Туган тамырлардан читтә милли җан, милли кан бер-берсенә ныграк тартыла торгандыр, күрәсең.
Германиянең реабилитация сырхауханәсендә дәваланганда, операциядән соң артык хәлем булмау сәбәпле, беренче көннәрне бүлмә ятагында «тозакта» идем. Табиблар да яныма үзләре кереп йөриләр, ашауны да бүлмәгә алып керәләр. Организмыма азмы-күпме көч-хәл кергәч, саф һава суларга урамга чыгып йөри башладым. Шулай беркөнне тышта утырганда, саф татарча: «Исәнмесез», - дигәннәрен ишеттем. Ялгыш кына колакка кергәндер дип, артыма борылып карасам, авызын ерып, бер абзый басып тора. Таныштык. Бу Чаллыдан күченеп килеп, инде 10 елдан артык Германиядә яшәүче һәм шушы сырхауханәдә эшләүче Иван исемле абый булып чыкты. Хатыны Эмма апа да шушында ук эшли икән, соңрак аның белән дә таныштык. Иван абый тумышы белән Казахстаннан булып, Чаллыда артык озак яшәмәгәнгә, аның татарчасы чамалы гына, ә Эмма апа Чаллының үзендә туган һәм үскән, шуңа күрә, немецлар арасында дистә ел яшәүгә карамастан, татарчаны бик әйбәт белә.
Инде айга якын тирә-юнемдә немец телен генә ишетә-тыңлый арып-туеп беткәнгә, чит илдә милләттәшләрне очратуыма ничек куануымны күз алдына китерәсездер инде. Үз телең бит шулкадәр якын, шулкадәр җылы, сихәтле! Германиядә яшәүләре дәверенә анда бер генә якташларын да очратмаган Иван абый белән Эмма апа да бик шатландылар, көн саен хәлемне белә, гел ярдәм итеп тора башладылар. Иван абый йә кофе эчәргә кафега дәшә, йә бүлмәмә берәр тәм-том кертеп китә, кирәк булганда, кибеттән берәр нәрсә алып кайтып бирә, процедуралар булмаган көннәрне машинасына утыртып, шәһәр күрсәтергә алып чыгып китә, җиләк җыярга җиләк басуына алып бара… Аларның күрше шәһәрдә яшәүче улларының гаиләсе белән беркөнне теплоходта да йөзеп кайттык хәтта.
Ә иң истә калганы өчпочмаклар булгандыр, мөгаен. Немецлар өчен үзләренең ашамлыклары һичшиксез тәмле, газиз, гадәти, әлбәттә, ә минем өчен ул иписез һәм чәйсез төшке ашлар, кайнатма сыланган итләр, бәрәңгеле-кыярлы салатлар, безнең бәрәңге басуында үсә торган чүп үсемлегенә охшаш үләннәр бик ят булды. Җиләк-җимеш, яшелчәнең генә түгел, хәтта ипинең, суның да тәме икенче, үзгә. Шулай беркөнне ул немец ашамлыкларыннан гарык булып, әнинең өчпомаклары, манты, кыстыбый, пилмән, бәлеш, токмачлы ашлары турында хыялланып ятканда, Иван абый пакет тутырып, Эмма апаның мичтән генә алган өчпочмакларын кертеп бирде. Ул көнне инде ике ай буе шул ят азык-төлектән башка нәрсә күрмәгән ашказаным өчен мәҗлес, бәйрәм оештырдым.
Менә шулай якын һәм җылы кабул итте мине чит илдәге якташларым. Россиягә кайтып киткәндә дә: «Син безгә газиз улыбыз кебек булып беттең инде», - дип, кочаклап-үбеп, кунакка килергә чакырып, озатып калдылар. Үзебезнең хастаханәләрдә ятканда да күп кешеләр белән танышкан булды, әмма алар белән элемтә бик тиз өзелә. Ә Иван абый һәм Эмма апа белән туганлашып ук беттек дияргә дә була. Туган тамырлардан читтә милли җан, милли кан бер-берсенә ныграк тартыла торгандыр, күрәсең.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар