Әле 9 май көнне генә Ленар белән очрашып сөйләшеп торган идем. Ә бүген инде ул бу дөньядан китеп тә барган, - дип тетрәнеп сөйләде утызын яңа тутырган дусты турында Рамил.
- Хатыны Катя белән яратышып өйләнештеләр. Ленарның әниләре биргән өч бүлмәле фатирда яшәделәр. Уллары тугач, бөтен тормыш ир өстендә булды. Акча беркайчан да җитми бит, шуңа бер таҗик ир-егетен фатирга керттеләр. Тыныч кына кайтып-китеп йөргән таҗик белән яхшы мөнәсәбәттә яшиләр иде болай. Бәйрәмнән соң бераз төшереп алган Ленар, иптәшләре чакыргач, чыгып китә. Бераздан кайтып кергән ир хатынын таҗик белән хыянәте өстендә тота. Өч яшьлек улы, әнисе турында да уйларга өлгерми Ленар, аңны томалаган ярсу-нәфрәт, гарьлек аны бауга меңгерә.
Казанда булган әлеге вакыйгадан соң бер ай чамасы вакыт узгач, Мамадыштагы «сөяркә» вакыйгасы шулай ук тетрәндерде.
Монда да шул мәхәббәт өчпочмагы: алданган ир, ирдән уналты яшькә яшь булган хатын һәм сөяркә. Инде ул мәхәббәт вакыйгаларына нокта да куелган булган. Тик сөяркә дигәнең, алданган ирнең күзен ачмак була... һәм бу «дустанә» аңлашуның ахыры гына аның өчен хәерле бетми.
Мәсхәрәләнгән гаилә башлыгы да көндәшенә «кунакка» барып килергә була. Кыюлык һәм гайрәт өчен бераз төшереп ала да пычагын кыстырып юлга чыга. Тик чакырылмаган кунакка ишек ачучы булмый. Әмма шайтан суы белән томаланган аңны ярсу-нәфрәт дигән нәрсәләр өстереп торгач, адәм баласын гомерлек хатасын эшләүдән тыеп була ди мени!? Ишекне ачып, йоклап яткан көндәшен өч җирдән пычак белән чәнчегән ир моны гына азсынып, аның ирлек горурлыгын да өзеп ташлый.
Хәзер гаеплене эзләп карыйк инде. Кем гаепле ирме, хатынмы? Әлбәттә, Ленар зур хатасы өчен Алла каршында җавап тотар. Мамадыштагы вакыйга героеның исә закон алдында «хисап» тотасы бар. Ә ирләрне бу хәлгә җиткергән хатыннарның гаепләре зуррак түгелме соң монда? Әлеге күңелсез хәлләрнең шаһиты булган балалар язмышы да борчый мине. «Әтиең ник үлде, ник төрмәдә утыра?» - дип сорасалар, «Әнинең сөяркәсе аркасында!» - дип җавап бирерләрме алар.
Ир гаилә тоткасы дисәләр дә, гаиләне төп яшәтүче, җимермәскә тырышучы, барысына да түзүче - хатын кыз. Тик соңгы вакытта хатын-кыз затыннан булуыбыз белән горурланыр урында, башка «затташ»ларыбызның гөнаһлары өчен оялырлык вакыйгалар белән дөнья тулган. Без - дөньяны яшәтүче, тормыш бирүче, саклаучы илаһи дип аталган затлар. Шуңа күрә үзебезнең дәрәҗәбезне төшерми чын хатын-кыз булып кала алсак иде. Шул вакытта ир-егетләр дә: «Нишлисез сез, хатыннар?» - дип түгел, ә хөрмәт белән сокланып карарлар иде...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар