«Уеннан - уймак» әйтеме бүген АКШ белән Евросоюзның (ЕС) хәленә бик тә туры килә. Ник дигәндә, алар Россиягә буш урында тыю арты тыю сырлау белән артык мавыгып китеп, җитди икътисади партнерларын кулдан ычкындыру куркынычын уйлап бетермәгәннәр булса кирәк. Россия киләчәк үсеш сукмагын Көнчыгыш офыгына таба сала башлагач кына алар башларына...
Кытай - файдалы партнер
Украинадагы хәлләр һәм аларга чит илләрнең мөнәсәбәтен күзәтеп, озак еллар буе СССРның тышкы эшләр министры постын биләгән Андрей Андреевич Громыконың: «Бер көн сугышка караганда, ун ел буе сөйләшүләр алып баруың хәерлерәк», − дигән сүзләре искә төшә. Украинаның көньяк-көнчыгышында барган инкыйлабны корал кулланып бастыру яклы булган Киев хакимияте, ЕС, АКШ белән чагыштырганда, Россиянең ул хәлләргә карашын шушы канатлыга әверелгән фраза белән бәяләргә була. Шунысы да шатландыра: алай дип бер Мәскәү генә дә фикер йөртми. Шушы көннәрдә Россиягә таянычын Кытай да белдерде. Шуңа өстәп, ике бөек мәмләкәт күпьяклы хезмәттәшлек турында да килештеләр.
Россия Президенты Путинның 20-21 май көннәрендә Кытайга визитын бөтен дөнья сәясәтчеләре бертавыштан: «Тарихны сындырырлык вакыйга!» - дип атады. Башка илләр белән беррәттән, ул сөйләшүләрнең нәтиҗәләре артыннан Европа белән Америка да «дүрт күзләп» күзәтте. Тик очрашу аларга бернинди сөенечле җимешләр дә бирмәде.
Кытай лидеры Си Цзиньпин белән Путин арасындагы сөйләшүләрдән күренгәнчә, Россия алга таба Европаның авызыннан «имезлеген» тәмам өзеп, икътисадының киләчәген Күк асты империясе белән генә бәйләргә теләгәне аңлашыла. Очрашуга Россия илчелеге зур әзерлек белән килде - Кытайга газ сәүдәсе, атом-төш энергетикасы, һава һәм юл транспорты төзү өлкәләрендә яхшы шартлар тәкъдим ителде. Цзиньпин күпчелек килешүләргә шунда ук кул куйды.
Килешүләрнең Россия өчен иң файдалылары газ мәсьәләсе һәм уртак хәрби өйрәнүләр турында сөйләшү булды. Көнбатышка аккан газ сәяси аңлашылмаучанлык киртәсенә юлыкканнан соң, Мәскәүгә аны кая кую турында артык баш ватарга туры килмәде. Хәзер «зәңгәр ягулыкны» Европа бәяләреннән Кытайга чыгару буенча 30 еллык контракт төзү турында җитди сөйләшәләр. Ике илнең хәрби өлкәдәге килешүе исә аларның дөньядагы вакыйгаларга уртак карашы булуын исбатлап килә. Дөнья буенча корал сәүдәсе анализы үзәге директоры Игорь Коротченко, бу берләшү Американы цивилизацияле илләр кагыйдәләре буенча яшәргә өйрәтәчәк, дип саный. Мәскәү белән Пекинның 2015 елга планлаштырылган уртак хәрби өйрәнүләре АКШның бөтен дөньяны буйсындыру хыялына зур киртә булачак, ди Коротченко.
Кай тарафка йөз тотасын беренче булып Татарстан тоеп алды
Көнбатыш юнәлешендәге хезмәттәшлек җепләре өзелә баруын баштан ук сиземләп алып, Татарстан инде ел башыннан ук Кытай белән тыгыз элемтәдә тора. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов анда быел берничә эшлекле сәфәр кылды. Алар вакытында нефть чыгару һәм җитештерү, транспорт, туристлык мәсьәләләрендә килешүләргә кул куелды. Шулай итеп, Россиянең киләчәк үсеше өчен кайсы кыйблага йөз тотарга кирәклеген Татарстан беренчеләрдән булып аңлады һәм ул килешүләрнең файдасын үз үрнәгендә дәлилләде.
Украинадагы сәяси кризис Көнбатыш белән Россиянең мөнәсәбәтләрен какшаткач, безнең илнең икътисадына җитди зыян килер дигән шөбһәләр шактый көчле иде. Россия бу хәлдән чыгу юлын озак эзләмәде. Кем белгән, бәлки, Путин сайлаган бу үсеш юлының җимешләре тагын да эрерәк һәм татлырак булыр. Хәер, монда икеләнү урынсыз, моңа ышанырга кирәк. Европа белән Америкага исә, Россия кебек җитди партнерларын югалтуда үзләрен генә гаепләргә кала. Кытайның һәрьяклап бик тиз үсә баручы дәүләт икәнен бөтен дөнья аңлый. Ә аның Россия белән союзы ЕС һәм НАТОга зур көндәшлек тудырачагы турында ул илләрнең үз сәясәтчеләре дә чаң суга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар