16+

Күптән шулай кирәк иде

Әле генә матбугатыбыз безләргә әйбәт хәбәр китереп җиткерде: Татарстан Язучылар берлеге Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең быелгысына шагыйрь Газинур Морат белән язучы (һәм тагын бик күп титуллар иясе) Фәүзия Бәйрәмованы тәкъдим иткән.

Күптән шулай кирәк иде

Әле генә матбугатыбыз безләргә әйбәт хәбәр китереп җиткерде: Татарстан Язучылар берлеге Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең быелгысына шагыйрь Газинур Морат белән язучы (һәм тагын бик күп титуллар иясе) Фәүзия Бәйрәмованы тәкъдим иткән.

«Ниһаять!» дип, шатлык һәм, һич арттырусыз, җиңеллек белән кабул итүчеләр аз булмагандыр әлеге хәбәрне. Булмас, ахры инде, дип, Язучылар берлегенең Фәүзия ханымны бу бүләккә тәкъдим итүеннән өмет өзә башлаган идек ләбаса. Була икән, берлектә акыллылар, фидакяр җаннарны аңлый белүчеләр бетмәгән икән, шөкер. Берлек тәкъдим итте дә бүләк бирелде дигән сүз түгел анысы, әле мәгълүм комитет аны кабул итәме һәм нинди карар чыгара - боларын Ходай ничек язгандыр. Шуңа да карамастан, Язучылар берлегенең, бүләккә кандидатлар сайлаганда, Фәүзия Бәйрәмованы һаман «онытып калдыруы» гел аптыратты безне. Хәтта Туфан Миңнуллин да, гомер азагындагы бер мәкаләсендә, васыяте кебек итеп, Фәүзия Бәйрәмованы берничә тапкыр Тукай бүләгенә тәкъдим итүен, әмма тәкъдименең Язучылар берлегендә яклау тапмавын җаны көеп язган иде. Шулай итеп, Фәүзия ханымга әлеге бүләкне бирсәләр, мәшһүр Туфаныбыз васыятен дә гамәлгә ашыру булачак әле. Фәүзия Бәйрәмованың, ниһаять, озак көтелгән лаеклы бүләккә тиенүе аның каләмдәшләренә генә түгел, күпчелек татарга да канәгатьләнү, гаделлекнең барлыгын тою хисе, хакимнәребезнең акыллылыгына, киң күңеллелегенә һәм кешелеклелегенә тагын бер кат ышану тойгысы китерер иде.
Әйе, Фәүзия Бәйрәмова каршында һәммәбез дә диярлек шактый әҗәтле без. Эш аның татарга һәм милли әдәбиятка искиткеч зур хезмәт куеп та, әлегәчә рәсми төстә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителмәвендә (рәсми булмаган бездәйләр гел язып торабыз үзе, гәрчә кайсыбер мөхәррирләрнең андый язмаларны дөньяга чыгарасы килмәсә дә ) генә дә түгел. Татарстанның суверенлыгы, татарның бүтән милләтләр белән тигез хокукы, азатлыгы өчен иң нык чәчрәп көрәшкән, шул хокукны көрәш һәм ачлык мәйданнарында торып яклаган Югары Совет депутатын, кабат сайланырга теләп тавышка куелса да, бүтән бер тапкыр да парламентка үткәрмәдек - менә кайда әҗәтле без. Ул сайлауларда Фәүзия ханымны «җиңеп» депутат мандаты алучыларны хәзер нинди генә хезмәтләре өчен мактап язсалар да, бигрәк тә аларны милли җанлы дип шыттырсалар, мин ул язмаларны теш сызлавы кебегрәк кабул итәм. Чөнки берсе дә татар милләтенә Фәүзия Бәйрәмова эшләрдәйне эшли алмады, референдумда җиңүләребезгә, дәүләт суверенлыгы яулауга Фәүзия ханым кадәр өлеш кертә алмады. Сайлауларда җиңелүенә, үзе яклаган халыкның аны депутат итү өчен аз тавыш бирүенә карамастан, күңелен төшермичә, соклангыч рухи ныклык белән, чит төбәкләрдәге татарлар тормышын өйрәнеп, моңа кадәр беркем кулыннан килмәгән романнар тудыруы шулай ук чын каһарманлык булды. Башкалар аңламаса да, үзе дә милләтем дип яшәгән һәм иҗат иткән Туфан Миңнуллин аңламый каламы соң боларны! Шуңа яклаган да ул батыр каләмдәшен.
Чын мәгънәсендә көрәшче шагыйрь Газинур Моратның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә бик лаек булуы шулай ук аны, аның шигъриятен азмы-күпме белүчеләрдә бернинди шик уятмыйдыр. Бер данәдәге бүләккә бик лаеклы ике каләм иясенең берьюлы тәкъдим ителүе очраклы гына хәлдер, монда бернинди кинә ятмыйдыр, диясе килә. Кандидатларның әсәрләрен матбугатта тикшерүне беркадәр кыенлаштыра инде бу. Чөнки мин, әйтик, фәлән кандидатның бүләккә лаек булуын язам икән, бүтәне бик үк лаек түгел кебегрәк аңлашылачак, чөнки бүләк бер генә. Быел бөек Тукаебыз елы да булганга, бәлки кандидатларның икесе берьюлы болай да шактый кичеккән бүләккә ирешер? Чынлап та, кайнар иҗатлы шагыйрь, ачлык мәйданнарына чыгып халкына ирек һәм хокук даулашкан фидакяр җан, яшь иҗатчыларны тәрбияләп үстерүгә күп хезмәт куйган остаз Газинур Морат та Тукай бүләгенә тиенүдә тиңдәшләреннән кичегеп килә иде инде, бу аның терәк-таянычсыз, юаш-күндәм Кукмара төбәгеннән булуыннан, заманча ертлачлыгы җитмәүдән дә киләдер. Бер-бер артлы килгән кризис чоры сәбәпле (капитализмның андый үзенчәлеген бөеклеге көннән-көн искә төшә торган Ленин күптән әйткән иде), хөкүмәтнең һәр сумы исәптәдер, үзебез дә шундыйрак хәлдә, аңлыйбыз. Ләкин безнең хөкүмәтнекеннән дә күбрәк акчалыларыбыз бар түгелме? Нүжәли шул байларның берсе дә татарның ирекле, якты киләчәге дип җан аткан, шул халыкның әдәбиятына ихлас хезмәт иткән бер улына яки кызына гомергә бер тапкыр Тукай бүләге бирерлек акча бүлә алмый? Ышанасы килми моңа. Минем әлеге тәкъдимнең бу әфәнделәргә барып җитмәү ихтималы гына кызганыч менә. Байлар да, түрәләр дә татарча «авыл матбугаты»н укымыйлар бугай шул (сүгеп язсаң, ирештерүчеләр булыр иде булуын). Туфан Миңнуллин кебек, байлар белән дә, зур түрәләр белән дә якын аралаша, кайвакыт фикерен дә белдерә ала торган әфәнделәр һәм ханымнар, тагын бармы, көчегездәме сез, булдыра алсагыз, югарыдагы минем тыйнак кына тәкъдимне адресатларына җиткерегез, зинһар.
Шагыйрь Газинур Морат иҗаты турындагы сүз дә Туфан Миңнуллинны искә төшерүдән башлана икән менә. Эш шунда, шагыйрьнең «Түбә» җыентыгын ачып җибәргән, шуннан соңгы китапларына да мотлак кергән «Кош хокукы» шигыре шагыйрьнең өлкән фикердәше, сәясәттәге кумиры, милли карашларындагы остазы Туфан Миңнуллинга багышланган.
«Хакны әйтергә дә хокук кирәк,
Әйтим дисәң ярып турысын,
«Птичье право» дигән гыйбарәсе
Искә килеп төшә урысның», - дип яза ул.
«Хакны әйтүчеләр илдә бер» - дип кат-кат яза Газинур Туфан Миңнуллинга багышланган шигырендә.
Минем бу бәләкәй язмам - «илдә бер»ләрнең икесе турында. Күбәйсеннәр өчен, аларны милләтнең, милли матбугатның, киң күңелле каләмдәшләренең хуплавы кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading