Без бүген яшәгән чор тарихка мәгълүмати технологияләр гасыры дип кереп бара. Телевидение, кәрәзле телефон, интернетның, ясалма иярченнәрнең мөмкинлекләреннән хисапсыз файдаланабыз. Көн саен яңарып, камилләшеп торган технологияләр тизлек, уңайлылык ягыннан файдалы булса да, аларның зыянлы яклары да җитәрлек. Бу микронурларның организмга тискәре тәэсире, күз бозылу, хәтер начарлану гына түгел, замана технологияләре...
Сатлыкҗанмы, әллә милли героймы?!
Күптән түгел АКШның Милли Куркынычсызлык Агентлыгының кайбер яшерен мәгълүматларын халыкка таныткан Эдвард Сноуденны хәзер берәүләр илен саткан хыянәтче дип, икенчеләр, киресенчә, милли каһарман, дип исәпли. Америка халкы аның гамәлен яклаучы һәм тәнкыйтьләүче төркемнәргә бүленеп, митинглар оештырып ята.
Сноуден үзе белдергәнчә, ул илен сатарга җыенмаган да. Ул АКШның яшерен хәрби операцияләре турындагы хәбәрләрне сөйләмәгән, бары тик хөкүмәтнең үз гражданнарының шәхси тормышына тыкшыну фактларын гына ачып салган. Дөрестән дә, Сноуден белән хезмәттәшлек иткән газеталарның язмаларында сүз кеше хокукларын бозу турында гына бара. Аларда Америка хөкүмәтенең кешеләрнең шәхси язышуларын укыганын, телефоннан сөйләшүләрен тыңлаганын һәм телефон операторлары белән интернет ресурсларның Милли Куркынычсызлык Агентлыгына көн саен бөтен аралашулардан хисап биреп барганын дәлилләүче мәгълүматлар гына бар. Шуларга нигезләнеп, Сноуденны берничек тә хыянәтче-сатлыкҗан дип атап булмый. Ул - дөрестән дә, үз халкының хокуклары һәм сүз иреге өчен көрәшүдә дәһшәтле АКШка каршы чыгарга җөрьәт иткән герой.
АКШның эзәрлекләүләреннән качып, Сноуден хәзер Кытайның Гонконг шәһәрендә яшеренеп ятарга мәҗбүр. Ул сәяси сыену урыны сорап, Исландиягә мөрәҗәгать язган. Беркөнне ММЧлар белән үткәргән онлайн интернет-конференциясендә яңа фаш итүләр турындагы сорауга Сноуден: «Кулга алына яки үлә калсам да, алар дәвам итәчәк. Дөреслекне туктату мөмкин түгел», - дип җавап бирде.
Медведевны да «тыңлаганнар»
11 июнь көнне Россия Президентының пресс-сәркатибе Дмитрий Песков, Сноуден безнең илгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, Россиянең ул сорауны өйрәнергә әзер булуын белдерде. Бүген аны якларга Кытай белән Россиядән тыш башка илләр дә каршы түгел. Чөнки Сноуденның АКШның Милли Куркынычсызлык Агентлыгының эшчәнлеген фаш иткән мәгълүматлары арасында тагын бер кызыклы документ бар. Ул да булса, АКШның эзтабар хезмәтләренең 2009 елда Бөекбританиядә үткән «Зур егермелек» киңәшмәсе барышында андагы ил башлыклары артыннан күзәтүе турындагы дәлил. Анда Көньяк Африка Республикасы, Төркия, Кытай илчеләре һәм шулай ук Дмитрий Медведевның телефоннарын тыңлау турында сүз бара. Күрәсең, сернең монысын Сноуден чит илләрдә дә яклаучылар табар өчен ачкан. Быелның сентябрендә «Зур егермелек» Санкт-Петербургта очрашырга ниятли. Кызык: тагын бер тапкыр үзенең астыртынлыгын һәм намуссызлыгын дәлилләгән АКШ анда үзен ничек тотар икән?
Технологияләр «калфагы» астында
АКШтагы шушы җәнҗалдан соң, башка илләр халкын да хәзер бер сорау борчый торгандыр - ә безнең хөкүмәт тә үз гражданнарын шулай күзәтеп ятмыймы икән? Уйлап карасаң, бу әлләни кыенлык тудырмый. Эшкә урнашканда, банклардан кредит сораганда, телефонга «симка» сатып алганда һ.б. күп очракларда без үзебез турында тулы мәгълүмат калдырабыз. Интернеттагы социаль челтәрләрдә һәрберебез турында хәбәрләр тулып ята. Һәркем үз гомерендә бер тапкыр булса да бармак эзләрен бирә. Чат саен безнең арттан яшерен камералар күзәтә. Кешенең телефоны аша аның һәр адымын тикшереп, минутына кадәр нишләп йөргәннәрен белеп, хәтта кем белән элемтәгә кергәннәрен ачыклап була. Замана технологияләре шул рәвешле безнең һәр эш-гамәлебезне контрольдә тота.
Шуңа күрә ниндидер чит хезмәтләр каяндыр номерын белеп, йорт телефоныгызга шалтыратсалар да; ят берәүләр килеп, сез хәтта анда теркәлмәгән фатирның ишеген килеп шакысалар да, аптырый торган түгел. Беркөнне танышым нәкъ менә шундый хәлгә зарланып, шаккатып сөйләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар