Борынгы заманнарда яңа туган балаларга мөнәсәбәтнең нинди булганын тарих аша яхшы беләбез. Берәр эшкә ярый башлаганчы, әти кеше нарасыена борылып та карамаган. Гарип булып туган сабыйларны әти-әниләре бернинди икеләнүсез үтергәннәр. Гаилә өчен «артык кашыкка» әйләнүчеләр коллыкка сатып җибәрелгән яки берәр җирдә ташлап калдырылган. Бүген балаларга карата андый мөнәсәбәт кыргыйлык булып...
Үз балаларына кул салучыларга җәмгыятьтә урын булмаска тиеш
Бүген сабыйлардан котылуның иң киң таралган ысулы - аларны чүп әрҗәләренә чыгарып ату. Илебезнең әле бер почмагыннан, әле икенчесеннән чүп-чар арасында бала җәсәде яки әле үләргә өлгермәгән сабыйлар табылуы турында ишетеп торабыз. Дүшәмбе көнне дә Мәскәү астының Балашиха шәһәрендә чүп әрҗәсеннән берьюлы биш сабыйның үле гәүдәләре килеп чыгуы турында хәбәр таралды.
Хокук саклау органнары хәзер балаларның чүп арасына ничек килеп эләккәннәрен ачыклау белән мәшгуль. Тикшерү комитеты ул вакыйгага карата «законсыз абортлар» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Нарасыйларның бишесенең дә 6-7 айлык булулары һәм аборт ясатып дөньяга китерелгәнлекләре билгеләнгән.
Җирле халык бөтен гаепне читтән килеп, якын-тирәдәге төзелешләрдә эшләүче затлардан күрә. Районыбызда гастарбайтерлар бик күп һәм алар белән бергә бик еш көмәнле хатыннарын да күрергә була, ди алар. Кешеләрнең сүзләре рас килеп, «чит ил кунаклары» өчен махсус идән асты «абортханәсе» оештырылган булса, эзләү эшләре нык катлаулана, чөнки ул хатыннар табибка исәпкә басарга бер дә ашкынып тормаганнардыр. Әмма полиция барысын да өйрәнеп, тиз арада бу коточкыч җинаятьтә гаеплеләрне гадел хөкем каршына бастырырга сүз бирә.
Уйлап куясың: күпме икән алар урам этләренең азыгына әйләнгән яки үзләренең каберләрен шул чүп өеме арасында тапкан мескен сабыйлар? Сирәк очракта гына очраклы үтеп баручылар чүп әрҗәсендә ташландык балаларны күреп ала бит. Балашихада да нарасыйлар эте белән урамга чыккан җирле бер ир-атның күзенә ялгыш кына чалынган.
Газиз йөрәк парәңне үтерү өчен нинди кеше булырга кирәк? Шул нәни, саф, бер гаепсез бөтерчеккә күп очракта, кул күтәрү түгел, дорфарак эндәшергә дә куркып торасың. Ә аны чүп-чар арасына чыгарып атарга базу - бу инде кешелексезлекнең чиге. Күрәсең, андый бәндәләр борынгы заманда туарга тиеш булып, ялгыш кына безнең чорга килеп эләккәннәрдер. Ничек кенә булмасын, андый затларга безнең җәмгыятьтә урын юк, бәлки, бу төр җинаять өчен дә гомерлеккә иректән мәхрүм итү җәзасын куллану турында уйлап карарга кирәктер?
Берәүләр ничек табарга, икенчеләр ничек котылырга белми
Соңгы көннәрдәге төп яңалыкларның берсе - чүп әрҗәсендәге шушы коточкыч табылдык булса, икенчесе - Алла Пугачева белән Максим Галкинның игезәк балалары туу булды. 64 яшьлек Пугачевага балаларны суррогат әни табып биргән. Табигый юл белән балага узарга бөтен өметләрен югалткан парлар өчен суррогат юл белән бала табу - 100 процент ышанычлы ысулларның берсе. Ясалма юл белән аталандыруның тагын бер нәтиҗәле алымы - ЭКО да елдан-ел күбрәк ясала бара. Һәр өлкәдә меңләгән парлар, дәүләт программасына басып, түземсезлек белән үз чиратларын көтсә, күпләр, кредитлар алып, милекләрен сатып та әлеге медицина алгарышына мөрәҗәгать итәләр.
Нинди гаделсез закончалык: берәүләр, йөзләрчә мең акчаларын да кызганмыйча, бала табу турында хыяллана, икенчеләр күктән төшкән бәхетләрен чүплекләргә чыгарып ата. Бала таптыру йортларында калдырылган, балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйларны үз гаиләләренә алып, газиз уллары-кызларыдай үстерергә әзер парлар да бик күп. Йортларында бала тавышы яңгырый башласын өчен, алар да еллар буе чиратта тора, өем-өем документлар җыя. Дәүләт әни кешеләрне дөньяга теләнмәгән булып килгән балаларыннан тугач ук баш тартырга туктаусыз үгетли. Шуннан соң да сабыйларны кирәге беткән нәрсәдәй чүплеккә чыгарып ату дәвам итә. Баласының гомерен өзәргә җөрьәт иткән бәндәләрне «кешеләр» дип атарга тел әйләнми. Цивилизацияле, югары әхлаклы дип аталучы җәмгыятебездә андый «ярымкешеләр» яшәп ятуы шундый аяныч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар