Шәһри Казан

Ижау–Казан арасы

«ШК» журналисты Удмуртия белән танышып кайтты Татарстан белән чиктәш Удмуртия Республикасының башкаласы Ижау шәһәренә сәяхәт вакытында үземне гел татарлар арасында дип хис иттем. Кибеттә, зоопаркта татарча сөйләшүчеләргә монда гаҗәпләнүче дә юк. Киресенчә, удмурт телендә аралашучылар сирәк күренеш. Ижау татарлары тормышы, анда күргәннәрем хакында әлеге язмада. Татар базары Бүген Удмуртиядә 98...

«ШК» журналисты Удмуртия белән танышып кайтты

Татарстан белән чиктәш Удмуртия Республикасының башкаласы Ижау шәһәренә сәяхәт вакытында үземне гел татарлар арасында дип хис иттем. Кибеттә, зоопаркта татарча сөйләшүчеләргә монда гаҗәпләнүче дә юк. Киресенчә, удмурт телендә аралашучылар сирәк күренеш. Ижау татарлары тормышы, анда күргәннәрем хакында әлеге язмада.

Татар базары

Бүген Удмуртиядә 98 меңләп татар гомер кичерә. Халык саны буенча рус һәм удмуртлардан соң татарлар өченче урында тора. Ижау шәһәрендә татарларның 60 меңе яши.

Шәһәргә керү юлында ук агач татар өйләрен күреп гаҗәпләндем. Тәрәзә яңакларын бизәкләп, челтәрләп ясаганнар. Баксаң, бу район Ижауда татарлар иң күп яши торган урын икән. Халык телендә аны Татар базары дип йөртәләр. Нәрсәсе беләндер Казанның Иске Татар бистәсен хәтерләтә ул. Удмуртиядә мәчетләр шактый. Шулар арасында зур гына мәхәлләле Җәмигъ мәчете дә Татар базарында урнашкан. Иҗаудагы бердәнбер «Энҗе» татар балалар бакчасы, татар гимназиясе дә биредә. Татар базарындагы кибеттә дә татарлар күп эшли. Сатучы Фәимә апа тумышы белән Әгерҗе районыныкы булып чыкты.

- Удмуртның үз сүзләре дә татарчага охшаган аның: анай - әни, кияр - кыяр дисеңме. Кыскасы, халык биредә тату, дус яши, бер-беребезне аңлыйбыз, - ди сатучы.

Удмуртиядә 20 елдан артык «Иман» татар яшьләре берлеге эшләп килә. Алар, Удмуртия Республикасы татарлары төбәк милли- мәдәни автономиясе белән берлектә, татар телен сак­лап калу, милләтне үстерү буенча зур көч куя. Яшьләр төрле чаралар оештыра: Рәшит Ваһапов исемендәге җыр һәм бию фестивале, «Йолдызлар яңгыры» татар җыры һәм биюе фестивале, Сабантуй, «Чәк-чәк Party» татар дискотекалары...

Удмуртия - пилмән иле

Туристлар өчен Ижауда авыр­рак. Сәяхәт итәр өчен махсус маршрут юк. Аның каравы, җаның ничек тели, шулай урыйсың шәһәрне. Адашырлык түгел. Республиканың горурлыгы - Ижау машиналар төзү заводы. Россиянең беренче мотоциклы да монда җыелган икән. Һәм, әлбәттә инде, Ижау Корал җитештерү заводы. Әлеге заводка нигез салган шәхес Андрей Дерябинга һәйкәл дә куйганнар. Шәһәргә килгән кеше дөньяда танылган Калашников автоматының күргәзмә музеен да күрми китми.
Ижауда Европадагы иң зур ясалма сулык - «Пруд» игътибарны җәлеп итә. Сулык белән бәйле риваятьләр дә бар. Ижевск заводы манарасы башында элек бакырдан коелган бөркет утырган диләр, совет заманында патша символы булган бу кошны манарадан алалар. Ул чакта тимер җыю популярлашмаган була, күрәсең, бөркетне кая куярга белмәгәч, имеш, суга батырганнар. Инде 20 еллап бакыр бөркетне су төбеннән эзлиләр, ди. Таба гына алмыйлар.
Су буенда пар чаңгыга охшаган сын тора. Монысы «Мәңгегә Россия белән» дигән яңалыклар дуслыгы монументы икән.

Шәһәрнең үзәк мәйданында Ижауның талисманы - Ижик урнашкан. Шәһәр кунаклары зур корсаклы кечкенә генә бу сынны кочып фотога төшә. Аны Ижаудагы Корыч кою заводы үзенең 250 еллык юбилее уңаеннан ясаткан булган икән. Шәһәр уртасында ук авыл миче. Бәйрәм вакытларында монда, безнеңчә «пәрәпәч» буламы икән инде ул, «перепичләр» пешерәләр. Төче камырдан эченә ит, кәбес­тә тыгып пешерелгән ризыклар саф һавада аеруча тәмле була, ди.

Сувенирлар карарга кергән идем, пилмән кисә торган җайланмага кадәр Ижау дип язылган. Онытып торам. Удмуртия - пилмәннең туган җире бит. Шәһәрдә хәтта пилмәнгә һәйкәл дә бар.

Реклама

Үзәк мәйдандагы 2, 5 метрлы тимер апельсин сынының ни өчен куелганлыгын ижаулылар үзләре дә аңлатып бирә алмады безгә. «Бездә андый аңлашылмаган сыннар җитәрлек ул, артык калган корычлардан еш кына берәр нәрсә әмәлләп куялар», - диде берәү. Интернетта казына торгач, бу сынның Удмуртиядә уза торган «Җирән фестиваль» чарасы уңаеннан куелганлыгына төшендем. Ә менә аның нәрсә аңлатканын бер Ходай белсен.

Яшьләр бала таба, үсмерләр тату төшерә

Бездәге кебек социаль ипотека программасы юк биредә. Аның каравы, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы эшли. Әлеге программа буенча фатир алсаң, өченче туган сабыйга дәүләт 300 мең сум бүлеп бирә икән. Гомумән, күп балалыларга шактый ташламалар каралган. Әйтик, музейларга, зоопарка керү дә бушлай. Ел саен яңа уку елында беренче сыйныфка баручы балалар циркка бушлай бара икән.

Ижау үсмерләрендә яңа «чир» - тәннәренә татуировка төшерә башлаганнар. 14-16 яшьлек малайлар моны модалы, матур дип саный. Акча җыялар да махсус салоннарга барып, тәннәренә сурәт төшерәләр. Мәктәптә укучы бер малай аягына хәтта ялангач хатын-кыз сурәте дә төшерткән. Бу вакыйга Ижау халкында шактый бәхәс уяткан. Ни хикмәт, укытучылар, психологлар, ата-аналар да тату ясатуны тыя алмыйлар икән.

Ижау каласы иске шә­һәр дигән фикер калдыра. Трамвайлар, кайбер биналар совет заманында төшерелгән кадрлардагы ши­келле. Җәмәгать транспортында йөрү бәясе - 17 сум. Кием-салым бездәге белән чагыштырганда кыйбатрак тоелса, азык-төлек бәясе шул ук кебек.

Удмуртиядә вакыт бер сәгатькә алда йөри. Кызык, Әгерҗе районы белән чиктәш удмурт авылына бер адым атлыйсың, шунда ук телефондагы вакыт бер сәгатькә алга күчә.

Кыскасы, Ижауда чын-чынлап татар мохитен тоеп кайттым мин. Ирексездән, Ижауны татар каласы диясе килеп китте.

Удмуртия Республикасы татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габбасова:

- Ижауда татар телен фән буларак укыта торган мәктәп­ләр берничә. Татар базарында урнашкан 6 нчы гимназиядә - этно-мәдәни белем бирү үзәгендә татар теле һәм әдәбияты аеруча тирәнтен өйрәнелә. Быел гимназиянең татар сыйныфына 28 бала укырга кергән. Былтыр Ижау мәктәпләрендә татар телен барлыгы 535 бала укыды. Удмуртиядәге татарлар өчен атна саен татар телендә 4300 тираж белән «Яңарыш» газетасы чыга. Һәр кеше рәхәтләнеп «Яңа гасыр» каналын карый ала. «Моя Удмуртия» каналында да дүртләп татар телле тапшыру күрсәтелә. Ижауның үзендә ике мәчет эшләп килә. Әле менә Корбан бәйрәменә өченчесе ачылырга җыена.Күп милли хәрәкәтләребезне тормышка ашыруда Татарстан - төп таянычыбыз, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Алга таба да бергә булырга язсын!

Ижаудан фоторепортаж

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: