Шәһри Казан

Алар да кеше бит

Калган эшкә кар явасын бик яхшы белсәк тә, эшләребезне кичектерергә, «соңрак»ка, «аннары»га салынырга яратабыз. Бурычларыбызга һәм вазифаларыбызга шундый мөнәсәбәт хакимиятнең дә, җәмгыятьнең дә канына сеңгән инде әллә?! Бүген эшләп булган әйберне иртәгесе көнгә калдыру һәм хаталарыбыздан сабак ала белмәү безнең илдәге күпчелек фаҗигаләр белән һәлакәтләрнең башы булып тора да.

Реклама

Ай күрде, кояш алды - безгә нәрсәсе калды?
Россиядә проблеманы танысыннар һәм аны чишү өчен тиешле чараларны күрә башласыннар өчен күп гомерләрне өзгән фаҗига булуы мәслихәт икәненә без инде ияләшеп беттек. Мисалга, «Хромая лошадь» төнге клубындагы коточкыч янгынны яки «Булгария» теплоходының һәлакәтләрен генә дә китерергә була. Шул канлы вакыйгаларда һәлак булган корбаннар хисабына гына башка төнге клублардагы янгын куркынычсызлыгы һәм су транспортының төзексезлеге мәсьәләләрен чишә башлауга ирешелде. Андый мисаллар бездә бихисап. Әмма «Соң булса да, уң булсын» дип эшләү принцибы гына да һәрчакта да үзен акламый икән.
26 апрель көнне Мәскәү астының бер психоневрология сырхауханәсенә «кызыл әтәч» һөҗүм итеп, 38 авыруның башына җиткән иде. Ярты ел да узмады - нәкъ шундый ук икенче фаҗига. 13 сентябрь көнне Бөек Новгород өлкәсендә урнашкан психоневрология сырхауханәсендә чыккан янгын шунда дәваланучы 37 кешенең гомерен өзде. Ярты еллык аерма белән бер-берсенә шундый охшаш ике янгын очрагы - икесе дә катлаулы авырулар (алкоголиклар, наркоманнар, психик авырулар) дәваланучы хастаханәдә булды, икесендә дә патша заманында торгызылган агач биналар санаулы вакыт эчендә янып бетте, хәтта корбаннар саны да бер чама.
26 апрель көнне чыккан янгыннан соң, Мәскәү астындагы сырхауханә бинасының янгын куркынычсызлыгы һәм андагы пациентларның гомерләре өчен җаваплы булган Сәламәтлек саклау министрлыгының «сөякләрен байтак чайкаган» идек. Бер очкыннан да дөрләп кабынып китәргә торган агач бинага күбесе үз-үзләрен тәэмин дә итә алмый торган авыруларны урнаштыру ярамаганлыгын аңлау өчен артык акыл кирәк булмаса да, ул чакта, беренче тапкырга дип, аларның ялгышлары кичерелде. Шушы хәлдән соң, җаваплы затлар дәррәү кубып, «шырпы каплары»нда дәваланучы авырулар мәсьәләсен чишә башларга тиешләр иде югыйсә. Хаталар өстендә эшне башкарып чыгар өчен ярты ел гына аз вакыт булдымы икәнни соң?
Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Калашниковның Мәскәү астындагы янгыннан соң әйткән сүзләрен искә төшерик: «Кызганычка, бездә яшен яшьнәмичә, мужик чукынырга ашыкмый. Әлеге проблема бүген генә тумаган. Без бу кайгылы вакыйга турында ике атнадан онытып, яңасын көтеп утырырга тиеш түгелбез. Хәзердән үк бу хәлне үзгәртер өчен, адымнар ясый башларга кирәк». Күрәсең, бу сүзләрне ай күргән, кояш алган, җил очырып киткән һәм вәссәлам!
Җәмгыять тә гаепле
Хастаханәләрнең череп баручы агач биналарда урнашуы проблеманың бер очы булса, аның икенче очы - аларда катлаулы авыруларның дәвалануы. Мәскәү астындагы янгын очрагында да, Бөек Новгород өлкәсендә булганында да барлык корбаннарда да диярлек үзләренең ятакларында яткан килеш төтеннән тончыгып үлгәннәр. Аларның котылырга тырышып та карамаулары күбесенә төнгә көчле тынычландыргыч дарулар эчертелүе һәм кайберләренең хәтта ятакларына бәйләнеп куелуы белән аңлатыла.
Шул ук Калашниковның сүзләренә караганда, кызганычка, хакимият тә, җәмгыять тә андый медицина оешмаларында дәваланучыларны икенче сорт кешеләр дип исәпли икән. «Күпчелек халык: «Алар безгә нәрсәгә кирәк, башка чыгымнар була торып, нигә аларга акча әрәм итеп ятарга?!» - дип фикер йөртә. Нинди генә булуларына карамастан, аларның да кеше икәнлекләрен онытабыз!» - ди ул.
Дөрестән дә, алкоголикларны, наркоманнарны, психик чирләрдән интегүчеләрне бездә җәмгыятьнең ташландыклары дип санау киң таралган. Андый авырулар дәваланучы медицина оешмалары рәсми телдә «психоневрология сырхауханәләре» дип аталса да, халык арасында алар күптәннән «җүләрләр йортлары» дип кенә йөртелә. Ярты ел эчендә пациентлары белән бергә ике шундый хастаханәнең януында һәм «шырпы каплары» проблемасын чишәргә ашыкмауда бәлки мондый мөнәсәбәт тә сәбәпчедер?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: