16+

Корал – яман, тик ансыз да булмый

Легендар АК-47 автоматын уйлап табучы, Россиянең данлыклы утлы корал остасы Михаил Калашниковның, вафатына ярты ел кала, патриарх Кириллга үзенең вөҗдан газапларын белдереп хат язганлыгы әле күптән түгел генә билгеле булды. Хатында ул үзе уйлап тапкан автомат ярдәмендә һәлак булган кешеләрнең үлемендә үзен дә гаепле итеп хис итүен яза. «1941 елда...

Корал – яман, тик ансыз да булмый

Легендар АК-47 автоматын уйлап табучы, Россиянең данлыклы утлы корал остасы Михаил Калашниковның, вафатына ярты ел кала, патриарх Кириллга үзенең вөҗдан газапларын белдереп хат язганлыгы әле күптән түгел генә билгеле булды. Хатында ул үзе уйлап тапкан автомат ярдәмендә һәлак булган кешеләрнең үлемендә үзен дә гаепле итеп хис итүен яза. «1941 елда...

Дөрес файдалану коралны изге итә
Үз гомерендә бер тапкыр булса да, коралның дөнья өчен зарурилыгы, аның зыяны белән файдасының нисбәте турында уйланмыйча калган кеше юктыр ул. Бер яктан караганда, һәр кешенең аңында «корал» сүзе «бәла», «афәт», «явызлык» сүзләре белән гел янәшә тора. Тарихтан билгеле булган дәһшәтле сугышлар вакытында ничәмә миллион кеше һәлак булганын, күпме кан түгелгәнен, күпме кеше гарип калганын беләбез. Сугыш корбаннарының шулай ишле булуына коралның турыдан-туры катнашы булуы да аңлашыла, кешеләр йодрыкка-йодрык сугышсалар, аларның саны күпкә кимрәк булыр иде бит. Бүген дә корал тутыгып ятмый. Якын Көнчыгыштагы бетмәс-төкәнмәс хакимият бүлүләрнең, Украинада барган милиция белән бәрелешләрнең, АКШта ирекле корал законының, дөньякүләм барган терактларның һ.б. корбаннары - барысы да корал эше, корал галәмәте. Җир йөзендә ел саен корал кулланудан ярты миллионнан артык кеше һәлак була, дөнья күге чагыштырмача тыныч булган вакытта да корал минут саен бер кешенең гомерен өзгәнен аңлата бу. Шуңа күрә, аек акылында булган берәү дә коралга мәхәббәт белән янмый торгандыр, әмма…
Әмма бүгенге тормышны ансыз күз алдына китереп булмый. Бүген корал «хакимият», «бөек держава» сүзләренең синонимына әверелгән, ул әйбер абруйлык, дәрәҗә күрсәткеченә әверелгән чорда ансыз инде мөмкин түгел. Хәзер, кем коралланган - шул көчлерәк һәм «текәрәк», ә калганнар - аның кубызына биючеләр. Һәм бу аерым алган затка да, дәүләт-илләргә дә кагыла. Шуңа күрә, коралның дөнья өчен зарурилыгы, аның тормышта тоткан урыны турында уйлану да мәгънәсез. Ник дигәндә, берәр илдә саклану чарасы буларак корал булмаса, ул инде күптән дәүләт формасында яшәүдән туктар, башка берәр илнең колониясенә әверелер иде. Патриарх Кирилл Калашниковка җавап хатында: «Сезнең ачышыгыз ничәмә-ничә милләттәшләребезнең гомерләрен саклап калырга, Ватаныбызны дошман кулына бирмәскә ярдәм итте», − дип яза. Димәк, утлы корал остасы җинаять кылмаган, киресенчә, изге эш эшләгән булып чыга.
Тик бу сүзләр коралны, дөрестән дә, саклану чарасы буларак куллануга гына кагыла, аны җинаять максатында файдалану берничек тә изгелек чагылышы була алмый. Шуны истә тотарга кирәк - җинаятьне корал түгел, шул коралны кулына алган бәндә кыла. Шуңа күрә, коралга җаваплы аек мөнәсәбәт булырга тиеш, шул вакытта гына ул файдалы, мәгънәле һәм хәтта изге булачак.
Соңарган хыял
Илләрнең бер-берсен уздырып кораллануының мәгънәлелегенә килгәндә исә, без аның белән көрәшүгә инде бик күпкә соңга калуыбызны аңларга тиешбез. Бөтен дөнья уртак телгә килеп, барлык кораллардан баш тарту, бүгенге заманның иң куркыныч - атом-төш коралын да җитештерүне туктату турында килешсә дә, килешүнең шартларын үтәмәүчеләр дә байтак булачак. АКШ кебек иң астыртыннар, башкалар коралдан баш тартып бетергәч, бөтен дөньяны басып алам, дип уйлаячак. Европа дәүләтләре кебек тынычраклары, үзебез сугыш башламасак та, безгә яу белән килә калсалар, сакланырбыз, дип фикер йөртәчәк. Шуңа күрә, хәзер коралны юк итеп, бөтен дөньяда тынычлык урнаштыру турында хыялланырга инде бик соң. Ул хакта дары уйлап чыгарылган яки беренче утлы кораллар җитештерелә генә башлаган чорда уйлану урынлы булган, тик ул вакытта «гомумара» татулык беркемгә дә кирәк булмаган шул.
Россия кораллануга ел саен 100 миллиард долларга якын акча түгә һәм бу күрсәткеч гел үсеп тора. Кан кою чарасына шулкадәр чыгым бүленү мәгънәсез, дип фикер йөртүчеләр байтак. Әмма дөньяда хакимлек иткән бүгенге «пычрак сәясәт»не истә тотып, без моның зарур чара булуын аңларга тиешбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading