16+

Коткару өчен... үтерү

Бәхет һәм үлем… Бер-берсенә капма-каршы ике сүз. Якын кешеңнең бәхете хакына үлем була аламы? Беренче карашка, бу кыргый, башка сыймаслык әйбер булып тоела. Ничек инде газиз кешеңнең үлеме үзеңне бәхетле итә алсын?! Әмма кеше язмышы фаразларга буйсынмый торган чынбарлык, тормыш булгач, бар да була, дип әйтәләр бит. Тәкъдир кеше гомере...

Коткару өчен... үтерү

Бәхет һәм үлем… Бер-берсенә капма-каршы ике сүз. Якын кешеңнең бәхете хакына үлем була аламы? Беренче карашка, бу кыргый, башка сыймаслык әйбер булып тоела. Ничек инде газиз кешеңнең үлеме үзеңне бәхетле итә алсын?! Әмма кеше язмышы фаразларга буйсынмый торган чынбарлык, тормыш булгач, бар да була, дип әйтәләр бит. Тәкъдир кеше гомере...

Җинаятьчеме, игелек кылучымы?
Күптән түгел Тверь шәһәрендә тәкъдирнең явыз басымы астында гаилә башлыгы башта бердәнбер газиз улын, аннары үз-үзен атып үтерде. Ул хәл җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, халык ике лагерьга - ул кешене катгый гаепләүчеләргә һәм аның гамәлен аклаучыларга бүленде. Беренче лагерь һәм эшләрендә хисләргә бирелмичә, аек акыл белән фактларга гына таянып эш йөртергә тиешле хокук саклаучылар өчен әлеге вакыйга - җинаять. Янәсе, улын атып үтергәннән соң, төрмәгә утырмас өчен, ир-ат үзенә дә аткан. Әмма җинаятьче (бәлки, киресенчә, коткаручыдыр да) мылтыкка тотыныр алдыннан, үзенең нигә шундый адымга барганын аңлаткан язу язып калдырган. Шуның нигезендә, икенче лагерь һәм башларына бәла төшкән гаиләнең туганнары, танышлары, ир-атны шәхсән белүчеләр аның гамәлен аклый һәм аны чын күңелләреннән кызгана.
Гаилә башлыгы Александр Галимҗанов (фамилиясе үзгәртелгән) эшендә гадел җитәкче, өйдә үрнәк ир, үрнәк әти була. Өч баласын да ул өзелеп сөя, әмма бердәнбер улын кызларыннан да көчлерәк ярата. Үткән тормышында спортчы, хәзер уңышлы эшкуар булган әти кеше улын да үзе кебек итеп тәрбияләргә тырыша, аңа зур ышанычлар баглый. Равил әтисенең өметләрен аклый, университетның спорт факультетын тәмамлый, икенче югары белем алу өчен, икътисад бүлегенә укырга керә, ишү спортында зур уңышларга ирешә. Әмма 2012 елның августында булган юл һәлакәте 26 яшьлек таза, талантлы егетнең бөтен карьерасын, киләчәк тормышын җимереп ташлый.
200 км тизлек белән барган мотоциклыннан очкан Равилгә табиблар үлем карары чыгаралар. Әмма Александр ул карар белән килешеп, кул кушырып утырырга җыенмый, бөтен сатарлык әйберләрен сатып, үлемгә көрәш игълан итә. Үлемне алдап булмавын белсә дә, ул чакта улын өзелеп яратучы әти аның турында уйларга да теләми. Нәтиҗәдә, баш капкачына 9 катлаулы операция кичереп, 9 айдан Равил үз аякларында өенә кайта.
Әмма озак та үтми, үзен алдарга тырышып маташканнарын сизгән әҗәл, бу хәл белән килешергә теләмичә, яңа һөҗүмгә күчә. Берәр айдан Равилнең баш авырту, хәтере югалу, сәбәпсез агрессия өянәкләре башлана. Андый вакытларда Равил ак белән караны аермый, кул астына эләккән бөтен әйберне вата-җимерә, әнисе белән сеңелләренә җикеренә. Гаилә һәрчак киеренкелектә яшәргә мәҗбүр була. Улын әтисе генә тынычландыра ала.
31 май көнне Равилнең чираттагы шундый өянәге башлангач, хатыны Александрга шалтырата. Ир эшен ташлап, өенә ашыга, улын тынычландыргач, аны үзе белән гаражларына ияртеп алып китә. башта ул улын атып үтерә, аннары үз гамәленең сәбәбен - хатынын һәм кызларын коткарырга теләвен аңлатып, язу яза. «Миннән кала моны башка кеше эшли алмас иде», - диелгән була кәгазьдә. Шуннан соң, Александр үзе дә атылып үлә.
Үлеп ярату, үлемнән дә көчлерәк сөю, диләр. Мөгаен, әлеге вакыйганы аңлату өчен бу канатлы сүзтезмәләр бик тә туры килә торгандыр. Александр Равилне үлеп яраткан. Бервакыт ишү ярышында катнашканда, Равилнең көймәсе әйләнгәч, коткаручыларның килеп җиткәнен көтеп тормыйча, әтисе улына ярдәм итү өчен биек ярдан тирән суга сикергән. Әти кеше улы хакына гомерен дә корбан итәргә әзер булган дигәнне аңлата бу. Әмма, нәтиҗәдә, ул гомерен, кадерләп үстергән улын үтереп, хатыны һәм кызлары өчен бирергә мәҗбүр булган.
Хәзер Александр Галимҗановның гамәлен тәнкыйтьләүчеләр һәм аны яклаучылар арасында бәхәс куерганнан-куера. Аек акыл һәм салкын йөрәк белән генә фикер йөрткәндә, әлбәттә, Александр улын атып үтергән, аннары җәзага тартылмас өчен, үз-үзенә кул салган җинаятьче. Әмма кешене хайваннан акылга ия булу гына түгел, хис-тойгылар кичерә алу да аерганын онытмыйк. Шуңа күрә күңел Александр Галимҗановны үтерүче итеп түгел, ә коткаручы, якыннарының бәхете хакына гына җинаятькә баручы буларак кабул итә. Шушы гамәле белән ул улын берәр нинди җинаять кылып, җүләрләр йортына эләгүдән; үзен гомере буе шул йөк белән яшәүдән, хатыны белән кызларын алга таба кеше үтерүче белән бергә яшәү зарурлыгыннан коткара бит.
Бу вакыйгада гаилә башлыгы карарының шулай ашыгыч булуы гына аңлашылып бетми. Равил әле бер ай элек кенә соңгы операциясен ясаткан була. Әздән генә үлемнән калып, 9 катлаулы операция, көчле наркозлар, зур стресс кичергән организмның киләчәктә үзен ничек тотасын табиблар да төгәл фаразлый алмый. Шундый хәлләрдән соң, кешенең нормаль тормышка тиз генә кире әйләнеп кайта алмавы көн кебек ачык. Бәлки Равилнең дә, вакыт узгач, тиешле дәвалану курсларына йөргәч, өянәкләре тәмамланыр һәм ул элеккечә яши башлаган булыр иде. Гаиләгә бераз көтәргә, түзәргә генә кирәк булгандыр да бәлки. Ашык-пошык нәтиҗәләр ясавы, кабалануы белән Александр, күрәсең, гаепледер дә.
Бәлки, бәлки… Кызганычка каршы, «бәлки» белән генә хәзер эшне төзәтү мөмкин түгел. Бер яктан, Александр гаепле дә кебек, әмма аны аңлап та була шикелле. Күпме кеше, шулкадәр фикер бу вакыйгага карата. Ә минемчә, иң мөһиме - Александрны гаиләсенең, якыннарының, туганнарының аңлый һәм кичерә алуыдыр.
Ачы хакыйкать
Бүгенге заманда гаилә эчендәге үтереш-суешлар бик киң таралыш алды. Якыныңның, туганыңның гомерен өзү күбебез өчен коточкыч, аңга сыймаслык җинаятьләр булса да, андый очраклар турында гел ишетеп торабыз. Әти кеше каты ызгыштан соң, газиз баласын атып үтерә, көнче ир хатынын һәм балаларын буып ташлый, оныгы фатир өчен әбисенең башына җитә һ.б. Андый кеше үтерүчеләрне аңлый да, кичерә торган да түгел.
Әмма якыннарын үтерү адымына чарасызлыктан, хәлне башкача чишү юлын тапмаудан баручылар да булгалый. Каты чирләүче туганнарын кызганып, аны фани дөньяның газапларыннан коткару өчен дә кеше гомерен өзәргә мәҗбүр булучылар бар.
2011 елның июнендә Мәскәүдә 65 яшьлек пенсионер үзенең 39 яшьлек токсикоман улын атып үтергән, аннары ни өчен шундый адымга барырга мәҗбүр булганын аңлаткан язу калдырып, үзе дә атылып үлгән иде. Язудан күренгәнчә, әти кеше улыннан бары җүнле кеше чыкмаячагын күреп һәм аны наркоман тормышыннан азат итү өчен шулай эшләгән.
2009 елда Калининградта авариядән соң, муены сынып, гомере буе ятакка богауланган хәлдә яшәргә мәҗбүр булган кызын әнисе мендәр белән тончыктырып үтергән иде. Кеше ярдәменнән башка берни эшли алмаган, гел башы авырткан, тик ятудан тәннәре тишкәләнеп беткән кыз соңгы вакытта көне-төне үлем турында ялварган. Кызының интегүләренә түзә алмыйча, кызгану хисеннән җинаятькә барган хатын-кыз хәзер төрмәдә утыра.
2008 елда Ставропольдә дә шундый ук хәл булды. Хатынын дәваланмый торган чир аяктан еккач, ул көн саен күз яшьләре белән иреннән үзен үтерүен сораган. Хатынын газаплардан коткару өчен ир, ахыр чиктә, аны муенындагы телефон бавы белән буып үтергән. Соңыннан табиблар ул хатынның барыбер ун гына көн яшисе калганын исәпләп чыгаруларына карамастан, суд тарафыннан ир-ат гаепле дип танылган.
Мондый мисаллар байтак. Александр Галимҗановның да вакыйгасы шундыйлар рәтеннән. Ул да хәзер озак елларга төрмәгә ябылыр иде. Бу мисалларда якыннарын үтерү адымына кешеләр чарасызлыктан, үзләренең корбаннарын җәфаланып яшәүдән коткарыр өчен барганнарын күреп торсак та, судның аларны акларга хакы юк. Әгәр суд хөкемнәрен хисләргә бирелеп чыгара торган булса, күп кенә чын җинаятьчеләр хәзер иректә йөрерләр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading