16+

Җиһанда ниләр бар?

Вьетнамдагы чуалышлар, Көньяк Кореяда метродагы шартлау, Колумбиядә автобуста балалар янып үлү - соңгы сәгатьтә дөньяны шаулаткан вакыйгалар шундый булды.

Җиһанда ниләр бар?

Вьетнамдагы чуалышлар, Көньяк Кореяда метродагы шартлау, Колумбиядә автобуста балалар янып үлү - соңгы сәгатьтә дөньяны шаулаткан вакыйгалар шундый булды.

Вьетнам белән Кытай дәүләтләре арасында киеренкелек инде май башында ук туган иде. Низаг Көньяк Кытай диңгезенең бер өлешен бүлешә алмау аркасында башланды. Ызгыш хәзер судан коры җиргә дә күчте. Вьетнамда эре Кытай оешмаларына һөҗүмнәр, кытайлыларны изү башланды. Өченчекөн төнлә булган бәрелешләрдә 20гә якын кешенең үлеме турында хәбәр ителә. Кытай хәзер үз халкын Вьетнамнан чыгару эшен оештырган.
Икенче бер Азия дәүләте - Көньяк Кореяның башкаласы Сеулның метросында кичә көндез көчле шартлау булды. Һәлакәт аркасында 11 кеше зыян күргән. Шартлауның сәбәбе әлегә ачыкланмаган.
Иң шомлы хәбәр Колумбиянең Фундасьон шәһәреннән килде. Анда чиркәүдән кайтып баручы автобуска ут кабып, 31 бала тереләй янып үлгән, 18 пассажир хастаханәләргә озатылган. Янгын чыгу версияләре берничә. Аларның берсе - автобус йөртүчесенең ягулык контрабандасы белән шөгыльләнүе. Кайбер шаһитлар, автобус ватылгач, аның йөртүчесе идәндәге ярык аша моторга бензин сибүе турында сөйләгән. Шофер үзе машинадан янгын таралганчы ук чыгып качып, исән-сау калган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading