16+

Коммуналь хезмәтләргә бәяләрне күтәрү бюджеттагыларның һәм пенсионерларның кесәсенә сугачак

Без әллә бик саңгырауландык, әллә бик сансызландык, кайбер түрәләр ил җитәкчеләренең сүзенә бөтенләй колак салмый. Алар Россия Президентының торак-коммуналь хезмәтләренә тарифларны елга 6 проценттан да күбрәккә арттыр­маска дигән күрсәтмәсен тиз оныттылар.

Коммуналь хезмәтләргә бәяләрне  күтәрү бюджеттагыларның һәм пенсионерларның кесәсенә сугачак

Без әллә бик саңгырауландык, әллә бик сансызландык, кайбер түрәләр ил җитәкчеләренең сүзенә бөтенләй колак салмый. Алар Россия Президентының торак-коммуналь хезмәтләренә тарифларны елга 6 проценттан да күбрәккә арттыр­маска дигән күрсәтмәсен тиз оныттылар.

Хөкүмәтнең 2015 елда торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәт күрсәтүгә бәяләрне 4 проценттан арттырмаска дигән әмере дә үтәлмәде. Экспертлар исәпләп караганнар: 2015 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 12 процентка арткан. Коммуналчыларга беркемнең дә теше үтми.

Бу яктан безнең Казаныбыз да төшеп калганнардан түгел. Россиядә беренчеләрдән булып Татарстан капиталь ремонтка акча җыя башлады. Шул ук вакытта милекчеләр агымдагы ремонт өчен дә акча түлиләр. Бу акчаларның ничек файдаланылуына күзәтчелек итүчеләр бармы? Кайбер йортларның коридорларын агарталар, буйыйлар. Бу капиталь ремонтмы, әллә агымдагы ремонтмы? Ни өчен фатир хуҗалары ремонт өчен айга ике тапкыр түли?

Менә коммуналчылар тагын бер яңалык уйлап таптылар: фатирларны җылыту өчен җәй айларында акча җыймаска булдылар. Аның каравы, тарифларны ике-өч тапкыр арттырдылар. Бу юлы коммуналчылар, фатирларны җылытуның яңа системасына күчәбез, дип, халыкны агач атка атландырырга җыеналар. Казанда бөтен йортлар да, һава шартларына карап, җылылыкны көйли торган приборлар белән тәэмин ителмәгән. Югыйсә, идарәче компанияләр аларны агымдагы ремонт өчен түләнгән акчалар исәбенә дә куя алалар.

Әлбәттә, коммуналь хезмәтләргә бәяләрне чамасыз күтәрү аз акча алып эшләгән бюджеттагыларның һәм пенсионерларның акча янчыгына нык сугачак. Байлар һәм түрәләр моны сизмәячәк.
Торак-коммуналь хуҗалыгында безнең проблемаларыбыз болардан башка да җитәрлек. Тик аларны хәл итәргә әлегә бик ашкынып тормыйлар. Мәсәлән, без кайчанга кадәр краннан хлорлы су эчәрбез икән? Мондый су өчен билгеләнгән тарифларның дөреслеген кем тикшергән? Ни өчен барлык йортларга да су чистарткычлар куелмый? Коммуналь хезмәтләргә халык түләгән акчаның бер өлешен шуның өчен файдаланырга була лабаса.

Казанда кайбер фатирларда су исәпләгечләр дә куелмаган. Шуны сәбәп итеп, хөкүмәтебез судан файдалану нормасын арттырырга җыена. Мәсәлән, ул 2016 елның 1 гыйнварыннан - 20 процентка, 1 июленнән тагын 10 процентка артачак. Димәк, фатир хуҗалары су исәпләгечләр куярга тиеш булалар. Әлбәттә, моның бер уңай ягы да бар: бөтен милекчеләр бертигез түләячәк. Ә менә ни өчен су исәпләгечләрне дүрт ел саен алыштырырга мәҗбүр итәләр? Югыйсә, аларны файдалану вакыты 10-12 елга исәпләнгән. Алыштырган өчен бер түлисең, техник хезмәт күрсәткән өчен дип тагын бер тапкыр түлисең. Хөкүмәт, күрәсең, бөтен кешенең дә вакытында түли алмаячагын чамалый булса кирәк, шуңа күрә Россия Дәүләт Думасы каравына бер закон проекты әзерләп керткән. Анда суга, газ һәм утка, шулай ук, гомумән, фатир өчен вакытында түләмәүчеләргә штрафны ике тапкыр арттыру күздә тотыла. Алай гына түгел, коммуналь хезмәтләргә чыгымнарыңны түли алмасаң, фатирыңнан колак кагуың да ихтимал.

Күп сөйләп һәм язып та хәл ителми килгән тагын бер җитди проблема бар. Экспертлар гомумйорт ихтыяҗлары өчен дип халыктан акча каеруның нигезсезлеген исбат итүгә карамастан, бу эш Казанда һаман дәвам итә. Совет заманында гомумйорт ихтыяҗлары өчен су да, ут та кирәк булмады. «Нәрсә соң ул гомумйорт ихтыяҗлары һәм ул ничек исәпләнә?» дигән сорауга коммуналчыларның әле анык кына җавап биргәннәре юк.
Гомумән, идарәче компанияләр халыкның моң-зарын ишетергә теләми.
Кайбер фатирларда эсселектән яки салкыннан зарланалар. Чит илләрдә һәр фатирда җылылык исәпләгечләр куелган. Экономияләргә телисең икән, батареяңның кранын бор да куй. Бездә кранны борасыңмы-юкмы, шул ук бәядән түлисең. Чит илләр димәктән, Европа илләрендә һәм АКШта торак-коммуналь хезмәтенә тарифларны 3-5 елга бер тапкыр күтәрәләр. Анда да хезмәт күрсәтүнең төренә карап, хезмәт хакына, пенсиягә компенсация ясыйлар яки субсидия бирәләр. Бездә исә җитешкән саен күтәрәләр. Субсидия дигәннәре дә исем өчен генә. Моннан берничә ел элек йортларны җылытуга бәяләр арткач, аз тәэмин ителгән гаиләләргә субсидия бирә башладылар. Социаль яклау идарәләренә барып та, бер кочак документлар белән тирләп-пешеп чират торып та, субсидия эләкмәсә, ник килдем икән дигән көнгә төшүең бик тиз.
Лифттан файдалануда да тәртип җитми. Бу хакта бәхәсләрдән дә файда булмады. Казанда лифттан файдаланган өчен торак мәйданының квадрат метрыннан түлибез. Монда квадрат метрларның ни катнашы бар?

Милекчеләр «Торак фонды белән идарә итү» өчен дә ай саен түли. Бу акчалар идарәче компанияләрне «асрау» өчен китә. Гомумән, кирәкме икән соң алар? Милекчеләр газ өчен аерым түли. Электрчыларга йомышың төшсә, «Энергосервис» бар. Ут өчен электр челтәренә түләргә мөмкин. Су өчен - «Водоканал»га. Сантехниклар, урам җыештыручылар өчен җыйнак кына бер оешма җитмәгәнме? Совет заманында торактан файдалану идарәләрендә шимбә, якшәмбе көннәрендә электриклар, сантехниклар дежур тордылар. Хәзер ял көннәрендә аларны эзләп тә таба алмыйсың. Ә торак биналарга хезмәт күрсәтүгә түләү өчен һәр районның үзенең исәп-хисап үзәкләре бар. Торак-коммуналь хуҗалыгына реформа ясыйбыз дип вакыт үткәргәнче, эшне хезмәт күрсәтүләрне камилләштерүдән башлау хәерлерәк. Идарәче компанияләрнең үзләрен үзгәртеп кормыйча, бүгенге хәлендә аларның халыкка коммуналь хезмәт күрсәтүне яхшырта алулары икеле. Әлегә тарифларны арттырудан бушамыйлар.

Тарифларның күтәрелүе турында сүз чыккач, кайбе­рәүләр энергия чыганакларына бәяләрнең артуын сәбәп итә. Бу - сыныкка сылтау гына. Ә энергия чыганакларына бәяләрне кем күтәрә соң? Аларны үз кулында тоткан монополистлар күтәрә. Әнә энергетиклар 2016 елда хезмәт ияләренең «кесәсен капшап карарга» җыена бит әле. Россия Энергетика министрлыгы әзерләгән бер документта сүз шул хакта бара. Карар проектын хөкүмәт караячак. Анда язылганча, электр утына тарифлар яңача исәпләнәчәк. Халыкның күпчелеге хәзердән 12 процентка күбрәк түләячәк. Экспертлар яңа тарифларның нигезсезлеген искәртәләр. Элегрәк энергетиклар бәяләрнең артуын энергетика системасына реформа үткәрү белән аңлатсалар, бу юлы инде алар җиһазларның тузуын сәбәп итәләр. Ник моның өчен дә халык түләргә тиеш әле?

Түрдә утыручы түрәләр тарифларның күтәрелүен туктату турында күп сөйләсәләр дә, вәгъдәләр бирсәләр дә, эш шуннан ары узмый. Чынлыкта бәяләр арта тора. Мондый хәл кризис чорында күп кенә гаиләләрнең тормыш-көнкүрешен кыенлаштырачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading