16+

Мәхәббәт барлык халыклар өчен уртак хис

Соңгы елларда башкалабыз фестивальләр шәһәренә әйләнеп бара, дисәк тә була. Шулар арасында күңелгә якыны - төрки халыкларны берләштергән «Нәүрүз» фестивале. Аны быел М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт театры ачып җибәрде. Режиссер Рөстәм Абдуллаев Ж.Б.Мольер әсәре буенча «Хәйләкәр уеннары» дигән спектакль сәхнәләштергән.

Мәхәббәт барлык халыклар өчен уртак хис

Соңгы елларда башкалабыз фестивальләр шәһәренә әйләнеп бара, дисәк тә була. Шулар арасында күңелгә якыны - төрки халыкларны берләштергән «Нәүрүз» фестивале. Аны быел М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт театры ачып җибәрде. Режиссер Рөстәм Абдуллаев Ж.Б.Мольер әсәре буенча «Хәйләкәр уеннары» дигән спектакль сәхнәләштергән.

Әле күптән түгел үз шәһәрләрендә узган «Гостиный двор» фестивалендә дә шушы спектакль белән катнашкан булган алар. Чит ил классикасын кую режиссердан аеруча күп көч таләп итә. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге авторның әсәрләре катлаулы булуга карамастан, ул бүген дә популяр. Аны теләсә кайсы ил театрының сәхнәсендә куялар. Биредә Скапен ролендә уйнаган Алмаз Мостафин әлеге спектакльдә үзенең актерлык осталыгын ачты дисәк тә, ялгыш булмас. Калган артистлар уены да тамашачы күңеленә хуш килде. Әмма актерларның кайберләренә сөйләм телен үстерүдә эшлисе бар әле.
Туймазы Татар дәүләт драма театры фестивальдә Ф.Бүләковның «Газаплы мәхәббәт» спектакле белән чыгыш ясады. Әсәр пьеса буларак искитәрлек түгел, шуңа да режиссерга аны сәхнәләштерү җиңел булмагандыр. Биредә Байрас Ибраһимовның фантазиясе күзгә күренеп тора. Яшь парлар кичергән мәхәббәт газапларын тетрәндерерлек итеп бирә алды алар.
Камаллылар фестивальдә И.Фоссеның «Җәйнең бер көнендә» дигән спектаклен күрсәтте. Әлеге әсәрне тәнкыйтьчеләр теләсә кайсы сәхнәдә куярга мөмкин икәнен билгеләп үтте.
Төрекмән яшьләр театры куйган Г.Данатаровның «Парфян мәхәббәте» тамашачыда зур кызыксыну уятты. Анда борынгы Парфян дәүләтендәге вакыйгалар, аянычлы мәхәббәт язмышы сурәтләнә. Әлеге театр Казанда узган «Нәүрүз»дә ике мәртәбә генә катнашса да, үзенчәлекле спектакльләр алып килгән. Аларда гаиләдә генә түгел, илдә барган проблемалар сурәтләнә.
Алтайлылар «Күккә илтүче баскычлар» спектаклендә милли мәсьәләне күтәргән. Япон халкының фаҗигасе сурәтләнә анда. Спектакль авыррак кабул ителә. Үзен акламый торган күренешләр булуы да спектакльне бизәми.
Саха-Якутиядән килгән Степанида Борисованың тамак төбе белән җырлау алымы тамашачыда һәр фестивальдә дә кызыксыну уята. Бу юлы ул «Медея» дигән моноспектакльдә чыгыш ясады.
Спектакльләрдә бар халык өчен уртак булган мәхәббәт, гаилә проблемаларына зур урын бирелгән. Андыйларны тамашачы да үз итә. Тывалылар үзләренең «Ромео и Джульетта» спектакленә дә зал тулы халык җыйды. Спектакль тамашачыны тартып китерсә дә, анда әллә ни яңалык сизелмәде. Чөнки һәр режиссер әсәрне сәхнәгә куйганда ниндидер яңалык әйтмәсә, ул кызык тоелмый. Аны заманында үзебездә куелган әлеге спектакль белән чагыштырып караганда, дәрәҗәсе шактый түбәнрәк иде. Әзәрбайҗан дәүләт милли академия театры бу юлы ни өчендер күңелгә ятышлы спектакль алып килмәгән.
Фестивальдә һәр төбәктән килгән театрларның чыгышын карап бетерү мөмкин түгел. Гафурилылар, үзебезнең әлмәтлеләр, минзәләлеләр, кариевлылар, «Әкият» курчак театры «Нәүрүз»гә лаеклы әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Спектакльләрне бәяләгән тәнкыйтьчеләрне тыңласаң, аптырап куясың. Тамашачы көчкә түзеп караган әсәрләр алар тарафыннан мактала. Киресенчә, халык яратканнары алар күзлегеннән чыгып караганда, уңышсызрак санала. Югыйсә тамашачы зәвыгы да бик мөһим булырга тиештер, залларны халык тутыра бит. Төрки халыклар фестиваленә һәр төбәктән үз тәнкыйтьчеләре килсә, отышлырак булыр иде дисәк тә, алардан килүчеләр күренми. Милли театрлар драматургиясен аңлап җиткермәгән тәнкыйтьчеләр авызыннан аларга бәяләмә бирүләрен бик ишетәсе килми.
Әлеге фестиваль турында үз фикерләре белән Тывадан килгән режиссер Оржак Сюзанна уртаклашты:
- Без «Нәүрүз»гә килеп бер-беребезне баетабыз. Мәдәниятләребез белән уртаклашып, тәҗрибә туплыйбыз. Тәнкыйтьчеләр фикеренә колак салсак та, без куелган спектакльне алар әйткәнчә үзгәртергә җыенмыйбыз.
Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов:
- Быел төрле ил коллективлары бертигез дәрәҗәдә чыгыш ясады. Мине бу юлы алтайлылар куандырды. Курчак театрлары арасында Казахстанның «Алакай» театры булды. Көнчыгышта яшәүче төрки халыкларда япон драматургларының әсәрләре популяр булуы күренде. Шуңа күрә киләсе фестивальләрдә япон, корея театрлары катнашуы ихтимал. Безнең музыкалар да охшаш. Быел тәнкыйтьчеләрнең татар театрларын мактавы миңа ошады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading