16+

Нигә сиңа Таиланд, Мисыр – Хан Кирмәненә кил!

Соңгы елларда халык Мисырда, Төркиядә, Таиландта, Каф тавы артында, тагын әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдә ял итәргә ияләнеп киткән иде.

Нигә сиңа Таиланд, Мисыр – Хан Кирмәненә кил!

Соңгы елларда халык Мисырда, Төркиядә, Таиландта, Каф тавы артында, тагын әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдә ял итәргә ияләнеп киткән иде.

Хәзер чит илләргә юл бикләнебрәк тора, тик күңел түренә сәяхәтче әвәслеге кереп оялаганнарны бу шөгыльләреннән туктатып булмаячагы көн кебек ачык. Ярар, кызыклы урыннар үзебездә дә җитәрлек. Казан-Чаллы трассасының 150нче чакрымы тирәсендә (Мамадыш районы) борынгы тарихы, искиткеч табигате, берсеннән-берсе серле объектлары белән дан тоткан «Хан Кирмән» комплексы барлыгын беләсезме? Биредә атаклы Ибн Фадлан эзләре дә, Идегәй би, Сөембикә-ханбикә, Гәрәйхан ядкарьләре дә кадерләп саклана. Борынгы Кирмәнчек шәһәре, Ханнар зиратындагы борынгы кабер ташлары, янәшә тау­дагы «Алтын базы» дип йөртелгән, инде керер юллары ком-таш белән күмелгән искитмәле мәгарәләр, тау битендәге кыя ташлар арасыннан фонтан кебек ургылып чыга торган көмеш сулы, шифалы «Изгеләр чишмәсе» бу якларга тарихчылар, археологлар, галимнәр, туристларның күпләп килеп чыгуын зур түземсезлек белән көтеп ята. Монда көтү көтеп, җиләк җыеп, инештә балык сөзеп үскән кыз буларак, аларның могҗизаларын сезгә дә ирештерим әле.

Кирмәнчек
Алабуга дәүләт педагогия университеты педагогы, тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигомаев җитәкчелегендә студентлар төркеме биредә 1995 елдан бирле җәй саен казу эшләре алып бара. Кирмәнчектә табылган керамика кыйпылчыклары, хатын-кыз бизәнү әйберләре, ук очлары, пычак калдыклары шәһәргә Х-ХI гасырларда ук нигез салынуын күрсәтә. Идел Болгарстанының киңәйтелгән чиге - терәк пункт Кирмәнчек («крепость») 1236 елда Сөбедәй җитәкчелегендәге монгол явы тарафыннан җимерелә. Алтын Урда чорында үсеш кичерә дә 1395 елда Мәскәү кенәзе Юрий Дмитриевич тарафыннан тагын тар-мар ителә. Ерак түгел урнашкан Урта Кирмән, Кече Кирмән - әллә ничә яулардан да исән калган, таланган, яндырылган, киселгән, феникс кошы сыман көлдән янәдән торгызылган татар авылы символы. Кирмәнчекне саклап шәһит киткәннәр рухына багышлап биредә һәйкәл салынды. Ә борынгы шәһәрчек урынында сөңге коймалар, күзәтү манаралары, керү капкалары ясалды.

«Изгеләр чишмәсе»
Кыйблага карап ага торган җиде чишмә (җырларда җырланган «Җидегән чишмә»!) суы белән сихәтләнергә дип әллә кайлардан киләләр. Таудагы чишмәләр кешенең кан әйләнеше ­системасын хәтерләтеп тоташкан. Беренчесе - йөрәккә, икенчесе - кулга, кырыйдагысы күзгә дәва бирә, ә иң өстәгесен «җан чишмәсе», диләр. Басмадан керүгә, беренче чишмәдә кулыңны өч тапкыр чайкап, һәрберсен уң кул белән эчеп барырга кушалар. Халык телендә ниләр генә юк. Җай чыккач, сөйлим әле. Ышанучылар, мәгълүматны сөзеп алып булса да, барыбер шифа табачаклар. Бер апаның: «Төн уртасында килеп, чишмә суына чылатылган җәймәгә төренеп утырып, эпилепсиядән терелдем», - дигәне бар. Икенчесе, шушы суны эчертеп, урында яткан хастаны аякка бастырдым, ди. Хәер, үзем белән булган вакыйга имеш-мимеш кенә түгел. Узган ел рамазан аенда биредә фотолар төшереп йөрим шулай. Челлә. Тел аңкауга ябышты, хәлем китә башлаганын тойдым. Намазлыгында утыручы абыстай миңа табак тоттырды: «Күз чишмәсе» суын тутыр да шуңа битеңне тык, су астында күзеңне ачып тор. Аннары шул суыңны чәчеңә коярсың», - диде. Әйткәннәрен эшләдем. Салкын су өтте өтүен. Башым сафланып китте. Күземнең җетеләнгәнен тойдым. Уразам бозылмады. Көннәр буе компьютер артында утырып начарлана башлаган күзем шуннан бирле рәтләнде. Профилактика максатында тагын бер барып килергә җыенып йөрим.
«Җирле болгар халкы зур яуда җиңелүгә дучар булгач, шушы тауларга «ай-тау, ай-тау!» - дип качкан. Тау аларны саклап калган. Биредә бик күп изге рухлар яши, имеш. Алар төннәрен мәктәп укучылары ясаган чатырга җыелалар, шунда килеп намаз укысаң, күп чирләрдән котылып була диләр», - дип сөйләгәне бар Урта Кирмән урта мәктәбе тарих укытучысы Ринат Хәйруллинның. «Изгеләр чишмәсе» тарихы риваятьләр белән тулып ташкан. Ап-ак киемле бабайны да, көянтә-чиләк аскан ак киемле кызларны да биредә еш күрәләр.

Ханнар зираты корбан сорый
Яшерен-батырын түгел, бу тирәләрне үлем үзәне дип тә йөртәләр. Монда юл-транспорт фаҗигаләренең, һәлакәтләрнең күп булуын трассаның борынгы зират өстенә салынуы белән аңлаталар. Сезгә дә киңәш: моннан үткәндә, машинагыздагы музыканы сүндерегез, тизлекне акрынайтыгыз, белгәннәрегезне укыгыз, әрвахлар дога сорый! Зиратның эченә дә теләсә кем кереп йөри алмый. Ниндидер гайре табигый көч сине аннан этеп чыгара. бу мескеннең мистика белән башы әйләнгән димәгез, маҗара эзләүчеләрне кисәтеп куюым гына. 1336-1352 елларга караган кабер ташлары бар. Бирегә килеп дога укучылар бик күп, адарынучылар (нәзер әйтүчеләр) чардуганнар тота.



Аккош тавы
Бөтен авыл уч төбендәгедәй күренгән бу мәһабәт тауның өстендә тирә-ягы камышлар бе­лән капланган чип-чиста сулы түгәрәк күл булган. Анда күпләгән аккош­лар йөзеп йөргән. Барысы да парлы, ди. Көннәрдән бер көнне мәрхәмәтсез аучы ана кошны атып үтергән. Парсыз калган аккош өч көн буе авыл өстендә үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып очып йөргән дә, һавадан уктай атылып төшеп, үзен корбан иткән. Күл булып күл дә бу кайгыга түзә алмаган - сулган, кипкән, аның урынында коры җир генә калган. Кирмәнлеләр тауга Аккош исеме биргәннәр, кош­ларның мәхәббәтләрен гомер-гомергә җырларына кушып җырлаганнар. Урта Кирмәннең күренекле шагыйрәсе Нәкыя Йосыпованың Алексей Абрамов көй язган «Пар торналар» җыры барыгызга да таныштыр.
Канат-канат, кабат-кабат
Кайтыгыз сез, парлап-парлап.
Хыялымны каршы алам,
Пар торналар, сезгә карап.


Серле мәгарә
Күпләрне иләсләндергән «Алтын базы» да Кирмәнчектән ерак түгел. Хикмәтле мәгарәнең серләре Кабан күленекеннән калышмый. Аңа җир асты юлы тоташа, ди. Имеш, анда ханнар, Казан ханбикәсе Сөембикә (тарихи фактлар белән расланмаса да, аны безнең авылга еш килгән, диләр!), Гәрәйхан алтыннарын саклаганнар. Нократ (Вятка) елгасы тамагында биләмәләре җәелеп яткан Гәрәйхан бик көчле хан булып, тирә-юньдәге авылларны үзенә буйсындырып торган, Нократ кичүен үз кулында тоткан. Казанны алгач, бу төбәкләрне дә үзләштерү башлана. Руслар һөҗүменә түзә алмаган Гәрәйханга чигенүдән башка чара калмый. Аны шушы тирәдә куып тоталар. Хан казнасын яшереп өлгерә. Ул хәзинәләр Кирмән елгасындагы чоңгылда дип тә ишеттем. «Алтын базы» урнашкан тауны Елантау дип тә атыйлар. Мондыйрак риваяте дә бар. Казан шәһәре өчен сайлап алынган җир еланнар белән тулы булган. Аларны юк итүне бер сихерче үз өстенә алган. Кыш көне еланнар яткан урынга күп итеп салам өя дә, яз җиткәч, алар җыелган саламга ут төртә. Тик өч башлы Зилант еракка-еракка очып китә. Кирмәнлеләр аның шушы тау эченә кереп китүен күреп калганнар. Ул хәзергәчә шунда яши ди! Хәлмәкәй тавындагы нефть вышкалары янындагы факел телләре шул аждаһа авызыннан чыгып ятмыймы икән әле?!

Мәкалә язам дип колакны торгызып йөри торгач, тагын бу тирәдәге «Иске зират», «Мулла бае», «Калатау», «Урыс куаклыгы», «Нәзер үзәне», «Сухерикә», «Чәүкә тавы» кебек серле атамалар турында әллә никадәр мәгълүмат тупладым. Тавык төшенә тары керә дигәндәй, беркөнне ул алтыннарны бик тәкъва кеше табып, Муллабае тавы өстендә зәңгәр манаралары күккә ашкан мәчет торгызганын, авылыбызны гөлбакча иткәнен күреп, төне буе саташып чыктым. Имеш, Кирмәнгә дөньяның төрле почмакларыннан меңләгән туристлар җыелган. Бирсен Ходай! Алайса, Кирмән куенындагы «кара алтын»ны «Болгарнефть» инде ничә еллар буе суырта, факеллары сулар һаваны агулап, көне-төне яна, җитмәсә, чыжлатып газ чыгаралар. Цивилизация дип аталган гасыр явы әлегә кирмәнлеләр файдасына түгел. Нефтьчеләрнең башларына иман биреп, бәлки, үзләрен ничә ел туендырып торган җиргә дә игътибар итәрләр, чишмәләрне дә яңадан рәтләрләр, юлларны карарлар?! Ярабби! «Изгеләр чишмәсе» суын ничәмә-ничә кеше шешәгә тутырып сатарга теләде, эшләре барып чыкмый. Соңгы арада махсус җиһазларын күтәреп биредә еш йөргән «кара археологлар»ның дә җүнле нәрсәгә юлыкканы юк. Хәзинә эзләргә дип түгел, ихластан ата-баба рухына дога кылып, саф чишмәләр суын эчеп, тәнгә- дәва, күңелгә шифа табам, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәм дисәгез, моннан да шәп, могҗизалы урынны җир йөзендә башка таба алмассыз! «Хан Кирмән»нең киләчәктә Татарстанның туризм муенсасының кыйммәтле мәрҗәне булачагына шигем юк.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading