16+

Ерак Көнчыгыштан соңгы хәбәрләр

Минус ике, минус өч, минус биш... Россиянең ике очы өчен бүген бу саннар капма-каршы мәгънәгә ия. Илнең Европа өлеше өчен ул һава торышының көннән-көн түбән тәгәрәвен белдерә һәм халык быел салкыннарның шулай иртә башлануына кайгыра, ямансулый. Ә Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр өчен бу, киресенчә, уңай һәм куанычлы күрсәткеч, чөнки бу очракта...

Ерак Көнчыгыштан соңгы хәбәрләр

Минус ике, минус өч, минус биш... Россиянең ике очы өчен бүген бу саннар капма-каршы мәгънәгә ия. Илнең Европа өлеше өчен ул һава торышының көннән-көн түбән тәгәрәвен белдерә һәм халык быел салкыннарның шулай иртә башлануына кайгыра, ямансулый. Ә Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр өчен бу, киресенчә, уңай һәм куанычлы күрсәткеч, чөнки бу очракта...

Хәлнең бөтен мөшкеллеге саннар белән үлчәнә
Быелгы җәй ахырында Амур өлкәсе һәм Еврей автоном округы белән Хабаровск төбәген су басуы тарихка соңгы 120 ел эчендә иң эресе булып кереп калды. Җаннарны өшеттергеч бу саннарга тагын бер тапкыр күз салыйк. Амур елгасы суының Хабаровск районында 600 сантиметрга күтәрелүе критик күрсәткеч булып исәпләнелә. Моңа кадәр абсолют рекорд булып 1897 елда теркәлгән 642 сантиметр саналса, быел билге 808 сантиметрга кадәр югары үрмәләде. Елганың Комсомольск-на-Амуре янында да шулай ачудан шартларлык булып күперүен җирле халыкның инде күптән күргәне булмаган. Аның иң күбе 1959 елда 701 сантиметрга кадәр күтәрелгәне булган, быелгы күрсәткеч исә 910 сантиметрны тәшкил итте.
Табигать көчләре аеруча да кызганмаган Амур өлкәсендә барлыгы 95 торак пункт һәм 15 муниципаль берләшмә су астында калып, 5050 йортка зыян килде, 27661 кеше түбәсез калды. Быел Хабаровск төбәгеннән дә ниндидер үчен алырга булган елга анда 77 торак пунктны һәм 9 муниципаль берләшмәне су бастырып, 3000нән артык йортны җимереп, алардан 35000ләп кешене ачык һава астына куып чыгарды. Ерак Көнчыгыш буенча су басудан зыян күргән барлык халыкның саны исә 100 меңгә якын, шуларның 20 меңе сыеныр урынсыз калды.
Ике ай буе Амур елгасы ярсыган өлкәләр буенча бүген соңгы хәбәрләр шушындый: күп урыннарда елга әле ярларына кайтып җитмәгән, су, торак йортлардан тыш, юлларга, күперләргә, чәчү җирләренә зур зарар салган. Тулаем алганда, табигатьнең көтелмәгән бу сюпризы ил бюджетына 30 миллиардка якын зыян китергән. Шуның 6,5 миллиарды - авыл хуҗалыгына. Су аркасында бер мизгелдә барлык милекләреннән колак каккан кешеләр җәй көне вакытлыча яшәү урыннарында торса, бүген аларның барысы да тулай торакларга һәм ял йортларына күчерелеп бетте, дип хисап бирә өлкә губернаторлары. Хәзер аларда төп эш - зыян күргән халыкны яңа йортлар белән тәэмин итү. Кызганыч ки, быелгы көзнең иртә килүе нәтиҗәсендә бу эшне башкарып чыгу инде мөмкин түгел, шуңа күрә, яңа тораклар киләсе елның уртасына әзер булырга тиеш.
Дөнья буенча су басулардан ел саен йөзләрчә мең халык зыян күрә. Быел елгаларның ярларыннан чыгуы күп илләрдә күзәтелде, әмма табигатьнең су көчләре үзләренең җимергеч планнарының саллы өлешен Россиянең Ерак Көнчыгышында үтәргә булганнар, күрәсең. Әмма ул өлкәләрне су белән тигезләп тә, алар куәтләрен югалтмаганнар, хәзер төп көчләр Краснодар өлкәсенә «сикерде». Сочи елгасының, ярларына сыешмыйча, коры җирне басып алырга маташканын интернет битләрендә көн саен яңалары күрсәтелеп торган фоторепортажлардан күзәтәбез.
Берәү дә битараф калмасын иде
Ерак Көнчыгышта су басудан зыян күргән кешеләргә хөкүмәт бу көннәрдә компенсация билгеләү эшен башлап җибәрде. Әмма күпме генә акча бүленеп бирелсә дә, бөтен милекләрен югалтканнар өчен бу тиеннәр генә булачак, шуңа күрә, ярдәм төбәкләрдән дә җыела.
Күп өлкәләрдән гуманитар ярдәм әрҗәләре Ерак Көнчыгышка инде озатылды. Әмма булышырга теләкләре булып та, моны ничек эшләргә белмәүчеләр дә байтак. Шуңа күрә, бу атнада «Беренче канал», «Поможем всем миром» дип аталган күләмле акция үткәреп, берничә көн эчендә 750 миллион сум акча җыя алды.
Ил буенча «тамчылап» акча җыюны өнәп бетермәүчеләр дә һәрвакыттагыча табылып тора. Интернеттагы форумнарда төрле тискәре фикерләр бар. Берәүләр, «Беренче канал», кешеләрнең кайгысы артына яшеренеп, үз ихтыяҗлары өчен акча җыя, дип баш бутап маташса; икенчеләр: «Олимпиадага әзерләнү өчен, хөкүмәт 7 миллиард акча чыгарып салды, ә су басудан зыян күрүчеләр өчен ярдәм смслар аша җыела», - дигән чәнечкеле фикерләрен белдерделәр. Бетчәле телләр һәрчак кысылмыйча калмый инде. Халык кына бу провокацияләргә ышана күрмәсен иде, бүген берәүләр ярдәмгә мохтаҗ булса, иртәгә үк бәла үзебезнең ишекне дә шакырга мөмкин икәнен һәркайсыбыз аңларга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading