16+

Илдәге вазгыятьне дөрес бәялик

Казанда Россиядә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мониторингына багышланган фәнни-практик семинар булып узды. Мәскәүдән, Самара, Калининград, Омск, Ульяновск төбәкләреннән, Башкортстан, Чувашия Республикалары һәм Ханты‑Манси автоном округыннан килгән абруйлы галимнәр әлеге семинарда Россиядәге этноконфессиональ хәлне өйрәнү буенча алып барылган тикшеренүләр турында фикер алышты.

Казанда Россиядә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мониторингына багышланган фәнни-практик семинар булып узды. Мәскәүдән, Самара, Калининград, Омск, Ульяновск төбәкләреннән, Башкортстан, Чувашия Республикалары һәм Ханты‑Манси автоном округыннан килгән абруйлы галимнәр әлеге семинарда Россиядәге этноконфессиональ хәлне өйрәнү буенча алып барылган тикшеренүләр турында фикер алышты.

Моңа сәбәпче булып Милли низагларны өйрәнү үзәге әзерләгән «Ачу тәлгәшләре» («Гвоздья гнева») доклад-тикшеренүе тора. Анда Кырым, Санкт-Петербург, Саратов, Чиләбе өлкәләре, Краснодар һәм Ставрополь крае белән бергә Татарстан да милләтара мөнәсәбәтләр киеренке дигән төркемгә кертелгән. Милли киеренкелек аеруча кискен торган төбәкләр дип Мәскәү, Дагыстан һәм ханты‑Манси автоном округы аталган. Илнең әйдәп баручы политологлары һәм социологлары бу тикшеренү турында кырт кистереп, андагы тасвирламалар чынбарлыкка туры килми, тикшеренү дөрес түгел дип белдерде.

Россия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин семинарның Казанда узуын очраклы гына булмавын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Татарстанда милли конфликтларны булдырмау буенча комплекслы эшләр алып барыла һәм ул иң поликонфессиональ һәм полиэтник төбәк булып тора. Илдәге эчке сәясәт, Украинадагы вакыйгаларга бәйле рәвештә дә семинарны уздыруның мөһимлеген ассызыклады ул.

Академиянең Социология институты милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева сүзләренчә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мониторингын төзегәндә тикшеренү объектын, тикшеренү предметын һәм нинди нәтиҗәләргә ирешергә теләүне алдан ук ачык билгеләргә кирәк. Шулай ук конфликтлы ситуацияләргә генә дә таянырга кирәкми. Күп кенә төбәкләрдә этникара мөнәсәбәтләр конфликтка кадәр үк барып җитмәгән, кайберләрен бик киеренке дип тә әйтеп булмый, ә тикшерү барышында алар барысы да конфликтлы ситуация санала, һәм бик үк дөрес мәгълүмат бирми, дип билгеләп үтте.

- Татарстан буенча бәяләмәләрне укып бик нәфрәтләндек, чөнки республика халкы докладта ассызыкланган әлеге «киеренкелекне» тоймый, - диде ул.

РФАнең Социология институты баш фәнни хезмәткәре Михаил Косолапов исә мониторингның үз эченә мәгълүматларны эшкәртүнең күптөрле алымнарын алырга тиешлегенә басым ясады. Әйтик, махсуслашкан һәм эксперт сораштырулары үткәрү, социаль челтәрләрне анализлау, башка төбәкләрнең тикшеренү тәҗрибәләрен өйрәнү кирәк. Тикшеренүләр дөрес булсын һәм ситуациянең ничек үзгәреп торуын аңлар өчен, берничә ел дәвамында билгеле бер төркем кешеләрдән генә сораштыру уздырылу тиешлеген әйтте.

Милли конфликтларны өйрәнү үзәге директоры Сергей Старовойтов әлеге мәсьәләдә этникара проблемаларны хәл итүнең уңай тәҗрибәләр базасын булдыру, вузларда махсус кадрлар укыту, диаспоралар арасындагы проблемалар атласын булдыру кирәклеген әйтте.

Үзебезнең Татарстандагы вазгыятькә килгәндә, күптөрле социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, ислам һәм православие вәкилләре бездәге дин өлкәсендәге ситуацияне уңай бәяли. Бу вазгыять турындагы сораштыруда катнашкан мөселманнарның - биш, православие динендәгеләрнең якынча алты проценты аны тискәре дип бәяли. Мөселманнар фикеренчә, төп проблема булып ислам турында тискәре фикер тудырырга тырышу сәясәте торса, православие динендәгеләр фикеренчә, проблема - республика медиакиңлегендә православиене кирәгенчә тәкъдим итмәүдә. Шул ук сораштырулардан күренгәнчә, этникара өлкәдә тагын бер актуаль проблема булып мигрантлар мәсьәләсе тора.

«Казан төбәкара экспертизалар үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Вадим Козлов журналистларга белдергәнчә, Татарстанда хәлләр тыныч. Узган елның «кара ноябрен» искә алып, ул шушы гамәл белән христианнарны мөселманнар белән талаштырырга теләүләрен, тик моның барып чыкмавын әйтте:

- Әгәр дә ниндидер тышкы факторлар йогынты ясамаса, бездә бернинди дә низаг килеп чыкмаячак. Татарстанда халык гомер буе үзара дус, аралашып, бердәм булып яшәде.

Белгәнегезчә, 2012 елда Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең милли сәясәте стратегиясен кабул итү турында указ чыгарды. Аның беренче бурычы этникара мөнәсәбәтләр мониторингын эшләү иде. Башта ул Россия төбәкләр үсеше министрлыгына кушылган булса, быелның көзендә әлеге министрлык бетерелгәч, бу эш Мәдәният министрлыгына йөкләтелде. Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтының этнология бүлеге мөдире Гөлнара Габдрахманова «ШК» газетасына сөйләгәнчә, этникара мөнәсәбәтләр мониторингы төзү өчен берничә пилот төбәк сайланды.

- Алар арасында Татарстан да бар иде. Республика эчендә бу эш буенча семинарлар узды һәм башка күп эшләр башкарылды. Эксперт советы оешты. Казанда узган семинарда башка төбәкләрнең эш алымнары белән танышу безнең өчен кызыклы булды, бу үзенә күрә бер тәҗрибә уртаклашу урыны да иде. Дөрес, мониторинглар күп төрле була. Тик бер проблема бар: соңгы вакытта бу юнәлеш буенча ялган экспертлар барлыкка килде. Аларның тикшеренү алымнары да бик үк дөрес түгел, профессиональләр шөгыльләнмәгәч, эш нәтиҗәсе дә дөрес булып бетми. Семинарда сүз, асылда, шуның хакында да барды. Миңа калса, этникара мөнәсәбәтләр буенча тикшеренү бөтен төбәктә дә бертөрле метод буенча барырга тиеш, шул ук вакытта төбәкләрнең үзләренә генә хас үзенчәлекләрен истә тотып, өстәмәләр дә кертергә кирәк. Әйтик, без - күпмилләтле республика, бар бер генә конфессия яшәгән төбәкләр дә. Һәр җирлектәге вазгыятьне тирәнрәк аңлар өчен аерым өйрәнү алымнары да булдырылырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading