16+

Курку белмәс йөрәк һәм тәвәккәллек кирәк

Соңгы араларда матбугатта һәм интернет-форумнарда янә татар-башкорт мөнәсәбәтләренә бәйле проблемалар күтәрелә, төрле милли оешмалар, берсен-берсе уздырып, мөрәҗә­гать­ләр кабул итәргә кереште. Башкортстанда яшәүче кайбер татар иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре белән аралашканда аларның сүз­ләрендә еш кына Татарстанга карата рәнҗү, шул ук вакытта нидер өмет итү чагыла...

Курку белмәс йөрәк һәм тәвәккәллек кирәк

Соңгы араларда матбугатта һәм интернет-форумнарда янә татар-башкорт мөнәсәбәтләренә бәйле проблемалар күтәрелә, төрле милли оешмалар, берсен-берсе уздырып, мөрәҗә­гать­ләр кабул итәргә кереште. Башкортстанда яшәүче кайбер татар иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре белән аралашканда аларның сүз­ләрендә еш кына Татарстанга карата рәнҗү, шул ук вакытта нидер өмет итү чагыла...

Башкортстан татарлары Казанга килеп үз хәлләрен күпме сөйләсә дә, «үз хәле хәл» булган Казан татары ул вазгыятьнең бар нечкә­лекләренә каян төшенеп бетә алсын инде. Узган атнада «ут күршеләр»дәге татар авылларын, бигрәк тә мәк­тәпләрен үз күзебез бе­лән күреп кайтырга форсат чыкты. Туймазы, Биш­бүләк районнарының кайбер татар авылларына, аларның мәк­тәпләренә сугылып уздык. Разыя, Иттихат авыллары аша үттек. Бу авылла­рның мәктәпләре инде дистә ел элек үк бетерелгән. Узган елда Башкортстанда 183 татар мәктәбе ябылуга дучар ителгән. Бүген исә Кунаккол авылын да дүрт кенә сыйныфлы итеп калдырырга маташалар икән. Әлеге уку йорты ике ел элек, 71 баласы булган вакытта, тугыз еллыкка калдырылган. Хәзер биредә 59 балага 16 укытучы белем бирә. Мәктәпне яптыртмас өчен, авылда сигез гаилә асрамага бала алырга да ниятләгән икән. Юкса мәктәп дүрт сыйныфлыга әйләнеп калырга һәм биредәге укучыларга биш километр ераклыктагы Корган авылына тау-таш арасыннан, асфальтсыз юл буйлап җәяү тәпили башларга туры килүе бар. Анысына риза булмаучылар юлның озынрагыннан, аның каравы асфальт буйлап 10 километр ераклыктагы Усаккичүгә дә тәпили ала, билгеле.
Корган мәктәбе дигән­нән, биредә безгә балалар һәм укытучылар белән дә аралашырга насыйп булды. Мәктәпкә килеп керүгә, рус һәм башкорт телендәге стендлар, дивар язулары күзгә ташлана. Корган «чи» татар авылы булуга карамастан, биредә рус телле укыту ысулын сайлаганнар. Алты ел Грециядә эшләп кире туган авылына кайтып укыта башлаган татар теле укытучысы Гүзәлия Хисаметдинова: «Болай дәвам итсә, биш-алты елдан монда татарча укый-яза алырлык бала калмаячак», - дип уфтанып куйды. Аның сүз­ләренчә, биредәге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты тугызынчы сыйныфка кадәр атнага нибары берәр сәгать кенә укытыла, ә унда-унбердә татар теле гомумән кертелми икән. «Башкорт теле белән татар баласының башын бутап, татарча яза алмас дәрәҗәгә китереп җиткерәләр, нишләргә дә белмим, диктантлар шыбыр хата гына, сүз саен башкорт хәрефе өстиләр», - дип, укытучы кабер балаларның эшләрен мисал итеп тә китерде.
Кызганыч, Корган авылындагы вазгыять Башкортстанның башка татар авылларында да күзгә ташлана. Башкортлар арасында гомер буе шушы җирләрдә гомер иткән татарларны килмешәк дип атарга теләүчеләр шактый. Бәләбәйдәге бер, Уфадагы ике татар гимназиясе генә Башкортстан далалары буенча сибелгән татар баласы өчен җитенкерәми шул. Шунысы хак, канун нигезендә баланың нинди телдә белем аласын һәм нинди мәктәптә укыйсын ата-ана үзе хәл итә ала. Миңа калса, бу мәсьәләдә Казан татарына мөлдерәтеп карап торасы юк, Бәләбәйдәге татар гимназиясе директоры Нурмөхәммәт Хөсәеновта булган курку белмәс йөрәк һәм тәвәккәллек кенә кирәк.

Туганлык шулмы?!
(Башкортстандагы татар авылларына барып кайткач туган хисләр)
- Без бер диннән, кардәш, - дибез,
- Туганнар, - дибез, юкса!
Икеләтә авыр икән
Туганың «чукындырса»...

Авыр икән анаң телен
«Сакау теле» итсәләр.
Дошман түгел, үз кардәшең
Юлга тезсә киртәләр.

- Без бер диннән, - дия-дия
Кыерсыту хаклыкмы -
Терәк, таяныч булырдай,
Туган булган халыкны?

Дошман түгел, үз кардәшләр,
Изә-сыта, тел кисә...
Уртак мирас варислары,
Төркиләр без югыйсә.

Нәүмиз, кимсетелгән халкым,
Ничек соң ярдәм итим?!
И татарым! Кем гаебе?
Нигә син үги, ятим?!
Нигә без үги, ятим?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading