Үзем язам, үзем күз яшьләрем аша елмаям. Теге «сакаллы» мәзәктәге әби шикелле килеп чыга түгелме соң?
Бер карчык көтү кайтканын күреп: «Элек сарыклар урам тутырып, кычкырып кайта иде, хәзер алар да авызларын гына ачалар», - дигән ди бит - ишетми икән, бахыр. Әйе, замананы сүгү ул - картлык галәмәте. Картаясым килмәсә дә, һич кенә дә әйтмичә дә кала алмыйм бу хакта.
Соңгы араларда бер нәрсәгә игътибар итә башладым: безнең дөньябыз көннән-көн күбрәк карала бара. Юк, вакытның көзгә авышып, кояшның сирәк елмаюы, көннәрнең болытлы торуын әйтмим. Тормышыбызда кара төснең торган саен өстенлек алуы турында хәбәр итәсем, моның сәбәпләрен беләсем килә.
Башта мода дигән булып, елан төсле шома гына шуышып, киемнәребезгә керде ул кара төс. Юасы, юмагач, үтүклисе дә юк. Аласың да киясең, чыгасың да йөгерәсең. Вакытның бәрәкәте беткән безнең заман өчен менә дигән инде. Фигуралары бозылып, җәелеп киткәннәрне дә ыспай, сылу күрсәтә торган үзлеге дә бар бу төснең. Көн саен кара свитердан йөргән җитәкчеләрне күреп аз гаҗәпләнмәдек. Чөнки андый киемдәге кешене күргәч, нишләптер гомернең күңелсез, кояшсыз, болытлы көннәре искә төшә. Бер апаның: «Кара киемле кеше күрсәм, йөрәгем кысылып, кулларым дерелди башлый», - дигәнен үз колакларым белән ишеткән идем. Гел карадан киенеп, шуңа сөенеп йөрүчеләр яшьләр арасында аеруча күп. Аларның готлар дип аталган аерым оешмасы да бар.
Ярар, кием-салым гына булса, күзне йомып та түзәр дә идең әле. Беркөнне бер танышларыма кунакка барган идем, өйләренең бөтен бүлмәләрендә дә аклы-каралы җиһаз. Әле аның да, җитмәсә, агы түгел, карасы өстенлек итә. Кабергә кергәндәй хис иттем үземне. Мин модадан артта калганмын, бик затлы, бик кыйммәтле икән бу җиһаз. Ә икенче бер танышларым барысын да уздырып җибәргәннәр, идәннәре шахмат тактасы шикелле аклы-каралы, ванна бүлмәләренә кара кафель ябыштырганнар. Агач идәнле йортта үскән иде югыйсә.
Боларына күз ияләшә дә башлады бугай инде. Күпләребезнең исе дә китми. Ләкин беркөнне матурлык салонына баргач, тагын гаҗәпкә калдым. Чәй, кофе эчә торган чынаякларына кара квадратлар төшерелгән. Матурлык салонында бит әле бу! Ул матурлык дигәннәрен кара квадраттан эзләргәме инде бүгенге заман кешесенә?!. Ә бит элек без әбиләребез белән чәйне болын чәчәкләре, кызарып пешкән җиләкләр төшерелгән чынаяклардан эчә идек. Әй тәмле дә була иде ул әбиле чәйләр. Ә хәзерге замана әбиләре оныклары белән шул Малевичныкы сыман «кара квадрат»лы чынаяклардан эчәргә тиеш буламы инде ул чәйне? Аннары балалар рәсемнәрендә нигә кара төс өстенлек итә дип аптыраган булалар. Нәрсә күрә, шуны сурәтли инде ул сабый.
Малевичның кара квадратын белмәгәннәр сирәктер. Бүген Мәскәүдә Третьяков исемендәге Дәүләт галереясында сакланучы бу рәсемне Казимер Малевич 1915 елны иҗат иткән. Гражданнар сугышы барган, ил үлем-кан белән тулган елларда ясалган әлеге рәсем рассамның рухи халәтенә туры килгәндер, бәлки. Кайберәүләр бу кара төс астында авторның бүтән рәсеме булган, ул аны яшереп буяган дип тә сөйлиләр. Гомумән, галимнәрнең башын бүген дә катыра бу рәсем.
Психологлар, кара төснең кешеләрдә эч пошу, стресс, үз-үзеңә ышанмау тудыруын әйтәләр. Хәер, алар әйтмичә дә, моның шулай икәнен барыбыз да белә. Ни генә дисәң дә, кара төс кайгы, үлем, кабер туфрагы белән тәңгәлләшә безнең халыкта. Күңелгә бөек шагыйрь Хәсән Туфан сүзләре килә: «Аклысын кия ярың, карасын кими әле. Белми ул, белми әле, сугышта ниләр барын... Аклысын кия ярың». Әнә шагыйрь дә бит ак кәгазь битенә яшел карасы белән (ул кара төс белән язмаган) аклыкны мактап язган. Аклык шатлык, сөенеч, өмет, яшәү билгесе. Кемнәрдер миңа кайбер халыкларда, әйтик, Һиндстанда ак төс кайгы төсе дияр. Индусларның аларның үз традицияләре. Ләкин безнең халык элек-электән ак күлмәктән, ак яулыктан йөргән. Юарга сабыны булмаганда, көлдән ясалган селте белән агартса да, актан баш тартмаган. Чөнки ул аклы киеме аның күңел аклыгына, сафлыгына да ишарә булган.
Сүземнең дәвамы көрән төс турында. Дөресен әйтик, көрән дә тормышыбызны бизи торган төс түгел. Дөрес, аны ак яка, ак алъяпкыч белән кисәң, матур гына мәктәп формасы килеп чыга, барыбыз да шуны киеп үстек. Хәзер дә мәктәп еллары фотоларын сагынып карыйбыз. Юк, көрән кием турында түгел сүзем. Ә көрән агач-куаклар турында. Әйе, әйе, хәзер андыйлар шактый үсә шәһәрләребез урамында. Биология фәне агач-куакларга яшел төсне хлорофилл бөртекләре бирә дип аңлатып үстерде безгә. Ә хәзер ул көрән калайга охшаган агач-куакларда ул хлорофилл дигәннәре көрән төстә микәнни? Яшел төснең күзне иркәләве хак. Көрән хакында менә алай дип әйтеп булмастыр төсле.
Менә шулай җыеп яза торгач, башыма бер фикер килде. Кайбер безне сөймәүче дошманнар, мода дигән булып, тормышыбызны юри шулай каралтырга, өметебезне сүндереп, кара күмергә калдырырга җыенмыймы икән?! Алай булса, без «ә» дигәнгә «җә» диеп, бер яңагыбызга суксалар, икенчесен куеп, шуңа риза булып торабыз түгелме соң?! Кара төстәге генә кием кияргә, кара җиһаз гына куярга, кара чынаяктан гына эчәргә дигән канун чыккалаганчы, уйланыйкмы әллә, җәмәгать.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар