16+

Гадел хөкемебез гаделме?

20 май көнне Красноярск шәһәренең район суды наркотик матдәләр таратуда гаепләнгән 71 яшьлек терапевт Алевтина Хориняк эшенә, ниһаять, нокта куйды. Нигә ниһаятьме? Чөнки бу гади генә булып тоелган эш буенча суд тикшеренүе материалларны өйрәнү, шаһитларны сораштыру, утырышларны берничә кат күчерү белән бергә ике елга сузылды. Шул гомер тикшерүләр дәверендә судның...

Гадел хөкемебез гаделме?

20 май көнне Красноярск шәһәренең район суды наркотик матдәләр таратуда гаепләнгән 71 яшьлек терапевт Алевтина Хориняк эшенә, ниһаять, нокта куйды. Нигә ниһаятьме? Чөнки бу гади генә булып тоелган эш буенча суд тикшеренүе материалларны өйрәнү, шаһитларны сораштыру, утырышларны берничә кат күчерү белән бергә ике елга сузылды. Шул гомер тикшерүләр дәверендә судның...

Изге гамәл җәзага тартылды
Дөреслектә, терапевт ханым гаепләнгән кебек җинаять төре, ягъни «көчле йогынтылы матдәләрне канунсыз тарату» өчен, җинаятьчегә 8 елга кадәр төрмә яный. Әмма Алевтина Хоринякны намуссыз наркодилерлар рәтенә кертә торган түгел. Суд җинаять дип кабул иткән аның эше - чынлыкта, киресенчә, игелекле, кешелекле гамәл.
Красноярск шәһәренең бер хастаханәсендә терапевт булып хезмәт итүче Хориняк янына 2009 елда бер танышы ярдәм сорап килә. Танышының туганы яман чир белән авырый, ул составына наркотик матдәләр кергән дарулардан башка тора алмый, ә аның үзенең дәвалаучы табибы чираттагы рецептны язып бирмичә, май бәйрәмнәренә каядыр ял итәргә чыгып киткән була. Яман шештән интегүче авыруларның, тиешле даруларын вакытында эчмәсәләр, кыргый сызлануларга дучар булганнарын яхшы белгән табиб танышына ярдәм кулы суза. Әмма кызгану хисеннән үз участогына карамаган авыруга көчле йогынтылы «Трамадол» даруына рецепт язып биреп, Хориняк ханым белә торып канунны боза.
2011 елда Красноярск даруханәләренә тикшерү белән килеп төшкән дәүләт наркоконтроле тарафыннан Хориняк-ның бу гамәле ачыла һәм эш судка җибәрелә. Җәмәгатьчелек хөкеме күзлегеннән чыгып караганда, барысы да көн кебек ачык - табибның бу җинаятькә баруы анда кешелеклелек хисләре барлыгын гына аңлата, ул авыруга ярдәм итәргә генә теләгән. Әмма илебезнең гадел хөкемдарлары башка фикердә, ул хисләргә игътибар итмичә, Хоринякны мәкерле җинаятьче, дип кенә күрә. Ярый әле башын рәшәткә артына тыкмаганнар, дип шатланыр кайберәүләр, әмма 50 елын хастаханәдә эшләп үткәргән, күптән пенсия яшендәге ханым өчен ул 15 мең сум штраф та бик зур җәза һәм рәнҗетү.
Илебездә хөкем сөргән гаделсезлекләр канунчылыгында бу мисал, читтән торып карашка, диңгездәге бер тамчы су кебек кенә. Әмма минем нәкъ тә аңа тукталуым юктан түгел. Яман шешнең организмга ярсу һөҗүмен, ничек каты сызланырга мәҗбүр иткәнен үз башыннан кичергән кеше буларак, бу тема миңа бик якын. Миңа да «Трамадол» эчәргә туры килде һәм аны вакытында кабул итмәгәндә, авырулар чыдап булмас сызланудан стенага үрмәләргә әзер булганлыкларын, кычкырмас өчен иреннәрен тешләп бетергәнлекләрен, йодрыклары суелганчы идәннәрне дөмбәсләгәннәрен мин яхшы беләм. Хоринякның нияте яман шештән интегүчене шул газаплардан котылдыру гына булган лабаса, әмма безнең гадел хөкемнең гамәлиятендә еш күзәтелгәнчә, суд шәфкатьле җанны аңларга теләмәгән.
Суд кемнәргә ташлама ясый?
Аның каравы, депутатларның, түрәләрнең, «акча капчыклары»ның «хәлләренә керә» безнең гадел хөкемебез. Соңгы вакытта юлларда әлеге «аерым сорт» затлар катнашында юл һәлакәтләре ешаеп китте. Кулларында төп хакимият - акча күп булганга күрә, ул затлар руль артына да исерек килеш утыралар, текә машиналарында очып йөриләр, юл хәрәкәтенең башка катнашучылары белән исәпләшү күп очракта аларның исләрендә дә юк. Әмма кайчагында кеше корбаннары да булган җитди юл һәлакәтләренең сәбәпчеләре булып та, күп очракта, андыйлар гел судан коры чыга. Күпсанлы шаһитлар һәм төгәл дәлилләр булуына карамастан, түрә гаепләнүчедән зыян күрүчегә яки шаһитка әйләнә дә куя; депутатның көмәнле хатынының җәзасы баласы туып, балигълык яшенә җиткәнчегә кадәр кичектерелә; җәяүлеләрне таптаткан «алтын яшьләр» шартлы җәзага тартыла.
Күптән түгел Мәскәүдә җырчы Витас юл һәлакәте тудырды. Башта ул велосипедта барган хатынны бәрдерә, аннары, аңа булышасы урынга, машинасыннан чыгып кычкырына, пистолет белән яный башлый, ахырдан анда килгән полиция хезмәткәрләренә дә каршылык күрсәтә. Өстәвенә Россиядә ике тапкыр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән җырчының Украинада алган таныклык буенча йөргәне ачыкланган. Суд аңа карата нинди карар чыгарганын вакыт күрсәтер, карарбыз, шартлы җәзага тартылырмы, әллә шаһитка әйләнерме икән?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading