Шәһри Казан

Алдама – алданмассың

Күптән түгел «Машинаң гына булсын - угры табылыр» дип аталган язмамда иминият оешмаларының, клиентларын югалтмас өчен, нинди хәйләгә барулары темасына читләтеп кенә кагылып үткән идем. Һәрхәлдә, үзем шәм тотып тормадым, әмма «дүрт тәгәрмәчле бизнес» эчендә кайнашучыларның сүзләренә караганда, иминият оешмаларының «тимер ат» угрысына билгеле машинаны куып китәргә һәм аны берәр...

Бу КАСКО (транспорт чарасын ирекле рәвештә иминиятләштерү) полисы гамәлдән чыккан автомобильче яңа килешү төзү артыннан янәдән иминият оешмасына мөрәҗәгать итсен өчен эшләнә, янәсе. Тик моның зур рискка ия һәм үзен акламаска мөмкин схема икәне күренеп тора, шуңа күрә, иминият оешмасының җинаятьче белән сүз куешуы сирәк һәм бик кирәк очракларда гына була торгандыр.
Бу язмам исә мошенниклыкның капма-каршы төренә, ягъни машина йөртүчеләрнең үзләренең иминият оешмаларын бик оста һәм теләп кәкре каенга терәтүләренә багышлана. Татарстаныбызда да мондый очраклар бик еш булып тора.
Мошенниклар иминият оешмаларын...…
Аферистларның иминият оешмаларыннан акча «савып» ятуының иң киң таралган ысулының схемасы бик гади. Мошенник алдан юл сагы хезмәткәрләре (билгеле булганча һәм, кызганычка, өстәмә «сул» керемгә риза «погонлы ришвәтчеләр»не эзләп табу бездә кыенлык тудырмый) белән билгеле түләү бәрабәренә килешеп куя да ялган юл һәлакәте оештыра. Бу спектакльгә, юл һәлакәтенең икенче катнашучысы буларак, ул машинасы иминиятләштерелгән берәр дустын дәшә. Кесәләренә инде берничә мең кереп оялаган юл сагы хезмәткәрләре үз беркетмәләрендә аз гына сыдырылган һәм яньчелгән урыннарны да җитди зыян итеп сурәтлиләр һәм, шул кәгазь нигезендә, дустының иминият оешмасы аферистка ремонтны капларлык саллы гына акча чыгарып сала.
Схема бераз үзгәрергә дә мөмкин (төп рольләрдә генә һаман да шул, инде таныш затлар). Мисал өчен, исерек килеш баганага бәрелгәч яки тайгак юлда, идарәне югалтып, юл кырыена чыгып очканнан соң, ремонтны үз кесәсеннән түгел, иминият оешмасы хисабына эшләткән кешеләр турында ишеткән бар. Андый очракта үткән-сүткән шаһитлар булмавы гына зарур, ахырдан шулай ук гаепне үз өстенә алырга риза тугры дустыңны һәм таныш «иптәш инспекторларны» дәшәсең дә фиктив юл һәлакәте очрагы оештырасың. Беркетмәгә якынча шундый сүзләр: «Һәлакәттә гаепле шофер начар күренүчәнлек шартларында каршы полосага чыккан да, зыян күргән машина йөртүче, маңгайга-маңгай бәрелүдән китеп, юл астына төшеп капланырга мәҗбүр булган», - языла һәм ремонт өчен акча бүлеп биргәндә, булган хәлләрне берничек тә тикшереп карый алмаган иминият оешмасының шул беркетмәгә ышанмыйча бүтән хәле калмый.
Шушы көннәрдә Татарстанда әлеге мошенниклык ысулын берәр тапкыр гына да татып карау түгел, ә инде аны үзләренең «икмәкләренә» әверелдерергә өлгергән затлар кулга алынды. Җинаять эше Яшел Үзән шәһәренең гадел хөкеме карамагына бирелгән. Юл сагы инспекторлары Евгений Савельев белән Дамир Шакировка, юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы инспекторы Николай Гулинга һәм Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры Альберт Хөсәеновка ҖКның берьюлы берничә маддәсе буенча - «ришвәт алу», «иминият даирәсендә мошенниклыкка булышлык итү», «вәкаләтләрне арттыру»да гаепләр тагылган. Бу затларның берәүләренең, юл һәлакәте турында ялган белешмәләр эшләп, икенчеләренең шаһитлар турында уйлап чыгарылган күрсәтмәләр һәм фиктив һәлакәт схемалары төзеп, дүртесенең дә бер үк мошенникка - Евгений Добрынинга ярдәм иткәннәре ачыкланган. Гаепләнүчеләрнең берсе дә әлегә гаепләрен танымаган.
Добрынинга килгәндә, аның иминият оешмаларын «савуда» остарып беткән аферист икәне билгеле. Аның хисабында инде 13 шундый мошенниклык очрагы һәм ул иминият оешмаларына тулаем алганда 1,3 миллион сумлык зыян китерергә өлгергән. Добрынин инде 2012 елда ук кулга алынып, декабрь аенда суд аны өч елга шартлы хөкемгә тарткан. Хәзер менә намусы белән дус яшәргә теләмәгән иптәш инспекторларны да җәза көтә. Добрынинга алар инде 2010 елның июнендә үк «профессиональ» ярдәмнәрен күрсәткән булганнар. Ул чакта Добрынин баштан ук машинасын йөк машинасы белән махсус бәрдерттереп, соңрак алдан килешеп куйган бер таныш хатыны белән юл чатында һәлакәт «спектакле» оештырган. Инспекторлар, үз чиратларында, документларда чебенне фил итеп күрсәтеп, ягъни вак кына ватык-китекләрне җитди төзексезлекләр итеп язып, Добрынин ОСАГО һәм ДОСАГО (мәҗбүри һәм өстәмә иминиятләр) полислары буенча 172,5 мең сум акча эшләүгә ирешкән. Юл сакчыларының өлешенә исә, шул «майлы калҗа»ның 10 меңе генә тәтегән. Шул «өч тиен» вөҗданлы исемеңне, эшеңне, дустанә мөнәсәбәтләреңне корбанга китерүгә торамы икәнни соң? Күрәсең, алар бу вакыйганың нечкәлекләре беркайчан да мәгълүм булмавына, эчке эшләр органнарының башка хезмәткәрләренең дә үзләре кебек үк начар һәм намуссыз эшләүләренә инанганнардыр. Хәер, инде лаеклы ялга чыгарга өлгергән Хөсәеновның әле эшләгән вакытында шундый ук тагын бер җинаять эшенә катнашы булуы да билгеле, кем белгән, бәлки тикшерү барышында калганнарына кагылышлы да кызыклы фактлар калкып чыгар? Кем әйтмешли, бер тапкыр авызың пешсәме?..
Татарстанда бу мондый мошенниклык алымының беренче очрагы гына түгел. Узган ел да, быелның башында гына да иминият оешмаларын алдалап акча эшләп яткан аферистларны һәм аларга ярдәм иткән юл сагы хезмәткәрләрен хөкемгә тартуның берничә очрагы булды. Ялганчыны төзәтеп булмый инде, аны, бөкрене кебек, кабер генә төзәтә ала, тик нишләп инспекторлар хезмәттәшләре инде бер тапкыр басарга өлгергән тырма өстенә яңадан басалар икән соң? Эш җәзаның шундый «юаш» булуындамы? Ул төр мошенниклык өчен шартлы җәза һәм, күп дигәндә, штраф кына яный бит. Әллә инде, детектив романнарда язылганча, төп мотив - үпкәдә, үч алырга теләүдәме икән? Бәлки, иминият оешмалары алданырга үзләре лаеклылардыр?
...иминият оешмалары халыкны алдый
Дөрестән дә, иминият оешмалары да бер дә фәрештәләр түгел. Алар синең белән килешүгә кул куйганчы гына илтифатлы булып кылана. Ә машинаң белән бер-бер хәл була калса, берсе дә килешү буенча зыянны капларлык акчаны тиз генә чыгарып салырга ашыкмый. Аларның белгечләре һәлакәтнең бөтен нечкәлекләрен төпченеп өйрәнә, машинага тигән зыянны үзләре бәяли, шуннан соң да әле машина хуҗасына ул акчаларны ярты еллап көтеп утырырга туры килә. Һәлакәттән соң, документларыңны, белешмә-беркетмәләреңне күтәреп, иминият оешмасының офисына компенсация сорап килгәч, аларның күзләреңне маңгайга менгерерлек яңалык әйтеп куюлары да бар - «машинагызның «җәрәхәтләре» иминият очраклары рәтенә керми!» Күп вакытта килешүнең ком бөртеге кадәр шрифт белән язылган шартларына игътибар итеп тормыйбыз, ә оешма хезмәтәрләре алар белән таныштыруны кирәк тапмыйлар, шул хәл, ахыр чиктә, «сөенче» китереп чыгара да. КАСКО исә машинаны кредитка сатып алганда бөтенләй дә ирекледән мәҗбүри иминиятләштерүгә әйләнә дә куя, чөнки аңа риза булмыйча, бер банктан да автокредитка уңай җавап көтмә. Кешеләрнең, угрылар машиналарны иминият оешмаларының заказы буенча урлый, дип сөйләүләре дә юктан бар булган сүзләр түгелдер. Иминият оешмаларының бөтен хәйләләрен, тозакларын сөйләп бетерә торган да түгел.
Ялган заманы
Шулай итеп, машина йөртүчеләр белән иминият оешмалары бер-берләрен алдалап көн күрә бүген. Үзләре ялганлагач, аларны да алдыйлар инде, дип, иминият даирәсенә кагылышлы мошенниклыкка кул гына селтәр идең дә, тик ул акчаның халыктан җыелган акча икәнен дә онытмаска кирәк. Иминият оешмаларын «савып» ятучы аферистлар Робин Гудлар түгелләр, алар автомобильчеләрнең акчаларын кире кайтару белән шөгыльләнмиләр шул.
«Не обманешь - не проживешь», ди урыс әйтеме. Бүгенге заманның чын йөзен, хакыйкатен ачып бирә бу сүзләр. Сулдан да алдыйлар, уңнан да алдыйлар, син дә алдыйсың… Ялган белән шәһәрләр алына. Ялган белән илләр фәкыйрьлеккә төшә. Ялганчының юлына алдакчы аркылы төшә. Хәрәмләшүче күз буучыны кәкре каенга терәтеп китә. Аның белән көрәшеп буламы? Кешеләрне ялганлап кына алдашмаска өйрәтеп карасаң гына инде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: