтеп сөендерде ул.
Гүзәл Нигъмәтуллина китапханәләр эше, быел Әдәбият елы буларак авылларда язучылар белән очрашулар үткәрү, яхшы эшләгәннәргә "Ел китапханәчесе" исемнәре бирелүе хакында сөйләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading