16+

Инде алар да аерылышкач?!

Бер хатынкай ире ташлап чыгып киткәндә такмаклап елаганын сөйләгән иде: «Бөтен кыенлыкны бергә үткәрдек, су сөлеге кебек ир балалар үстердек, мин сине һәр көнне кайнар аш белән каршы алдым, авыр сүзләр әйтешмәдек»... Ире моның сүзләренә каршы: «Пешермәскә иде миңа токмачлы ашларыңны, мин аны башка җирдә дә ашый ала идем», -...

Инде алар да аерылышкач?!

Бер хатынкай ире ташлап чыгып киткәндә такмаклап елаганын сөйләгән иде: «Бөтен кыенлыкны бергә үткәрдек, су сөлеге кебек ир балалар үстердек, мин сине һәр көнне кайнар аш белән каршы алдым, авыр сүзләр әйтешмәдек»... Ире моның сүзләренә каршы: «Пешермәскә иде миңа токмачлы ашларыңны, мин аны башка җирдә дә ашый ала идем», -...

Балык башыннан чери
Ил Президенты Владимир Путинның рәсми төстә гаиләсеннән аерылуы турында ишетелү белән шаукым зилзилә булып күтәрелде - заманында «тимер пәрдә»не алып ыргыткандагы кебек, ил башлыгы башлап үрнәк күрсәтергә кереште түгелме? Шәхси тормышка беркемнең дә кысылырга хакы юк югын, әмма илне җитәклисең икән, күлмәгең генә түгел, шәхси тормышың да ак төстән булырга тиештер.
Өч дистәлек уртак тормышның соңгы елларында болай да монастырьга ияләшә төшкән Людмила Путина белән Владимир Владимирович Кремль сараенда узган «Эсмеральдо» балетын бергәләшеп караганнан соң, рәсми төстә журналист соравына җавап бирде: «Цивилизацияле аерылышу». 60 яшьлек Путин һәм 55 яшьлек хатыны өчен бу әллә ни көтелмәгән сорау да булмады шикелле, алар инде шактый вакыт аерым яшәгән.
Италиядә Берлускони белән очрашуда гына ил башлыгы, журналистның маңгаена бәреп биргән соравыннан соң кызара төшеп, сүзне уен-көлкегә бормакчы булып җавап бирде: «Мин бөтен Россия хатын-кызларына гашыйк, италиялеләр дә искиткеч мөлаем».
Путиннарның инде буй җиткергән кызлары да бар - Мария белән Катя, югары белем алганнан соң, Россиядә яшиләр. Ул яктан Людмила Путина: «Владимир Владимирович кызларыбызны бик ярата, аларга һәрвакытта игътибарлы», - дип аңлатма бирә. Аерылышу сәбәбе бөтенләй «бәреп егарлык» - Людмила Путина публикада, ягъни кеше арасында булуны өнәми икән, самолетта очарга яратмавы (үзе элеккеге стюардесса!) хәлне тагын да катлауландыра төшә!
«Людмила болай да 8-9 ел буе «вахта» тота алды, - диде Владимир Путин, үзенең ил белән идарә иткән елларына ишарәләп. - Мөнәсәбәтләрдә бер нәрсә дә үзгәрмәячәк, без һәрвакыт якын кешеләр булып калачакбыз».
Якын кешеләр булып яшәү мөмкинлеге булгач, ник бер түбә астында ир белән хатын булып яшәмәскә? Демографик вазгыятьне үзгәртү, гаилә культы тудырырга тырышкан сәясәтче шәхси үрнәге белән ни әйтергә тели соң - демографиядән ирекле демократиягә күчеп баруыбызмы бу? Гомер-гомергә гаилә төшенчәсенә сак караган элеккеге ил башлыкларыннан аермалы буларак, Путин инновацион беренчелеккә чыкмакчымы?
Ир хакы, хатын хакы...
Гомер юлдашын югалтканына шактый вакыт узса да, Михаил Горбачев ул яктан үзен әнә ничек матур тота, Борис Ельцинның хатыны Наина ханым үзләренең нинди матур һәм шул ук вакытта катлаулы гомер кичергәннәре турында яратып сөйли, ир рухын кадерли белә. Юкса берәүнең дә шәхси тормышы, гаилә хәлләре келтерәп, шома гына бармый инде ул. Бар кояшлы көннәре, бар болытлы чаклары дигәндәй... Әмма гаилә кадерен аңлаган кешегә генә тулы хөрмәт белән карап була - ордым-бәрдем белән генә кылана, публика яратмаган хатынга түзеп булмауга кайтарып калдыра башласак, гаилә институты тулаем юкка чыгарга тиеш. Ул холык дигәннәре бөтенебездә дә бар, әмма башта сабырлык, аннан акыл, бала хакы дип уйлау да ляземдер.
Алда - гөл, артта - чәчәк
Хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә тыймаса да, аның иң яратмаган әйберләренең берсе - аерылышу. Әнә быелның беренче өч аенда гына Татарстанда, былтыргы белән чагыштырганда, аерылышучылар саны 16 процентка арткан икән. Бу тагын 10 меңнән артык бала тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнергә мәҗбүр дигән сүз. Җитәкчеләр дә шуны пропагандалый булып чыга түгелме?
Гаиләдән китсәм дә, балаларга игътибарым җитәрлек булды,дип аклануларга да ышанмыйм мин. Әти эштә булсын ул, командировкага китеп торсын, әмма син аның кайтасын беләсең, төнлә кайтып кергәч, күрше бүлмәдә аяк тавышларын ишетәсең, күкрәктә «Ни генә булса да, минем әти бар!» дигән горурлык йөртәсең. инде үзең гаиләле булып, яшең барса да, бетми икән ул тойгы - син әтиле, тулы гаиләдә үскән бала, кем какса, ниндидер авыр сүз әйтсә дә, эчтә балачактан калган кыңгырау чыңлап куя: «Ярар, әти бар бит әле!»
Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре...
Гаиләләр таркалу, әтисе-әнисе булып та ятим үсәргә мәҗбүр булган балалар саны артканда, гаилә культы булдыру турында уйланырга кирәк безгә. Ил башлыгы күрсәткән үрнәк бик тиз арада аның кул астындагы эреле-ваклы җитәкчелеккә йокмасын, ирекле хисләр заманы килмәсен, табак-савыт шалтырап торса да, тулы канлы гаиләләр, бәхетле балалар саны артып торсын дип телисе генә кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading