16+

Көчләүгә юл куйма – кыңгырауга бас

Беркөнне кичкырын черем итеп ятканда: «Илшат, тимә миңа!» − дип ачынып кычкырган хатын-кыз тавышыннан сискәнеп уянып киттем. Югары катта яшәүче гаиләдә бу инде беренче генә ызгыш-талаш түгел: йә бала елаганы, йә хатынның үрсәләнә-үрсәләнә иренә ялварулары еш колакка чалына. Безнең йортлар шундый бит: кадак кага алмыйча изаланып бетәсең, ә күршеләрнең хәл-әхвәленнән...

Көчләүгә юл куйма – кыңгырауга бас

Беркөнне кичкырын черем итеп ятканда: «Илшат, тимә миңа!» − дип ачынып кычкырган хатын-кыз тавышыннан сискәнеп уянып киттем. Югары катта яшәүче гаиләдә бу инде беренче генә ызгыш-талаш түгел: йә бала елаганы, йә хатынның үрсәләнә-үрсәләнә иренә ялварулары еш колакка чалына. Безнең йортлар шундый бит: кадак кага алмыйча изаланып бетәсең, ә күршеләрнең хәл-әхвәленнән...

«Чирнең» симптомнары байтак
Социологлар гаиләдә хатын-кызга һәм балаларга карата ир-ат тарафыннан көч куллануны зур социаль проблема буларак күтәрү һәм аңа каршы көрәш чаралары кертү зарурлыгы турында инде дистә еллар буе чаң кага. Әмма социаль яклау өчен җаваплы дәүләт органнары да, хөкүмәт тә ул мәсьәләгә әлеге көнгә кадәр чукрак көе кала бирә. Күп фатирлы йортларның стеналары шундый юка булмаса, бәлки, аның барлыгын җәмгыять тә әлләни белмәс иде. Чөнки көчләү объектлары гадәттә: «Кыйный икән, димәк, ярата!» яки «Чүпне бусага аркылы чыгармыйк», − дип фикер йөртеп, проблеманың үстерелүенә үзләре үк юл куя. Сөю хакына, гаиләне саклап калу, балалар хакы өчен мыштым гына барлык кыйналу-мыскыллауларга түзү - гаиләдәге көчләүләрнең социаль проблема төсмере алмавының төп сәбәбе.
Икенче сәбәп - массакүләм мәгълүмат чараларының (ММЧ) ул мәсьәләне көн кадагына куймауларында. Теләсә кайсы яңалыклар әзерләүче басма, радио яки канал, мәгълүматны аудиториясенә тапшырыр алдыннан, аны үз иләге аша үткәрә. Нәтиҗәдә санга яки эфирга шул сайланманы үткән материаллар гына эләгә. Шуңа күрә, укучы белән караучы ММЧлар кирәк дип тапкан мәсьәләләрне генә зур социаль проблемалар буларак кабул итә. Бүген шундыйлардан - урамнарда «чәчәк аткан» җинаятьләр, юл һәлакәтләре, торак-коммуналь хуҗалык бәяләре һ.б. Ә әһәмиятләре ягыннан бер дә ким булмаган гаиләдәге көчләүләр, ВИЧ/СПИД мәсьәләләре, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемалары, табиблар кулыннан зыян күрү кебекләре читтәрәк калып бара.
Гаиләләрдәге көчләүләргә карата статистик мәгълүматлар бик саран. Эчке эшләр министрлыгының инде шактый искергән - 2008 елгы ук хәбәрләре генә бар. Аларда шундый саннар китерелгән: ел саен бездә 14 мең хатын-кыз ирләре яки башка якыннарының кулыннан һәлак була, көчләү һәр дүртенче гаиләдә бар, барлык авыр җинаятьләрнең 40 проценты гаиләдә башкарыла һ.б. Россиядә хатын-кызларга карата гаиләдә көч куллану проблемасын өйрәнү-тикшеренүләр дә инде «хан заманында» ук үткәрелгән булган. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының хезмәткәрләре 2003 елда ук оештырган сораштырулар, безнең илдә яшәүче хатын-кызларның 80 проценты, гомерендә бер тапкыр булса да, иренең йодрыгын татыган, дигән нәтиҗә биргән.
Җәмгыятьтә әлеге проблема актуаль булмаганга, хөкүмәт аның белән көрәш чаралары кабул итмиме? Әллә киресенчә, халыкның ваемсызлыгын дәүләтнең битарафлыгы формалаштырамы? Бу сорауга җавап бирүе кыен. Тик шунысы факт: хөкүмәт гаиләдәге көчләүләр мәсьәләсен хәл итәргә бер дә ашыкмый. Һәм бу - аның социаль проблема дәрәҗәсенә күтәрелә алмавының өченче сәбәбе. Россия канунчылыгында «Гаиләдәге көчләүне кисәтү һәм тыю турында»гы закон инде өч мәртәбә хөкүмәт дәрәҗәсендә өйрәнелде. Соңгы тапкыр аны 2012 елда гамәлгә кертергә омтылып маташтылар. Тик элеккегеләре кебек үк, ул юлы да проблема утырышларда сүз куертудан ерак китә алмады. Шуңа күрә әлеге җинаять төрен көйләүче һәм аның белән көрәшүче закон әле һаман да юк. Бәлки шуңа күрә дә, һәр дүртенче гаиләдә чәчәк аткан тиранлык чагылышының 3 проценты гына судка кадәр барып җитә торгандыр?!
Гаиләдәге көчләүләрне закон тарафыннан «йөгәнләү» дөньяның күпчелек илләрендә инде күптән бар. Франциядә хәтта бер-береңне сүз белән мыскыллауга карата да җаваплылык кертергә ниятлиләр. Украина, Казахстан, Кыргызстан кебек күрше илләрдә андый закон берничә ел элек үк гамәлгә кертелде. Ә Россия кадәр Россиядә - шундый куәтле, бөек державада һаман да аны никтер сузалар, нидер көтәләр.
Бергәләп көрәшик
Әмма чит илләрдә, кырыс законнарга караганда, иҗтимагый хәрәкәтләренең эшчәнлеге күбрәк нәтиҗәлелеккә ия. Мисал өчен, Һиндстанда шундый хәрәкәт 2008 елдан бирле яшәп килә. «Кыңгырау төймәсенә бас, гаиләдәге көчләүгә юл куйма» дигән шигарь астында эшләүче бу хәрәкәткә багышланган социаль рекламалар интернетта бихисап. Шуларның берсендә, күршесенең хатынын кыйнаганын ишетеп, ир-ат чыгып, аларның кыңгыравына шалтырата. Гаилә башлыгы, хатынын тукмаудан туктап, ишекне ача. Тегесе: «Бездә утны өзделәр, сездә бармы икән дип тикшереп кенә карыйсы идем», - дип, борылып китеп бара. Икенче видеода ир-ат шалтыратып алырга телефон сорый, өченчесендә вакытны белешә. Шушы гади генә ысул белән, гаиләдәге низаг өзелә яки вакытлыча булса да туктатыла.
Безнең илдә андый хәрәкәтләр юк. Бу, алда санап кителгән сәбәпләргә өстәп, җәмгыятьнең уяусызлыгы, кеше хәленә керү «модада булмау» белән дә аңлатыла. Күршеләрендә тавыш ишетсәләр, берәүләр: «Башкаларның эшенә нигә борынымны тыгыйм», − дип фикер йөртә һәм телевизорының тавышын катырак ачып куя. Полиция чакыртсам, тегеләр ул арада талашудан туктар да, үземә ялган чакырту чәпәп куярлар, дип уйлаучылар да бар. Өченчеләр исә курка, дүртенчеләр тагын башка сылтаулар таба.
Гаиләдәге көчләүләр белән халыкара көрәш көне - 25 ноябрь. Гадәттә, шул вакытта гына хөкүмәттә бу мәсьәләгә карата азмы-күпме «кымшанулар» сизелә, ММЧларда да ул тема белән кызыксыну арта. Тик ул проблемага бер көнне генә багышлау дөрес түгел, алар бүген, алар хәзер, стена аркылы, адым саен... Шуңа күрә, минем киңәшем - кеше кайгысына чукрак калмыйча, Һиндстан халкыннан үрнәк алып, алардагы кебек хәрәкәт башлап җибәрергә тырышып карау. Күршеңнең кыңгырау төймәсенә басарлык сәбәпләр азмыни?! Бурычка тоз алып торырга, берәр инструмент сорарга, ярдәм итәргә чакырырга була һ.б.
Күпләрдә: «Безгә акыл сатып утырасың, күршеләреңнең талашын ишеткәч, үзең кыңгырауларына бастыңмы соң?!» − дигән сорау туар. Әйе, бастым. Һәм алга таба да шулай эшләячәкмен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading