Өч көн буе Березовскийның үлеменең төп сәбәбе могҗизаи сер пәрдәсе артында сакланды. Бу хәл полиция дә аңларлык түгел иде шул: олигарх йортында ялгызы гына булган, кергән-чыккан кешенең эзләре юк, кичектергесез үткәрелгән тикшерү йортта химик, биологик һәм радиоактив агулы матдәләр кулланылмаганын күрсәткән. Эчтән бикләнеп, киенгән килеш ванна бүлмәсе идәнендә яткан җансыз...
Өч көн буе Березовскийның үлеменең төп сәбәбе могҗизаи сер пәрдәсе артында сакланды. Бу хәл полиция дә аңларлык түгел иде шул: олигарх йортында ялгызы гына булган, кергән-чыккан кешенең эзләре юк, кичектергесез үткәрелгән тикшерү йортта химик, биологик һәм радиоактив агулы матдәләр кулланылмаганын күрсәткән. Эчтән бикләнеп, киенгән килеш ванна бүлмәсе идәнендә яткан җансыз Березовский һәм бөтен җирдә тынлык, чисталык, пөхтәлек кенә. 26 март көнне генә экспертиза бу вакыйгага азрак ачыклык кертте - тикшерү, олигарх буылудан үлгән, дигән нәтиҗә биргән. Әмма Березовскийның тәнендә бернинди сугышу, кыйналу, көчләнү эзләре табылмаган. Бу дәлилләр аның үз-үзенә кул салуы турында сөйли. Берничә атнадан гына әзер булачак гистологик һәм токсикологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре ачыклангач, рәсми версия «асылынып үлү» булыр, ахрысы.
Гомеренең соңгы 20 елын миллиардлар диңгезендә йөзеп үткәргән Березовский тормышын үз-үзенә кул салып өзәр, дип беркем дә башына китерә алмагандыр. Аның үлеменең беренчел фаразы йөрәк өянәге булганда, юрамалар күптөрле иде - элеккеге хатыннары һәм бизнес партнерлары белән судлашып йөрүдән алҗу, берөзлексез стресс һәм депрессия, гел качып яшәүдән тую һәм туган илен сагыну һ.б. Хәзер исә, аның асылынып үлүе мәгълүм булгач, Березовскийның бу хәлгә барып җитүенең бер генә сәбәбен атыйлар. Ул - олигархның бөлгенлеккә төшүе һәм акчасыз тормышка ияләшә алмавы.
Березовскийның Россиядән чыгып качканда, кесәсе ни дәрәҗәдә калын булганлыгы билгеле түгел. Аның байлыгы ул чакта миллион сумнар белән генә түгел, йөзләгән миллиард долларлар белән үлчәнгәнлеге генә төгәл мәгълүм. Әмма коеның төбеннән туктаусыз су бәреп тормаса, ул бик тиз корый. Березовскийның яшел миллиардларын да шундый тәкъдир көтә: аның керемнәре белән чагыштырганда, күпкә саллы булган чыгымнары янчыгын тиз саектыра. Ул чыгымнар уртача гына булса, әле бер хәл, әмма качкын олигарх байлыкларын санап тормыйча гына, уңга һәм сулга туздыра, бернинди ләззәткә дә жәлләми. Хан сараедай йортлар, шәхси самолетлар, зиннәтле яхталар, затлы машиналар, футбол клубы… Чит илләргә сәфәрләргә чыкканда да, Березовский шәхси самолетында очуны кулайрак күрә, ә шундый бер очыш исә берничә миллион сумга төшә. Олигарх тагын бер әйбергә - Россиягә һәм шәхсән Путинга каршы сәясәткә акчасын беркайчан да кызганмый. Американың «Форбс» журналы исәпләп чыгарганча, Березовский ел саен сәясәткә һәм купшылыкка йөз миллион доллар (3 миллиард сумнан артык) акча туздыра торган булган.
Березовскийның финанслар белән проблемалары 2009 елда башлана. Ул елны олигарх кадерле 300 миллион долларлык яхтасын сатарга мәҗбүр була. 2010 елда үлеп киткән партнеры Патаркацишвили милкен бүлү буенча судлашып йөри. 2011 ел Березовский өчен икътисади яктан аеруча да авыр була, ул берьюлы 500 миллион долларыннан колак кага. Ул акчаларны аның элеккеге хатыны Галина Бешарова суд аша үзләштерә. Шул ук елларда Березовскийның әҗәтләре хакына төрле илләрдәге мөлкәтен, банклардагы исәп-хисап счетларын кулга алалар. Нәтиҗәдә, «Форбс» журналы мәгълүматлары буенча, 2008 елда Березовскийның кулында булган 1,3 миллиард доллардан 2010 елга 1 миллиард доллар гына, ә хатынына алиментларны да түләгәч, бөтенләй тиеннәр генә кала. Әлбәттә, ул берничә йөз миллион доллар олигархлар күзлегеннән чыгып караганда гына тиеннәр, ә гади кеше өчен зиһенне чуалтырлык сумма.
Тик Березовский бирешергә теләми, аның әле җиңендә яхшы гына бер уен картасы була. Минемчә, ул аны шул кара көннәр өчен саклагандыр да. 2012 елда Березовский олигарх Абрамовичтан 10 миллиард доллар акча таләп иткән иск белән судка мөрәҗәгать итә. Янәсе, 2001 елда Абрамович аны сәяси басым белән куркытып, «Сибнефть» һәм «Русал» компанияләренең акцияләрен көлке бәядән сатарга мәҗбүр иткән. Күрәсең, Березовский үзенә Россиянең гадел хөкеменнән качарга ярдәм иткән Бөекбритания суды бу эштә дә аңа ярдәмче булыр, дип ышангандыр. Тик аны зур уңышсызлык көтә, судья Абрамович яклы булып чыга, өстәвенә Березовскийга Абрамовичның суд процессына тоткан чыгымнарын да капларга туры килә.
Шул хәлдән соң, Березовский бөтенләй коелып төшә. Әҗәтләрен каплап бетерер өчен калдык-постык милкен сатканнан соң, ул бөтенләй ярык тагарак янында утырып кала. Урамнарда артык күренмәс, халык арасына чыкмас була, хәтта Путиннан Россиягә кайтырга рөхсәт сорап, үкенеч хаты да яза. Шушы вакыйгалардан чыгып, качкын олигархның бөлгенлеккә төшүе, затлы тормыштан соң, гади яшәешкә ияләшә алмавы аны элмәккә менәргә этәргәндер, дип ышанып әйтергә була.
Ничек матур, уңышлы башланган бай тормышның шулай мәгънәсез тәмамлануы кызганыч роман төсле. Әмма, дөресен генә әйткәндә, Березовский аз гына да кызганыч түгел. Дөньяда ярдәмгә, кыйммәтле дәвалануга, яшәр урынга, кайчагында хәтта аш-тозга мохтаҗ күпме кешеләр яши. Миллионнарга ярдәм итү кулыннан килеп тә, акчасын кая туздырырга белмичә, үзе өчен генә яшәгән кеше ни өчен кызганыч булсын?! Ул байлыкларны тир түгеп эшләп тапса, бер хәл, аның аларны теләсә нишләтергә тулы хакы булыр иде. Әмма ул кешенең миллиардлары Россияне, аның халкын, безне талап кесәсенә кергән акчалар бит. Шул хәл ачуны чыгара да. Кулына канунсыз юл белән кергән байлыкларны хәйриягә, кешеләргә булышып яшәүгә, игелекләр кылуга тоткан булса, аны әле күпмедер дәрәҗәдә аңлап булыр иде. Шул акчасына туган җирендә балалар йортлары, хастаханәләр, чиркәүләр төзетсә, халык аның кайчандыр илдән чыгып таеп, чит дәүләттә яшәп ятуына, киресенчә, шатланыр гына иде. Шулай эшлисе урынга, милләттәшләре турында аз гына да уйламыйча, үз иркенә, үз рәхәтенә гомер кичергән Березовский өчен борчылып утырасы да юк, чөнки ул моңа лаек түгел.
Кызганыч, халыкны талап баеп, шундый ук гомер кичергән яки кичерүче затлар бер Березовский гына да түгел, андый олигархлар һәм байлар бик күп. Сүз дә юк, алар бай, абруйлы, данлыклы, әмма аларның яшәешендә, минемчә, тормышны тулы итә торган иң мөһим, кирәкле нәрсә - бәхет юк. Якыныңа, туганыңа, күршеңә, дустыңа ярдәм итә алу мөмкинлеге була торып, нигә аннан файдаланмаска? Тирә-яныңдагылар сине тыштан хөрмәт итсәләр дә, эчтән көнчелек белән яналар, тыштан елмайсалар да, эчтән кара көяләр, тыштан гел мөлаем булсалар да, эчтән сиңа начарлык кына телиләр. Андый мохиттә кеше бәхетле була алмый. Березовский исә, җыелма образ ролен уйнап, моны тагын бер кат дәлилләде. Ул гомере азагына гына үзенең дөрес яшәмәвен аңлады, соңгы интервьюларында да: «Мин тормышның мәгънәсен югалттым, алга таба ничек яшәргә белмим!» - дип сөйләнде, үзгәрергә талпынып та карады, тик соң иде инде.
Үз тормышын җитешле иткәч, башкаларны да кайгыртасы урынга, акчаларын кая куярга белмичә яшәүче, бер кирәкмәгәнгә өсте- өстенә машиналар, йортлар, яхта-самолетлар сатып алып ятучы олигархлар байтак. Аларның күбесе хакимият кәнәфиендә утырган яки һаман да утыра, аларны шул хакимият боза да. Россиянең хәзерге олигархлары Абрамович, Дерипаска, Фридман, Потанин, Батуриналарның да гомер кояшлары Березовскийныкы кебек аянычлы батмас диеп, кем ышанып әйтә ала? Андый затлар Татарстанда да бар. Мисал өчен, «ВАМин» хуҗасы Вагыйз Минһаҗев хәзер бик зур кризис кичерә. Вакытында Арчаны талап, «кеше булган» Минһаҗевның хәзер хан сараедай йортлары буш ята, үзе банкрот һәм ул бөтен банкларның ышанычын югалтып бетерде. Халыкка йөзе белән борылырга теләмәве аны хәзер мөртәт итте.
Байларыбыз, олигархларыбыз игелекләр кылып кына яшәү тормышны мәгънәле һәм кешене бәхетле иткәнен аңласыннар, ә Березовскийның язмышы аларга сабак булсын иде.
Комментарийлар