Шәһри Казан

Бәйрәмнең ике проблемасы

Сабан туе бәйрәменең килеп чыгышын, нәрсә хөрмәтенә оештырылганын белүчеләр бармы икән хәзер? Аның чәчү эшләренең уңышлы тәмамлануына җыр-биюләр, уеннар һәм төрле ярышлар аша куану булганын бүген әби-бабайларыбыз, өлкәнрәк буын гына хәтерли торгандыр. Калганнар өчен ул чираттагы күңел ачу гына. Күпләр хәзер аны туганнар, дуслар, классташлар белән бер күрешү, очрашу, дип...

Реклама

Шешә белән «көрәшүчеләр»
Июнь башыннан бирле Сабан туе Татарстанның төрле авылларында, районнарында, шәһәрләрендә гөрли. Ярышларны күзәтү, аларда катнашу, концерт номерларын карау, Сабан туе батыры өчен җан атулар шундый күңелле. Әмма бәйрәмнең бөтен рәхәтлеген бер манзара боза. Ул - елга буендарак эчеп утырганнан соң, шул урында аунап калучылар, мәйдан тирәли әйләндереп алынган эскәмиядән егылып төшеп, шешә кочаклап, җирдә йоклап ятучылар; кеше аяк асты булуына карамастан, чирәмлерәк урын табып, шунда борын төртүчеләр. Кызганычка, Сабан туйларына бәйрәм карап хозурланырга да, көрәш күзәтергә дә түгел, ә нәкъ менә берәр шешәдәш табып, шуның белән аяктан егылганчы эчәргә, дип килүчеләр дә җитәрлек.
Хәзер исерткеч эчемлекләрне җәмәгать урыннарында тыйган канун гамәлгә кертелгәч, ул күзләрне буа торган күренеш булмаска тиеш иде кебек тә бит инде. Кая ул?! Эчәсе килгән кеше тапмыймы соң? Хәстәрлерәкләре барысын да кичтән әзерләп куя, өлгермәгәннәр өчен күрше авыл кибетләренең ишекләре төбенә кадәр ачык, Сабан туе урынын икенче боҗра белән камап алган кибетләрдә шыпырт кына өстәл астыннан аракы сатып ятучылар да җитәрлек. Нәтиҗәдә, һаман да шул кая туры килә, шунда аунап калулар, кичке Сабан туе җиткәч кенә уянып, анда җыелганнарга бәйләнеп йөрүләр, җимерелгән борыннар, сынган куллар, ярылган маңгайлар…
Әй, машина, төштең башыма!
Хәзерге Сабан туйларының тагын бер проблемасы - машиналар артык күп булу. Күрше авыллардан, районнардан «тимер атларда» килү аңлашыла инде, ә менә ике адым ераклыкта гына яшәүчеләрнең дә Сабан туена машинага утырып килүләре ничектер сәер. Авылның җимерек урамнары буенча тузан туздырып, тузан йотып, «кайнап торган» машина эчендә килүеңә караганда, җылы кояш астында назланып, саф һава сулап, болын сукмагы буенча атлавың үзе ни тора. Юк, машина заманасы бит, нигә аякларны алҗытып, җәяү атлап торыйк?!
Нәтиҗәдә, иңгә-иң терәлешеп, янәшә тезелгән йөзләгән машина Сабан туеның өченче боҗрасын (беренчесе - мәйдан, икенчесе - кибетләр) тәшкил итә. Машиналар тузан туздырып, болын чирәмен таптап кына калмый, алар әти-әниләрне тегендә-монда йөгерешеп йөргән кечкенә балалары өчен гел борчылып, машина астына эләкмәсеннәр, дип күзәтеп торырга мәҗбүр итә. Ә машина руле артына Сабан туена «өч борынга фикерләргә», дип кенә килгән адәм заты да кереп утырса, «тимер атның» үлем коралына әйләнеп куюы да бар.
Хәзер Сабан туйларындагы куркынычсызлыкка җитдирәк карыйлар үзе. Зуррак Сабан туйлары үткәрелгән урыннарны киртәләр белән әйләндереп алып, машиналарны эчкә кертмиләр. Авылларда исә хәзер машиналарны таулы урыннарга куюны тыйдылар. Бу бик дөрес, чөнки машина белән теләсә кайсы вакытта бер-бер хәл булып куеп, аның нәкъ мәйдан уртасына тәгәрәве ихтимал бит.
Иң күп машина, мөгаен, Миңгәр Сабан туенда була торгандыр. Анда болында «тугарылган» «тимер атлар» мәйданнан берничә километр ераклыкта башланып, Сабан туе мәйданы үзәгенә кадәр дәвам итә. Без машина белән эчкә үткәндә, тәртип сакчысы, чыкканда бик зур «бөке» булачак, дип кисәтеп куйган иде. Әмма без озак тормадык, сәгать алтыларда ук кайтырга чыктык. Инде ул вакытта ук бәйрәмгә килүче машиналар төп юлдан бәйрәм урынына кадәр «бөке» хасил иткән, кайбер машина хуҗалары, бер-берсенә юл бирә алмыйча, кычкырышып беткән иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: