16+

Мамадышка Париж аша... Яки Россия һава транспортының киләчәге кем кулында?

Бүгенге Россия икътисадында аек акыл белән генә аңлап булмый торган нәрсәләр күп. Шуларның берсе - авиабилет бәяләре. Алар туктаусыз үсә. Моның сәбәпләрен хәтта ил башындагылар да аңлатып бирә алмый. Мәсәлән, Президент Владимир Путин әйтмешли, бездә инде хәзер Мәскәүдән Владивостокка очу Нью-Йоркка очудан да кыйммәтрәк. Аның фикеренчә, мондый хәл илнең бөтенлегенә...

Мамадышка Париж аша... Яки Россия һава транспортының киләчәге кем кулында?

Бүгенге Россия икътисадында аек акыл белән генә аңлап булмый торган нәрсәләр күп. Шуларның берсе - авиабилет бәяләре. Алар туктаусыз үсә. Моның сәбәпләрен хәтта ил башындагылар да аңлатып бирә алмый. Мәсәлән, Президент Владимир Путин әйтмешли, бездә инде хәзер Мәскәүдән Владивостокка очу Нью-Йоркка очудан да кыйммәтрәк. Аның фикеренчә, мондый хәл илнең бөтенлегенә...

Россиянең эчке авиамаршрутларында билет бәяләренең сәбәпсез үсүе турында инде беренче ел гына сөйләмиләр. Моннан 6 ел элек, ул чакта вице-премьер Сергей Иванов, мәсәлән, кешеләрнең, аеруча пенсия яшендәгеләрнең иҗтыяҗлары төшсә дә, Ерак Көнчыгышка оча алмауларын социаль гаделсезлек дип бәяләгән иде. Әгәр элек Совет чорында Мәскәүдән Владивостокка самолетка билет бәясе 112 сум торса, бүген инде гади пенсионер аның өчен еллык пенсиясен чыгарып салырга мәҗбүр.
Заманында Россия хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, авиабилет бәяләренең ни өчен шулай котырып үсү сәбәпләрен ачыклауны сорап, Монополиягә каршы федераль хезмәткә дә мөрәҗәгать иткән иде. «Миңа командировкаларга еш очарга туры килә. Бюджет акчасы кызганыч, чөнки билет бәяләре чамасыз кыйммәт. Мәсәлән, Сочига очу өчен генә дә 35 мең сум түләргә кирәк. Ә бит бу акчага 10 көнгә Төркиягә барып, пансионда ял итеп кайтырга була. Европада андый хәл юк, ә нигә ул бездә күзәтелә?» - дип, үзенең гаҗәпләнүен чиновник һич яшерми белдергән иде. Әмма, ни кызганыч, эш шул гаҗәпләнүдән әллә ни ары китә алмады. Авиабилетлар тирәсендәге вазгыять һаман да үзгәрешсез кала бирә.
Дөрес, мәсьәләне ачыкларга теләүчеләр күп анысы. Ләкин илнең авиамонополистлары аларга, билет бәяләренең ник артуын дәлилләп, йөз төрле нигезләмәләр китерәләр. Янәсе, авиакомпанияләрнең чыгымнары зур. Мәсәлән, пилотларга, бортпроводникларга, диспетчерларга, администрациягә хезмәт хакы түләргә кирәкме? Кирәк! Самолет ягулыгына бәяләр үсәме? Үсә! Моның өстенә, пассажирларга өләшенә торган ризык, аларны самолетка илтү өчен автобус, багажларны төяү һәм бушату, самолетка менә торган баскыч, хәтта һавадан очкан өчен салым - барысы да акча таләп итә. Һәм болар һәркайсы, һичшиксез, билет бәясендә чагылыш таба.
Алар фикеренчә, бу очракта дәүләт ярдәменнән башка хәлне үзгәртеп булмый. Мәсәлән, салымга, ягулык сатып алуга ташламалар кирәк. Шулай ук, бары тик бер генә маркадагы самолетлар кулланылса да, начар булмас иде. Чөнки, аларда очарга өйрәнү өчен, тренажерлар гына да төрле кирәк. Ә бер тренажер бәясе күп вакыт самолет бәясенә тиң.
Дөресен әйтергә кирәк, илнең эчке авиация транспортында хәлне уңай якка үзгәртү бүген көнүзәк мәсьәлә. Һәм бу юнәлештә эш башланды шикелле. Һәрхәлдә, әле шушы көннәрдә генә Казанда Россия һәм күп кенә чит илләрнең авиакомпанияләре, авиация техникасы җитештерүче компанияләр, дәүләт һәм финанс структуралары вәкилләре, лизинг авиация транспорты өлкәләрендә шөгыльләнүче экспертлар һәм аналитиклар катнашында «Россия төбәкләрендә авиахәрәкәтне үстерү» буенча узган халыкара конференция моңа ишарә ясый.
Россия Президенты Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллегенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Сергей Козлов сүзләренә караганда, әлеге форум илнең эчке авиация транспортын үстерүгә көчле этәргеч булып тора. Аның әйтүенчә, Идел буе федераль округында төбәк авиациясен үстерү буенча узган ел махсус пилот проект эшләнде һәм быел 1 апрельдән ул инде тормышка ашырыла да башлады. Һәм моның нәтиҗәләре дә сизелә. Мәсәлән, соңгы биш ай эчендә Идел буе округында авиация хезмәтеннән 55 мең кеше файдаланган. Бу тулаем 2012 елгы күрсәткечтән 30 процентка күбрәк.
Проектның төп эчтәлеге - Идел буе төбәкләрен Мәскәү аша транзит рейсларыннан азат итеп, турыдан-туры авиамаршрутлар белән тоташтыру. Югыйсә моңарчы пассажирлар, «Мамадышка Париж аша» рәвешендә, күп төбәкләргә бары тик Мәскәү аша гына очалар иде. Сергей Козлов әйтмешли, бу һичнинди кысага да сыеша торган нәрсә түгел. Мәсәлән, Ерак Көнчыгыштан бер төбәк губернаторы, күршесендәге икенче бер төбәккә эләгү өчен, башта, әллә ничаклы вакытын һәм акчасын әрәм итеп, Мәскәүгә оча. Башкала аэропортында ярты көн «кызынгач» кына үзенә кирәк төбәккә юл ала. Ләкин ул вакытта инде тегендә һава шартлары бозылып өлгерә. Һәм губернаторның самолеты кире үз аэропортына кайтып төшәргә мәҗбүр була. Ә бит мондый мәзәк хәлләр Россия гражданнары белән көн саен диярлек кабатлана.
Пилот проектның Идел буе федераль округында кертелүе һәм халыкара конференциянең Казанда узуы очраклы түгел, билгеле. Чөнки Идел буе округы, аеруча Татарстан Россиядә икътисади яктан иң алга киткән төбәкләрдән санала. Анда халык саны да чагыштырмача зур. Димәк, бу - потенциаль пассажирлар күп дигән сүз.
Проектта каралган төбәкара авиация транспорты Идел буе федераль округындагы 15 шәһәрне, ягъни барлык төбәкләрнең башкалаларын һәм Түбән Кама шәһәрен үз эченә ала. Аның максаты - пассажирлар өчен авиабилет бәяләренең яртысын федераль һәм төбәк бюджетларыннан 25кә 25 күләмендә дотацияләү. Монда икътисади актив халыкның авиатранспорт хезмәтеннән файдалану күләмен үстерү генә түгел, ә илдә һава корабларын җитештерүчеләр өчен эчке базарны киңәйтү дә күздә тотыла.
Сергей Козлов сүзләренә караганда, Идел буе федераль округында быел самолетларга сорау инде сизелерлек үскән. Мәсәлән, әлеге проектта катнашучы 4 авиакомпания һәм анда төп рольне уйнаучы «Татарстан» авиакомпаниясе тулаем 21 самолет сатып алырга исәп тота.
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын башкаручы Алексей Сидоров фикеренчә, проект бер генә елга исәпләнмәгән. Ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. Иң мөһиме - ул авиакомпанияләр һәм аэропортлар үсешенә генә түгел, пассажирлар агымына да этәргеч булачак. Монда шулай ук төбәкләрнең инфраструктурасы, социаль-икътисади үсешләре дә читтә калмаячак. Кыскасы, планнар зур, хәзер инде аларны тормышка ашырасы гына калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading