Вакытсыз арабыздан киткән, тормышны үлеп яратучы, битараф булмаган олы йөрәкле Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллинаның соңгы язмасы "Шәһри Казан" газетасының бүгенге санында дөнья күрде. Аны сезнең хозурыгызга тәкъдим итәбез.
«Сүз бирегез миңа!»
Шагыйрә булып, Татарстанның башкаласы Казанда яшәп, Тукайның туган көнендә шигырь укый алма инде, ә! Ничек атарга бу күренешне?
Былтыр инде ярар,...
Вакытсыз арабыздан киткән, тормышны үлеп яратучы, битараф булмаган олы йөрәкле Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллинаның соңгы язмасы "Шәһри Казан" газетасының бүгенге санында дөнья күрде. Аны сезнең хозурыгызга тәкъдим итәбез.
«Сүз бирегез миңа!»
Шагыйрә булып, Татарстанның башкаласы Казанда яшәп, Тукайның туган көнендә шигырь укый алма инде, ә! Ничек атарга бу күренешне?
Былтыр инде ярар, программа алдан төзелә дип кертмәделәр, Тукайга багышланган шигырем күкрәк кесәсендә әйләнеп кайтты. Былтыргы бәйрәм көнне үк әйтеп кайттым: «Киләсе елда сөйләр өчен менә бүген үк программага бер ел алдан язылам», - дидем. Инде быел да:«Юк, сезне программага кертмәделәр, хәтта фәлән фәләновны да кертмәделәр әле», - дип шалтыраттылар. Җәмәгать, нәрсә соң бу? Кем өчен оештырыла соң бу бәйрәм?! Тукай безнеке - халыкныкы лабаса. Үзе исән булса, мондый хәлгә юл куяр идеме икән? Тукай риза булыр идеме икән гади шагыйрьләрне микрофонга якын җибәрмәгәнгә?! «Кая, нәрсә сөйләргә җыенасың?» - дип, шигыремне караган кеше булса иде, «бу шигырь түгел» дигән бәя бирелсә дә, ул кадәр күңел әрнемәс иде. Халык ул көнне Сабантуйга җыелган кебек җыела бит. Зур трибунага безне кертмәсәләр, Тукай премиясе лауреатларына гына сөйләү бәхете татыса, кырыйдагы микрофоннан сөйләргә дә риза ич без. Халык та сөйләсен, аның да үз трибунасы булсын. Язучылар арасында барысы да талантлы дип уйламыйм, дип, үзенең дә чиле-пешле әсәрләрдән башка әллә ние булмаганнар субъектив фикерләрен зур мөнбәрләрдән яңгыраткан көннәрдә, күрсен халык һәр язучының йөзен. Ишетсен әйтер сүзен. 300 язучының һәркайсы шигырь укыса, бәйрәм масштаблылыгы белән генә түгел, җылылыгы белән дә истә озак еллар сакланыр иде! Ә болай гади шагыйрьләрне кемнәндер яшерергә теләгән кебек килеп чыга түгелме? Болай барса, Шагыйребез бәйрәме рәсми җыелышка охшап китмиме соң? Ул башка бәйрәмнәрдән бәйрәм түрендә Тукай зурлаган гади халык, гади язучылар булуы белән аерылып торырга тиештер кебек, бәлки мин ялгышамдыр, ләкин җан риза түгел бу хәлгә. һәр урам саен микрофон тормагач, бәйрәмме ул?! Әлбәттә, дәү-дәү кунаклар сөйләгән, татарның каймагы гына чыгыш ясаган рәсми чарасыз да булмый торгандыр. Ләкин таныш-белешлек, «иң элек үзем, аннан инде күзем» политикасы белән яшәргә күчкән редакцияләрдә кочак-кочак шигырьләре чират көтеп яткан шагыйрьләрнең бил алышу көне дә булырга тиештер Тукаебыз дөньяга аваз салган көн.
Әле күптән түгел генә «Татарстан-Яңа гасыр» каналында, «онытканнар, искә төшерегез!» дигән сыман, Тукайга багышланган фильм-спектакль күрсәтелде. Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан тере Тукай образы шул хәтле дә халыкка якын итеп уйналган (әсәр 1994 елда ук төшерелгән). Фильмда бай түрәләргә, ясалмалылыкка Тукайның мөнәсәбәте ап-ачык. Ул көннәрен фабрикада эшчеләр, авыл кешеләре, авыл балалары арасында уздыра. Бәйрәмне дәрәҗәләр күрсәтү подиумына әйләндерү Тукайдан ераклашу дип уйлыйм. Шигырь бәйрәме чын мәгънәсендә мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан, мәдәният йортларыннан, экраннардан урамга ташкын булып чыксын иде дигән теләктә мин. Шигырь сөйлисе килгән һәркем рәхәтләнеп шигырь сөйләсен, Тукай рухын искә алуда үзеннән дә өлеш кертсен. Рус халкыннан үрнәк алыйк. Пушкинны һәм башка бөекләрне искә алу көннәрендә кем генә һәм нинди генә телдә сөйләми дә, нинди генә төрле шигъри марафоннар оештырылмый. Бер ил кешеләре бит без. Тукаебызны шулай зурлыйк, чөнки Тукайны зурлау - шигъриятне зурлау ул. Бәйрәм кысан вакыт кысаларында үткәрелгән рәсми чара гына булып калмасын иде.
Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар