16+

Футбол, реклама, аракы

25 мартта төн уртасы җитәргә ярты сәгать кала, вакыт соң булуга карамастан, спорт каналы Россиянең бөтен футбол сөючеләрен зәңгәр экраннар каршына җыйды.

Футбол, реклама, аракы

25 мартта төн уртасы җитәргә ярты сәгать кала, вакыт соң булуга карамастан, спорт каналы Россиянең бөтен футбол сөючеләрен зәңгәр экраннар каршына җыйды.

Иптәшләр матчы гына булса да, юк-бар команда белән түгел бит, биш мәртәбә дөнья чемпионнары - Бразилия җыелма командасы белән очрашты Россия футболчылары. Уен нейтраль территориядә - Англиянең бер стадионында үтүгә карамастан, трибуналарның шыгрым тулылыгы, матчның беренче 20 минутында инициатива тулысы белән безнең футболчылар кулында, төгәлрәге, аягында булуы, беренче голны Россия командасы кертүе белән истә калды. Уенның төп вакытының соңгы минутында гына бразилиялеләрнең исәпне тигезләүләре һәм матчның 1:1 белән тәмамлануы азрак күңелне төшерде төшерүен. Тик горурланырлык урын бар - безнең уенчылар иң көчле командаларның берсенә каршы тордылар һәм уен барышында үзләрен бик лаеклы тоттылар бит.
Тик әйтәсе килгәнем шатлыгымны белдерү генә түгел, уен башыннан күзгә ташланган һәм матч буе карашларны буып торган тагын бер нәрсә булды. Ул - футбол кырын әйләндереп алган электрон бортларда туктаусыз алкоголь рекламасы «йөреп» торуы. Матч Англиядә узуга карамастан, русча хәрефләр белән хатасыз итеп язылган, бер-берсен алмаштырып торган берничә аракы, коньяк, виски, сыра атамаларына игътибар итмәүчеләр булдымы икән? Тапканнар бит алкоголь җитештерүчеләр рекламаларын кая урнаштырырга!
Билгеле булганча, узган елның июленнән Россиядә алкоголь продукциясен телевидениедә, радиода, интернетта, тышкы рекламада, бу ел башыннан басма матбугатта да рекламалау канун тарафыннан катгый тыелды. Тик Россиянең тапкыр исерткеч эчемлекләр эшләп чыгаручылары һәрвакыттагыча канунны әйләнеп узу ысулын тапканнар: канун алкоголь рекламасын безнең ил территориясендә генә тыя, ә футбол Англия стадионында бара бит. Шулай итеп, ул көнне трибуналардагы 35 меңнән артык кеше һәм телевизор аша уенны күзәткән миллионлаган тамашачы яхшы уенны гына түгел, «градуслы» реклама да карап «хозурланды».
Әмма монда канунны бозу гамәле дә бар. Ул электрон бортларның таблоларында бер-бер артлы калкып торган исерткеч эчемлек атамаларын, һәрхәлдә, Россия телевидениесе аша күрсәтү хаклы булмагандыр. Безнең каналлар ул рекламаны эфирга кертмәүнең берәр чарасын табарга тиеш булгандыр. Тик мәсьәләнең бу ягына ул рекламаларны биргән җитештерүчеләрнең бернинди катнашы һәм гаебе юк. Хәзер телеканалларның гына проблемалары булуы ихтимал.
Алкоголь продукциясенең рекламасын тыйган кануннарда андый хәлгә карата берәр чара бардырмы, юктырмы, белмим. Юктыр, мөгаен. Күрәсең, күп кануннарыбыз кебек, анысы да камилләштереп бетерүгә мохтаҗ әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading