16+

«Нигә моны Мәскәүдән торып җайга салырга ди?» (Лев Овруцкийның «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» китабыннан өзекләр)

Дәвамы. Башы 9 гыйнвар санында - Сезнең белән менә нәрсәдә тулаем килешәм, ә бу бик сирәк була, Сезне берәүнең дә республика башлыгы исемен үзгәртергә мәҗбүр итәргә хакы юк. - Берәүнең дә. Бу бары безнең вәкаләт. Әгәр мәҗбүр итә башлыйлар икән, референдум яки сораштыру уздыра һәм халык теләгенә буйсына алабыз. -...

«Нигә моны Мәскәүдән торып җайга салырга ди?» (Лев Овруцкийның «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» китабыннан өзекләр)

Дәвамы. Башы 9 гыйнвар санында - Сезнең белән менә нәрсәдә тулаем килешәм, ә бу бик сирәк була, Сезне берәүнең дә республика башлыгы исемен үзгәртергә мәҗбүр итәргә хакы юк. - Берәүнең дә. Бу бары безнең вәкаләт. Әгәр мәҗбүр итә башлыйлар икән, референдум яки сораштыру уздыра һәм халык теләгенә буйсына алабыз. -...

Дәвамы. Башы 9 гыйнвар санында
- Сезнең белән менә нәрсәдә тулаем килешәм, ә бу бик сирәк була, Сезне берәүнең дә республика башлыгы исемен үзгәртергә мәҗбүр итәргә хакы юк.
- Берәүнең дә. Бу бары безнең вәкаләт. Әгәр мәҗбүр итә башлыйлар икән, референдум яки сораштыру уздыра һәм халык теләгенә буйсына алабыз.
- Ул канунга күз салсак, анда күп кенә сәерлекләрне күрергә мөмкин. Закон хакимиятне оештыруның төп принциплары турында, ә үзе принципларга бернинди мөнәсәбәте булмаган җентекле детальләргә кагыла. Тува яки Якутиянең җирле парламентларында 250 депутат булуы кемгә комачаулый? Нигә моны Мәскәүдән торып җайга салырга ди?
- Бу, һичшиксез, субъектлар вәкаләтләренә тыкшыну.
- Әлеге төзәтмәләр РФ Конституциясе белән каршылыкка керә, дип саныйсыз икән, нигә Конституция судына мөрәҗәгать итмәскә ди?
- Бу мөмкинлек инкарь ителми.
- Алар кабул ителгәнгә, минемчә, ике ел узды?
- Зарар юк, вакыты 2015 елда чыга. Әгәр судка мөрәҗәгать итәргә уйлыйбыз икән, үз вакытыбызны беләбез. Бу - принципиаль мәсьәлә. Моңа беркем дә катнашырга тиеш түгел. Мине менә нәрсә таң калдырды - ни өчен Дмитрий Анатольевич, юрист буларак бөтен нечкәлекләрен белә торып, шундый законны имзалаган икән?
- Путин да юрист бит, ул да имзалый.
- Хокук белгечләре сүз алачак, беләм.
- Кемнәр? Конституция судымы?
- Башта Президентның Хокук идарәсе яисә Дәүләт Думасының тиешле комитеты җавап бирәчәк, аларның формулировкаларын һәм терминологиясен алдан ук чамалыйм. Алар төрле сылтау таба.
- Хокукый дәүләттә мөмкин булмаган мәнфәгатьләр бәрелеше туа. Конституция суды, чикләнгән суверенитет юк, дигән карар чыгара, ә хөкемдарлар үзләре, мәсәлән, Баглай, дәреслекләрендә аның була алуын язалар. Конституциядә бары субъектныкы гына булган вәкаләтләр турындагы маддә бар. Бары үзенеке генә булган вәкаләтләр кысалары белән чикләнгән суверенитет булмаса, нәрсә бу? Нәрсә эшләргә? Бу вазгыятьтән чыгу юлы кайда?
- Хәтта совет чорында да Татарстан АССР СССР Конституциясендә дәүләт дип аталды. Формаль булса да, шундый статусы бар иде. Бүген дә Конституциядән «республика-дәүләт» терминын беркем дә алып ташламаган.
- Бәлки алмаштырыргадыр? Мин аларга Конституцияне алмаштырырга, аннан «дәүләт» сүзен алырга тәкъдим итәр идем. Проблемалар да булмаячак.
- Минем барлык аргументларым бер чыганактан алына. Бу - Россия Федерациясе Конституциясе. Без аны бозмыйбыз.
- Хәзер тандем яки инде тандем түгелме? - бераз артка чигенә. Губернаторларны сайлауны кире кайтардылар, партияләр төзүне җиңеләйттеләр. Төбәкләр башлыклары атамасына кагылышлы мәсьәләдә дә кире уйларлар дип уйламыйсызмы?
- Әйтүе кыен, ләкин безнең парламент төбәк башлыгының атамасын үзгәртү өчен тавыш бирмәячәк кенә.
- Ул чакта, вакыйгалар билгеле бер борылыш алганда, Миңнехановка, федераль законны үтәми, дип, гаеп тагарга мөмкиннәр.
- Ә миңа күпме гаеп ташладылар? Үзегез беләсез.
- Мин үзем дә Сезне гаепләгән идем.
- Нәкъ шулай.
- Ягъни Сезнең тактикагыз вакыйгалар барышын тыныч кына көтү булып чыга...
- ... Россия Конституциясенә нигезләнеп, бары шуңа гына. Сез бары үзегезнеке генә булган вәкаләтләрдән мәхрүм димиләр бит.
- Татарстан белән Башкортстаннан калганнарның барысы да төбәк җитәкчесе атамасын үзгәртте.
- Намус кешесе булырга кирәк, дип саныйм. Сәясәттә әхлак булмый, дисәләр дә, мин алай булдыра алмыйм. Өстәвенә, мин профессиональ сәясәтче дә түгел, миңа сәясәт белән вазгыятькә карап шөгыльләнергә туры килде. Үзгәртеп кору еллары архисәясәтләштерелгән иде. Республика мәнфәгатьләрен яклау өчен, ныклы үзәк булырга тиеш.
- Шушыннан чыгып, Сез бит төзәтмәне гамәлдән чыгару мәсьәләсенә басым ясый ала идегез.
- Юк, хәзергә вакыты ул түгел. Бу политиканлык булыр иде.
- Хакимиятнең чигенүеннән, йомшаклыгыннан файдаланып калырга теләмисезме?
- Чишелеш табылыр дип уйлыйм.
- Бәлки бу мәсьәләне соңрак - Путин белән Медведев кризисны узып, ныгыгач, алга куярсыз.
- Алар карарларының йомшаклыгын үзләре дә аңлый, үзләре үк кабул итеп алырлык чишелеш табарлар дип уйлыйм. Кайбер депутатларның әлеге проблемага кагылышлы шундый ук тәкъдимен бервакыт Россия Дәүләт Думасы рәсми рәвештә кире каккан иде.
- Киң гавам алдында булмаса, шәхси очрашуларыгыз вакытында аларга бу хакта җиткерә яки буш вакытыгызда карарсыз дип нинди дә булса меморандум тәкъдим итә алыр идегез.
- Безнең әзерләп куйган материал бар.
- Юридик эшләнмәме?
- Юк, көчлерәк.
- Ул нинди кәгазь? Бөтенесен әйтә алмаганыгызны да аңлыйм, мөгаен, дипломатик үзлектәге нюанслар бардыр.
- Юк, ачыктан-ачык әйтәм. Дөрес, кайвакыт дәшми калу хәерлерәк. 2015 ел тугач, нигә законны үтәмисез, дип, бездән сорарлар. Без, бу канун Россия Конституциясенә каршы килә, диярбез. Безнең тагын Россия белән Татарстанның дәүләт хакимияте органнары арасында төзелгән Шартнамә дә бар бит әле. Ул Президентлар Путин һәм Шәймиев тарафыннан имзаланган, Дәүләт Думасы белән Федерация Советы тарафыннан ратификацияләнгән.
- Икенче омтылыштан дип хәтерлим.
- Әйе, Президент аны ике тапкыр карауга чыгарды. Безгә нык ярдәм күрсәтте. Искә алып үтелгән Шартнамә дәүләтнең федератив төзелешен камилләштерү юлы булуына шикләнмим. Ни өчен Татарстан белән Шартнамәне озайталар? Берәүгә дә озайтмадылар бит.
- Башкалар үз дигәнендә Сезнең кадәр тормады, әллә тордымы?
- Бездән соң үз сүзен итәргә тырыштылар, башкортлар, мәсәлән. Ләкин ул вакытка инде поезд киткән иде...
- Хәзер Мәскәүгә 2007 елгы ул Шартнамәне гамәлдән чыккан дип белдерергә туры киләчәк.
- Шартнамә 2017 елга кадәр гамәлдә.
- Киләсе Президент сайлаулары алдыннан икән. Анда Татарстанның традиция буенча нинди роль уйнавын исәпкә алганда, моны эшләү гади генә булмаячак. Монда сезнең юристлар эшләдеме?
- Юк.
- Үзегез төшендегезме?
- Ничек инде төшендем? Монда төшенергә дә кирәкми. Атамага кагылышлы төзәтмә кабул ителгәч, беренче эш итеп, бу кемнең вәкаләтендә һәм безнең Шартнамәнең гамәлдә булу вакыты кайчан чыга, дип сорадым.
- Нигә 2007 елгы Шартнамәне элегрәк дәлил итеп китермәдегез?
- Монда шундый момент булды: президент сайлаулары якынлашкан иде, аерым сәясәтчеләрнең әлеге факторны файдалануларын теләмәдек.
- Әйе, шул ук Жириновский Шартнамәгә каршы булуын, ә Путинның үзенекен итүен искә төшерер иде.
- Бер Жириновский гына түгел. Минем фаразны белергә телисезме?
- Сорап торасыз!
- Республика җитәкчесе атамасы шулкадәр ясалма проблема ки, вакыт аны үзе үк алып атачак.
- Сатулашу да булмаячакмы?
- Бу сатулаша торган әйбер түгел.
Ахыры бар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading