16+

АКШ тагын борынын тыга

23 август көнне Татарстанның Лаеш районында черек бәрәңгедән хасил булган агулы газ тулы бер гаиләнең башына җитте. Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры 42 яшьлек Михаил Челышев базга төшкәч, үзен начар хис итә башлый. Аңа ярдәмгә ашыккан хатыны, каенанасы һәм 18 яшьлек улы да зәһәр газның корбаннарына әвереләләр. Шул рәвешле,...

АКШ тагын борынын тыга

23 август көнне Татарстанның Лаеш районында черек бәрәңгедән хасил булган агулы газ тулы бер гаиләнең башына җитте. Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры 42 яшьлек Михаил Челышев базга төшкәч, үзен начар хис итә башлый. Аңа ярдәмгә ашыккан хатыны, каенанасы һәм 18 яшьлек улы да зәһәр газның корбаннарына әвереләләр. Шул рәвешле,...

«Бөтен дөньяда тынычлык булырга тиеш!» имеш
Челышевлар гаиләсе фаҗигасе аларның туганнары, дуслары, хезмәттәшләрен олы кайгыга салса, Сүриядәге газ белән агулану вакыйгасы бөтен дөньяда яңгыраш алды. Әлеге хәл турында 21 август көнне билгеле булды. Төрле чыганакларның мәгълүматларына караганда, химик корал һөҗүменнән соң, Сүриядә 500дән алып, 1300гә кадәр кеше һәлак булган, үлүчеләрнең төгәл саны билгеле түгел. Химик газ корбаннарының күпчелеге тату халык булганы гына мәгълүм.
Сүриядә хөкүмәт белән каршы көчләр арасында низаг инде 2011 елның мартыннан бирле бара. Шуңа күрә химик корал куллану турында билгеле булгач, гаеп шиге ике якка да бертигез төште. Бер төркем илләр, шул исәптән Россия дә моны оппозициянең эше, дип исәпләсә, Европаның кайбер илләре белән АКШ бу җинаятьтә Сүриянең хөкүмәт гаскәрләрен гаепли. 24 август көнне хөкүмәт үзенең исемен акларлык дәлил китерде - солдатлар каршы якның җир асты корылмаларында химик материаллар тапканнар. Моңа җавап итеп, шул ук көнне оппозиция көчләренең лидеры Әхмәд Джабра баш күтәрүчеләрнең моңа катнашы булмавын әйтеп, ант эчте. Хөкүмәтнең кире какмаслык дәлилләренә караганда, Джабраның антына күбрәк ышанган Америка бүген Сүрия Президенты Бәшәр Асадның сабагын укытыр өчен мәкерле планнар корып маташа.
АКШ инде озак еллар буе: «Бөтен дөньяда тынычлык булырга тиеш!» - дигән булып, гарәп илләрендәге булган эчке низагларга тыкшынып килә. Сүриянең баш күтәрүчеләренә корал белән ярдәм итүе турында дәлилләр гел китерелеп торуга карамастан, Америка һәрчак үзен бары тик «гаугаларны көйләүче» һәм «бөтен халыкны татулыкка өндәүче» як буларак кына күрсәтергә тырыша. Аның бүген күпме илләрнең башларын тилертеп маташуын һәм кайларда яшерен операцияләр үткәреп ятуын күз алдына китерүе дә кыен, чөнки Барак Обама һәрвакыт оста аклана белә. Сүриядәге хәзерге хәлне мисалга алсак та, химик агу куллануда Бәшәр Асадны гаепләп чыгар һәм аңа каршы сугыш игълан итәр өчен, баш күтәрүчеләрнең ярдәме белән бу спектакльне АКШ үзе башкарып чыккан булуы да бик мөмкин. Американың берсеннән-берсе хәйләле һәм мәкерле тозаклар коруга оста булганын инде бөтен дөнья белә.
Шуңа да карамастан, әлегә кадәр АКШка башка илләрнең шәхси эшләренә борынын тыгарга комачауларга җөрьәт иткән бер дәүләт тә юк. Бу исә, Америкага үзен бөтен дөньяның хуҗасы итеп хис итәргә һәм теләсә кайда, теләсә кайчан һәм теләсә ничек тыкшынырга хокукы бар, дип уйларга ирек бирә. Шул ук вакытта, мисал өчен, Европа илләрендә дә эчке низаглар гел булып торуга карамастан, АКШның ул дәүләтләргә «ярдәмгә» ашкынмавын да күреп торабыз. Бу Американың «бөтен дөньяга татулык тарату» битлеге артына нефтькә һәм башка файдалы җир асты казылмаларына бай илләргә күз атканын тагын бер кат исбатлап килә.
Сүриягә ракеталар очачак
Сүриядә химик корал һөҗүме турында билгеле булуга ук, мондый «кешелексезлеккә» тагын да юл куймас өчен АКШ беренчеләрдән булып, бу мәсьәләдә бер-бер хәл кыласын белдерде. Ул инде күптән Сүриягә сугыш белән яный, шуңа күрә бөтен дөнья Бәшәр Асад режимына каршы сугыш игълан итәрме икәнни инде, дип тыннарын кысып күзәткән иде. Берникадәр уйлап торганнан соң, Вашингтон Сүрияне берничә көнлек ракета утына тотарга гына, дигән карарга килде. АКШ ул «сабак укыту» операциясен якын арада башларга исәпли.
Әлеге һөҗүмнең хөкүмәт гаскәрләренә генә түгел, тату халыкка да зыян итәчәге, яңа үлемнәргә китерәчәге көн кебек ачык. Америка да, башка илләр дә моны аңламый түгел. Бер кешелексезлек чаткысы белән көрәшәбез, дигән булып, Вашингтонның яңа кешелексезлек гамәлләре кылып торуы кайчан туктатылыр?! Аның үзенә дә сабак укытыр, АКШ дигән горур һәм куркусыз «әтәч»нең кикриген шиңдерүче кайчан да булса табылырмы?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading