16+

Кар базы

Яшь олыгая барган саен, бала чакларга борылып карыйсың, хатирәләрне яңартасың. Бүгенге белән 1960 һәм 1970 елларны гына чагыштырсак та, искиткеч алгарышны күрәбез. 100 яшькә якынлашкан өлкәннәр үзләренең истәлекләрен язып, «Шәһри Казан» газетасына җибәрсеннәр иде икән ул.

Кар базы

Яшь олыгая барган саен, бала чакларга борылып карыйсың, хатирәләрне яңартасың. Бүгенге белән 1960 һәм 1970 елларны гына чагыштырсак та, искиткеч алгарышны күрәбез. 100 яшькә якынлашкан өлкәннәр үзләренең истәлекләрен язып, «Шәһри Казан» газетасына җибәрсеннәр иде икән ул.


...Аллаһының рәхмәтендә март аена да аяк баскач, кар базы искә төште. Шәһәр балалары бәлки базның нәрсә икәнлеген дә аңламыйдыр. Авыл җирлекләрендә бәрәңгене кышкы саклауга салыр өчен җиргә 3-4 метр тирәнлектә казылган чокыр ул.

Туган авылым Күкидәге төп нигезебездә (Балык Бистәсе районы) бабам Гыйльметдиннең әтисе Бәдретдин заманнарында ук эшләнгән баз бар. Баз-чокырның диварлары зур ташлар белән күтәрелгән. Монда җәйге эсседә дә салкынча. Таш, туфрак һәм бәрәңге исләре бергә кушылып, сихри «хушбуй» барлыкка китерә, һич тә тәмсез ис түгел ул.

Сүз уңаеннан, язгы якта базга ялгызың гына төшүнең бик хәвефле булганлыгын да искәртеп узыйк. Кыш буена яткан бәрәңгенең черек­ләре зарарлы газ рәвешендә баз эченә туплана. Кешеләрнең агуланып үлү очраклары да бар, шунлык­тан, базга төшкәнче, аның капкачын ачып, 15-20 минут җилләтеп тору кирәк. Бер кеше өстә калып, бауга бәйләнеп төшү дә зыянга түгел.


Яз җиткәч, утыртасы бәрәңгене (безнең якларда «симәнә» дип әйтәләр) җылырак сарайга яки корылмага чыгаралар. Көзгә кадәр ашарлык бәрәңге базның тактадан ясалган бүлемтегендә калдырыла. Җәйге эсседә баз эче барыбер дә җылына һәм бәрәңгеләр үрә башлый. Вакытында чемләп, ягъни өзеп тормасаң, бәрәңгенең ак шыткы-үрентеләре 40-50 сантиметрдан да узып китәргә мөмкин.

Нәтиҗәдә, бәрәңге шиңә һәм тәмсезләнә.  Шушы халәтне тоткарлау өчен, апрель айларында базның бәрәңге булмаган өлешенә кар салына. Җәйнең эссе көннәрендә без – малайлар, кар базына төшеп, суынып менгәли идек.


Узган гасырның 60-70нче елларында авылда суыткыч җиһазының ни-нәрсә икәнлеген әле белгән кеше дә юк. Халык тозланган итне, сөт һәм сөт ризыкларын баздагы кар өстенә куя иде. Менә сиңа суыткыч!


Баз әллә ни зур тоелмаса да, аңа кар шактый күп сыя. Әтием Равил, колхоз эшенә киткәнче, баз авызына бераз кар ыргытып өлгерә. Мәктәптән кайткач, бабам Гыйльметдин белән икәүләшеп, кар салуны дәвам итәбез. Кайсы елларда кар шулкадәр тиз эри, базга салыр өчен карны бәрәңге бакчасыннан чанага тутырып ташый торган идек.


Вакыт уза, тормыш алга бара. Бүген базга кар салып мәшәкатьләнүләр юк инде. Авыл кешеләре дә суыткычлардан файдалана. Сөтен-каймагын куярга суыткыч-шкафы, сыер түшкәсе сыярлык суыткыч-сандыгы теркелдәп эшли.


Гыйльметдин бабам белән базга кар салып йөргән елларны, дус малайлар белән кар базына төшеп суынып чыккан вакытларны сагынып искә төшерергә генә калды.

Автор фотосы: Күки авылы аксакалы Равил Бәдретдин базга кар сала.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading