Шәһри Казан

«Хуш киләсез!» өчен 30 мең сум!

Башкортстанда юллар таулар аша үтә. Кыл кебек сузылган юл тауның иң биек ноктасына менеп җитә дә ук кебек аска атыла. Онытылып табигатьнең матурлыгына хозурланып барган мәлең булса, упкынга төшеп югалгандай буласың. Татарстаныбызга кайтканда шул ук халәт булды. Бу юлы инде уйлар, кичерешләр дулкыны баш миен, җанны бораулый; аннан бөтереп алып...

Реклама

Башкортстанга бардым дисәң, иң беренче яңгыраган сорау: «Безнең татарлар ничек анда?» Ничек дип әйтергә соң? Ике көнлек сәфәрдән чыгып кына ниндидер нәтиҗә ясарга тырышу үзе бер акылсызлыктыр, бигрәк тә милли мәсьә­ләләрдә. Шулай да аңлыйсы һәм аңлатасы килү теләге бертуктаусыз җанны тырмап тора. Безнең күп- милләтле илебездә милли мәсьәләләр беркемне дә читләтеп үтми. Башкортстанда ул нинди дигән сорауга күпмедер ачыклык кертү өчен җәмәгать эшлеклесе, журналист, karim-yaushev.ru порталы хуҗасы Кәрим Яушның «Татар заманы»нына биргән әңгә­мә­сеннән өзек китерәсе килә: «Башкортстандагы милли вазгыятьне, татарның мондагы хәлен тасвирлаганда, аны башкорт-татар каршылыгы күзлеге аша карап билгелиләр, - ди ул. - Кызганычка, бу шулай. Фәкать Башкортстанда гына татар өстендә башкорт тора. Монда хәтта руслар да беренче урында түгел, хакимият башкорт элитасы кулында. Ул электән үк шулай килә. Менә шуңа күрә безне башка җирдә аңлап та бетермиләр. Әйтик, Үзбәкстандагы татарлар, бүтән җирдәге татарлар, без башкортлар бе­лән бер дигән яшибез, безнең арада каршылык юк, диләр. Каршылык юк, чөнки аларда Башкортстандагы хәл түгел. Анда, киресенчә, татар көчлерәк, башкорт татарга, дөресен генә әйткән-дә, ияребрәк йөри, hәм бөтен җирдә татар күбрәк. Башкортстанда гына татар башкортка буйсынып яши. Казанда да безне аңлап җиткермиләр, сез, имеш, араны кора белмисез, ызгышып яшисез, диләр. Безгә ызгышып яшәү кирәкми, безгә тигезлек кирәк. Телевидениене алыйк. Дәүләт телевидениесе бюджет исәбенә яши. Башкорт телендә салым исәбенә эшләүче телевидение - БСТ. Башкорт телендә БСТда тәүлегенә берничә сәгать тапшыру бара, татар телендә атнасына 25 минутлык тапшыру - бу элек, хәзер исә 20 минутка гына калды. Татар балалары бер генә, татар телендәге эш­ләнгән тапшыру күрмичә үсә. Хәер, хәзер менә ТНВ-ны карарга була, әмма бу бит гаделлек җиңде, дигәнне аңлатмый. Башкортстанда яшәүче татар бит бу республика бюджетына салым түли, шуңа күрә Башкортстан телевидениесеннән дә тапшырулар күрергә тиеш ул. Гимназия санын ал, ике гимназия бар, дип әйтергә була - Бәләбәйдә, Уфада».
Башкортстанда яшәүче татарларны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - татар мәктәпләренең юкка чыгуы, татар теле дәресләренең бик аз укытылуы. Безгә югарыда телгә алынган мәктәпләрнең берсендә - Бәләбәй гимназиясендә булырга туры килде. Гимназиянең урам ягында ук «Хуш киләсез!» дигән элмә-такта каршы ала. Бу ике сүзнең бик кыйммәткә төшкәнен дә әйтеп үтәргә кирәк. Гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәеновка моның өчен утыз мең сум күләмендә штраф та салганнар. Судлашканнан соң гына, аларның кануннарны бозмаганлыклары ачыкланган. Бик катлаулы авыр чорларда да алар үз йөзләрен, татарлыкларын саклап кала алганнар. Бүген инде беркайда да югалып калмый торган тирән төпле белемле, зыялы, иманлы балалар тәрбияләүгә искитмәле зур көч куялар. Шушындый гимназиягә дә татарлар үз балаларын укырга бирергә атлыгып тормыйлар. Милли мәсьәләләр буенча Башкортстанда үткән сөйләшүләрнең берсендә Россиянең атказанган укытучысы Вил Казыйхановның әйткән фикере бик кызыклы: «Бер акыл иясенең мондый сүзләре бар: «Аллаһ үзен танымаган, аның изге гамәлләрен үтә­мәгән кешегә тәрбиясез бала бирермен дигән». Мин бу сүзләрне җыелышларда инде ун ел кабатлап йөрим. Ата-аналар башта миңа карап торалар да аннары башларын түбән ияләр. Һәрберсе үзенең баласы турында уйлый. Мәгънәсе нәрсәдә бу сүз­ләрнең. Гомер буена җыйган байлыгыңны әрәм-шә­рәм итү өчен бер тәрбиясез бала җитә. Бүген без СССР таралганнан соң формалашкан ата-аналарның балаларын укытабыз. Әлеге ата-ана баласына тәрбия бирергә, нигездә, сәләтлеме? Мин үземнең эзләнүләрем, тикшеренүләрем белән шундый нәтиҗәгә килдем: балалар бакчасында сабыйларга нинди тәрбия бирәбез, бүгенге ата-ананы да шулай ук тәрбияләргә кирәк. Әгәр дә ата-ана белән шушындый параллель эш алып барылмый икән, без манкортлар тәрбиялибез булып чыга. Манкортлар үсеп килә дә инде.
Бер милләт өстеннән икенчене өстен кую сәясәте бар. Әгәр милләтләр арасында татулык булмый икән, бүген бер милләтне, иртәгә икенчесен бетерәчәкләр. Мин һәрвакыт әйтеп киләм: безгә бүген кайсы милләт өстә, кайсысы аста булу турында бәхәсләшергә түгел, ә булганны саклау турында уйларга кирәк».
Сүз дә юк, ата-аналарда милли аң булып, алар үз балаларын туган телләрендә укытуны таләп итәләр икән, Россия Федерациясенең кануннары нигезендә алар моңа ирешә алалар. Ләкин күпчелек вакытта, кызганычка, Татарстанда да беренче урынга милли тәрбия бирү куелмый, ә баланың БДИ бирәсе бар дигән фикер алга сөрелә. Югыйсә зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр дә татарча белем алганнар, бу аларга комачаулык итмәгән. Әйе, сораулар күп, ә фикерләр аннан да күбрәк.
Соңгы елларда үзенең төпле гыйльми эзләнүләре нәтиҗәсендә язылган док­ладлары белән дистәдән артык чит илдә, шул исәптән Франция, Япония, Израиль кебек илләрдә чыгыш ясаган, Россиянең этнологик мониторинг һәм конфликтларны алдан кисәтү төркеме әгъзасы Илдар Габдрафыйковның Мәскәүдә басылып чыккан соңгы бер җыентыкта «Хакимиятләр алмашыну чорында Башкортстан» дип исемләнгән доклады урын алган. Анда автор республикада булып яткан хәлләрне үзенчә бәяли. «Рөстәм Хәмитов президент итеп билгеләнгәч, социаль өлкәләрдә яхшыга үзгә­решләр сизелә, шулай ук милли сәясәт тә шактый уйланылып үткәрелә, - дип ассызыклый танылган галим. - Гомумән, 2010 елда Башкортстанда хакимият алмашыну эчке сәясәттә уңай алга китешләргә һәм иҗтимагый тормышта иминлеккә юл ачты». Аның әйтүенчә, Башкортстанда егерме ел буе җыелып килгән проб­лемаларны, әлбәттә инде, Хәмитов әфәнде бер-ике ел эчендә генә ерып чыга алмый. Шулай да уңай үзгәрешләр алдагы елларга өмет уятуын әйтә галим. «Хакимиятләр хәзер халыкка күпкә ачыграк һәм демократик рухлырак», - ди ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: