Моңарчы редакцияләр газета бастырып чыгару белән генә шөгыльләнгән булса, соңгы чорда эшебез күбәйде, әле югалган газеталарны, әле почтальоннарны эзлибез.
Газеталарны адресатларга вакытында тапшырмыйлар, атна буе җыелганны бер көндә китереп бирергә дә мөмкиннәр. Акча түләп язылган газеталарын айлар буенча алмаучылар да булды, ә инде индексларны бутап китерүләрне, күршенең почта әрҗәсенә салып китүләрне әйтеп тә тормыйм. Без бу мәсьәләләрнең һәркайсында турыдан-туры катнашып, нинди дә булса чишелеш табарга тырышабыз. Югарыда әйтелгәннәр безнең редакция өчен генә хас проблема түгел. Бүгенге көндә почта хезмәтеннән канәгать булган бер генә редакция дә юктыр. Бу турыда ачыктан-ачык ТР Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүдә әйтелде.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов белдерүенчә, 2013 елның беренче ярты еллыгына республикада газета-журналларга язылу 103 процентны тәшкил итә. Бу иң беренче чиратта редакцияләрнең үзләренең тынгысызлыгы, тырышлыгы белән ирешелгән күрсәткеч. Шуннан соң да подписка акчасының уртача 60 проценты, ә «Шәһри Казан» газетасының 75 проценты почта чыгымнарына китә. Эш нәрсәдә соң, нигә шул тиклем акча түләп тә, почта үз хезмәтен тиешле дәрәҗәдә башкармый?
Иң беренчесе, без белгән «Татарстан почтасы» бүгенге көндә «Россия почтасы»ның бер филиалы яки бүлекчәсе генә санала. Безнең һәм сезнең моң-зарны Мәскәүләр ишетмиләр, мондагылар югарыдагыларга сылтый. Әмма бар гаеп тә аларда гынамы икән? Бер генә мисал: үзебезгә килгән шикаятьләр буенча күпме генә шалтыратсак та, һәрвакыт бер җавап ишетәбез: газетаны таратырга почтальоннар юк. Узган ел гына Татарстан почтальоннарының 30 проценты эштән киткән. Сәбәбе - түбән хезмәт хакы. «Татарстан почтасы» идарәсе директоры Регина Кузнецова белдерүенчә, почтальоннарның уртача хезмәт хакы 13 000 сум. Авыл почтальоны шул тиклем акча алса, бер авылны ике урар иде, мөгаен. Без күргән-белгән хат ташучылар 5-6 мең сум ала, 2-3 мең сумга эшләп йөрүчеләре дә бар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикеренчә, булган мөмкинлекләрдән чыгып, эшне дөрес итеп оештырганда, бу мәсьәләне күпмедер дәрәҗәдә хәл итәргә була. Почта хезмәтенең канәгатьләнерлек итеп үз эшен башкармавының икенче сәбәбе аның бөтенләй диярлек үз асылыннан китүе. Элек без хат ташучыларны хат ташучы дип белсәк, бүген инде алар иң беренче чиратта кибетчеләр кебек. Авыл җирлекләрендәге почта бүлекчәләренә керсәң, әйләнеп чыгармын димә. Нәрсә белән генә сәүдә итми алар. Юрган кирәкме, азык-төлекме, суыткычмы. Бу эшнең дә үз планы бар, аны да үтәргә кирәк.
Әйе, сәбәпләр күп. Көндәшлек булмау да зур өлеш кертәдер. «Россия почтасы» бүген монополист кебек. Ә таякның авыр башы редакцияләргә төшә. Журналистлар йөгерә-чаба материал җыя, барлык хезмәткәрләр басманы үз вакытына өлгертик, дип тырыша, төнлә газеталар басыла һәм кызу эш темпы шуның белән туктала, безнең хезмәт җимешебез үз вакытында газета укучыларга барып җитми.
Түгәрәк өстәл артына утырып сөйләшү нәтиҗәсе булырмы, монысын инде киләчәк күрсәтер. Өметсез шайтан гына...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар