«Кыз урлау»дан – җинаятькә?
Атна башында интернетта бөтен дөньяны шаулаткан видеоязма барлыкка килде. Анда Нигериянең «Боко Харам» исламчылар төркеме 230 кызны җенси коллыкка сатып җибәрү белән яныйлар. Кызларның барысы да 12-15 яшьтә, алар 14 апрель көнне Нигериянең Борно шәһәрендә урнашкан бер мәктәптән урлап алып кителгән булганнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Атна башында интернетта бөтен дөньяны шаулаткан видеоязма барлыкка килде. Анда Нигериянең «Боко Харам» исламчылар төркеме 230 кызны җенси коллыкка сатып җибәрү белән яныйлар. Кызларның барысы да 12-15 яшьтә, алар 14 апрель көнне Нигериянең Борно шәһәрендә урнашкан бер мәктәптән урлап алып кителгән булганнар.
Җинаять өч атна элек эшләнелгән булуына карамастан, Нигерия хокук сакчылары террорчыларның эзенә һаман да төшә алмый. Шушы вакыт эчендә тоткынлыктан 53 кызның качуын, икесенең әсирлектә үлүләрен генә ачыклый алганнар. Ә ул арада «Боко Харам» яңа һөҗүмнәр ясый: кичә алар Нигериянең бер авылыннан тагын 8 кызны урлап киткәннәр. Нигерия хакимияте тоткын кызларны эзләү эшенә хәзер бөтен көчен җиккән. Илгә үз ярдәмнәрен АКШ белән Бөекбритания дә тәкъдим иткән.
Россия хокук сакчыларының боевиклар белән көрәштә уңышлары зуррак. Шушы көннәрдә генә махсус операция нәтиҗәсендә, Дагыстанда 4 террорчыны юк итүгә ирешелде. Махачкала шәһәренең бер торак йортында камауга алынгач, алар хәрбиләргә каршы ут ачканнар. Нәтиҗәдә, атыш вакытында барысы да җитди яралар алган. Әлеге җинаятьчел төркемнең 9 май парады вакытында терактлар ясарга әзерләнгәнлеге ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Римма Сыдыкова: Татарстан социаль ярдәм чаралары буенча лидер булып тора
-
#Спорт
Көрәш буенча Дөнья Кубогы ияләре ачыкланды. Татарстан көрәшчеләре ничек көрәште?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
Комментарийлар