16+

Кеше гомерләре белән уйнау

Җәй уртасына да җиттек, ишегалларын төрледән-төрле төсләргә бизәп, берсен-берсе уздырып, гөлләр чәчәк ата. Ә ришвәтчелек илебездә ел фасылына карап тормый, язын да, җәен дә, көзен дә, кышын да - ел әйләнәсе чәчәктә. Медицина өлкәсендә тамыр җәйгән ришвәтчелек бу кыңгыр эшчәнлекнең иң астыртыны, иң вөҗдансызыдыр, мөгаен. Кеше сәламәтлеге бәрабәренә акча эшләп...

Кеше гомерләре белән уйнау

Җәй уртасына да җиттек, ишегалларын төрледән-төрле төсләргә бизәп, берсен-берсе уздырып, гөлләр чәчәк ата. Ә ришвәтчелек илебездә ел фасылына карап тормый, язын да, җәен дә, көзен дә, кышын да - ел әйләнәсе чәчәктә. Медицина өлкәсендә тамыр җәйгән ришвәтчелек бу кыңгыр эшчәнлекнең иң астыртыны, иң вөҗдансызыдыр, мөгаен. Кеше сәламәтлеге бәрабәренә акча эшләп...

Йөрәксез «йөрәклеләр»
Электрокардиостимулятор сүзенең дөрес әйтелешен һәм язылышын арабызда белеп бетермәүчеләр булса да, аның нәрсә икәнен, нинди файдалы җайланма булганын белмәүчеләр юктыр. Йөрәк тибешенең ритмы бозылудан интегүчеләрне тулы тормышка кире кайтаручы ул прибор бүгенгесе көндә миллионлаган кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Мисал өчен, үзләренең сәламәтлекләрен җитди күзәтүче америкалыларның һәр биш йөзенчесе бүген шул җайланма белән йөри. Ел саен һәр миллион кешенең ике йөз меңе язмышларын сынап яту урынына, йөрәкләре тибешен контрольдә тотуны шул электрон механизмга ышанып тапшырганын аңлата бу. Россия сәламәтлек саклау өлкәсендә 1960 елда гына барлыкка килгән прибор бездә дә хәзер киң таралыш алган, ел саен ул меңләгән кешегә урнаштырыла. Белгечләр исәпләп чыгарганча, дөнья буенча, гомумән алганда, кардиостимулятор үлемнәр исәбен ел саен 900 меңгә азайта икән.
Әлбәттә, әлеге могҗизаның бәясе дә файдасына күрә. Сыйфатына һәм кайсы илдә җитештерелгән булуына карап, ул дистәләгән меңнән алып, берничә йөз меңгә кадәр торырга мөмкин. Ярый әле Россиядә авыруларга кардиостимуляторны бушлай куйдырту эше җайга салынды. Шуңа күрә йөрәкләре хәлсез булган
россиялеләргә бәядән куркып, үз гомерләре өчен калтыранып торырга кирәк түгел. Дөресрәге, кирәк түгел иде. Әмма аяусыз ришвәтчелекнең пычрак кулларын хәзер ул җайланмаларга да суза башлаганы ачыкланды. Күптән түгел Киров өлкәсендә бушлай кардиостимуляторлар белән сату итеп яткан ике табиб кулга алынды.
Киров өлкәсе хастаханәсенең хирург-кардиологы Андрей Салтыков белән Киров шәһәренең беренче номерлы хастаханәсендә йөрәк авырулары бүлеге мөдире вазифасын үтәүче Евгений Павлов әллә ни хәйләле, зирәклек һәм осталык таләп итүче ришвәтчелек схемасы да уйлап маташмаганнар, аларның мәкерле «бизнеслары» гап-гади. Кардиостимуляторга мохтаҗ һәм аны бушлай куйдырту хокукына ия Киров шәһәре халкы, чиратлары җиткәч, йөрәк авырулары бүлеге мөдире янына килә торган булганнар. Әмма Павлов, җайланмалар бетеп китте, дип ышандырып, аларга өлкә хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итеп утырган. Салтыков исә, үз чиратында, үз ярдәмен 100 меңгә бәяләгән. Тик Павлов та читтә калмаган, һәр уңышлы «килешүнең» 10 проценты, ягъни ун меңе аның кесәсенә кереп барган. Бушлай дәвалануга хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән хакы була торып, үзенең табибларга нигә акча түләргә тиеш булганын аңларга теләгән бер кешенең зарыннан соң, полиция Салтыков белән Павловны «җылы килеш» эләктергән - аларның акча янчыкларында яңа гына «килешүдән» кергән акчалар булган.
Әлеге ике намуссыз ришвәтче табибны кулга алганнан соң, полиция алар эшләгән хастаханәләрдә дә тентү үткәргән. Хастаханә журналларына караганда, җайланмага чиратлары җиткәнен көтеп җиткермичә, инде 5 кеше җан тәслим кылырга да өлгергән булган. Күрәсең, рәхимсез ришвәтчелек белән күзгә-күз очрашкан ул мескен кешеләрнең операциягә акчалары җитмәгәндер. Полиция хәзер Салтыков белән Павловның эшчәнлегеннән зыян күргән башка затларны да эзли.
Хастаханәләрдәге тентүдән соң, Киров өлкәсенең сәламәтлек саклау һәм икътисад департаментларында да тикшерүләр үткән. Тикшерүчеләр өлкәдә кардиостимуляторларга кытлык ни өчен туганын ачыкларга теләгәннәр. Әмма департаментларда бөтен документлар да тәртиптә булып чыккан. Салтыков белән Павловның булган җайланмаларны да яшереп ятып, кешеләрне ачыктан-ачык үлемгә дучар итүләрен аңлата бу. Җинаятьләре өчен хәзер аларны 5 елга чаклы төрмә көтә, кешеләрнең үлемнәрендә гаепләре булган бәндәләр өчен, әлбәттә, бу бик аз срок.
Медицина эшчәнлеге, табиб хезмәте упкын өстеннән сузылган шома бүрәнә буенча бару белән бер ул. Ялгыш бастың, кырыйгарак тайпылдың яки таеп киттеңме - бетте, аска очасың. Берәр дару гына билгелисе булса да, җитди операция үткәрергә кирәк булганда да, бөтен җаваплылык табиб өстендә. Ялгыш хатаның үлемгә тиң булуы бар. Ялгыш булса, ярар, кешене аңлап була, барыбызга да хаталанулар хас бит. Ә вакытында, ярдәмемә мохтаҗ кешене беркайчан да ярдәмсез калдырмам, дип антлар биреп тә, нәтиҗәдә, махсус, үзләренә файда хисабына кеше тормышлары белән уйнап ятучыларның эш-гамәлләрен берничек тә башка сыйдырып булмый.
Кулларында медицина фәннәре кандидаты яки докторы дигән дипломнары, җитди эш тәҗрибәләре булган табибларга хәзер акчаны күп эшләүнең канунлы ысуллары да җитәрлек юкса. Мисал өчен, андый белгечләр төп эшләрендәге хезмәт хакыннан тыш, түләүле сырхауханәләрдә консультацияләр үткәреп тә, байтак акча эшләп яталар. Андый күренүнең бәясе Казанда 1 меңнән алып 4 меңгә кадәр. Ярты сәгать эчендә эшләп алган керем бит ул, аның каравы, үз белемең белән. Канун һәм үз намусың каршында да чиста каласың. Салтыков та өлкә хастаханәсенең алдынгы табибы булган, кеше гомерләрен куркыныч астына куймыйча, акча эшләүнең башка юлларын таба алмадымы икәнни инде ул, йә?
Әйткәнемчә, табиб эшчәнлеге бик хәтәр эшчәнлек. Кешенең сәламәтлек хәле, үлем яки яшәү мәсьәләсе хәл ителгән җирдә, ришвәтчелеккә урын булмаска тиеш. Бәлки хөкүмәткә, хастаханәгә кадрлар туплаганда, катгыйрак сайлау үткәрә башларга вакыт җиткәндер? Булачак табибларны эшкә кабул иткәндә, ришвәтләр алмыйм дип ант иттереп, ялган детекторында тикшерсәләр, ришвәтчелек аркасында үлемнәр булмас иде дә бит. Хәер, безгә ул турыда хыялланырга гына кала шул.
Ришвәтчелек каян башлана?
Мин күренергә йөри торган хастаханәнең ишегалдына чит машиналарны кертмиләр. Ә машинаны урамда калдырып, инвалид арбасында юл буенча бару кыенгарак туры килә. Шуңа күрә күренергә килер алдыннан, табиб белән сөйләшеп, мине машина белән эчкә кертсеннәр өчен, ул шалтыратып капка сакчысын кисәтеп куя иде. Бервакыт туганым авырып китеп, аның хәлен белергә килгәч, сакчы белән үзебез килешеп карарга булдык. Инвалид арбасында икәнлекне аңлатып карыйбыз, табиб кисәтмәгәч, кертмим, дигән булып, әз генә дә хәлгә керми бу. Ялынуның ярдәме тимәде, ә менә 50 сум акча бөтен проблеманы чиште дә атты. Бер шешә сыра бирсәгез, үткәрәм, дигәч, сакчыга 50 сум акча тоттырып, эчкә үттек, тәки. Менә каян ук башлана шул хастаханәләрдә ришвәтчелек. Департамент яки министрлык кабинетларында да, табиб бүлмәсендә дә, теркәү өстәле каршында да түгел, медицина өлкәсендә ришвәтчелек хастаханә капкасы төбендә үк башлана. Хәер, хуҗасы нинди - хуҗалыгы шундый, диләр. Югары урыннарда утыручы җитәкчеләрем ришвәтне йөзәр меңләп алганда, миңа да бер сыралык кына акча каерсам ярый торгандыр инде, дип фикер йөртә, мөгаен, теге сакчы абзый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading