Шәһри Казан

Обама Путинга яный

Арабызда башкаларны «чәйнәүдән», алар турында ләчтит сатудан, яла ягудан, кемнедер туктаусыз сүгү-ачуланудан тәм табып көн күрүче кешеләр байтак. Андый зат, үзенең җитешсезлекләрен дә күрмичә, өем-өем эшләрен дә читтә калдырып, бөтен гомерен гайбәт җыеп һәм таратып йөрүгә багышлый. АКШ Президенты Барак Обама да үзенең тышкы сәясәте белән кайчагында шундый кешене хәтерләтә....

Реклама

Барак «дусларын» да үзенә ияртте
АКШның битәрләү объектына соңгы вакытта гел Россия әйләнә, якшәмбе көнне дә ул Президент Путинның «бакчасына» чираттагы «таш ыргытты». Башта Россиянең Эдвард Сноуденны сәяси сыеныр урын белән тәэмин итүе Обаманың күңеленә хуш килеп бетмәгән иде, аннары ул Путинның Сүрия конфликтын хәл итү тәкъдимен тәнкыйть утына тотты. Хәзер инде Вашингтон Мәскәүнең Украинага гаскәрләрен кертергә җыенуы планыннан канәгать түгел. Бу юлы АКШ үз артыннан «дус-ишләрен» дә ияртүгә иреште. Нәтиҗәдә, АКШ коткысына бирелеп, «зур җиделек» илләре июнь аена Сочига билгеләнгән «зур сигезлек саммиты»на әзерлекләрен туктаттылар. Алар әзерләгән протест мөрәҗәгатендә, Россиянең Украинадагы гамәлләре «зур җиделек»нең принциплары белән кыйммәтләрен боза, диелгән. Әлеге берләшмәнең «атаманы» − Американың, тышкы сәясәтен алып барганда, әхлак кагыйдәләренә һәм кешелеклелек нормаларына кайчан таянганы бар?! Аның афералары вакытында нишләп «зур җиделек» үзләренең кыйммәтләре турында искә төшерми икән?!.
Россиянең Украинага гаскәрләрен кертүенә килгәндә, бу бит әле сугыш башлау дигәнне аңлатмый, әлеге миссиянең төп максаты - ул ил территориясендә яшәгән урыс халкын яклау. Бүген Украинада яшәүче башка милләт халыкларының дүрттән өч өлешен урыслар тәшкил итә. Украинада хәзер урысларны кысрыклау бара, шундый вакытта үз ватандашларына Россиядән кала кем булышсын?! Россиянең Украинадагы хәлләргә тыкшыну карарына килүенә татар халкы да шат булырга тиеш, чөнки ул илдә яшәүче милләтләрнең баш саны исемлегенең бишенче баскычын Кырым татарлары били.
Евросоюзга да Россиянең планнары ошамаган
«Зур җиделек» артыннан Евросоюз башлыклары да Мәскәүнең Украинага карата ниятләрен гаепләп чыктылар. Хәзер ул дәүләтләр Путинга Украинада оппозициянең ярсыган көчләре белән тату сөйләшүләр алып барырга киңәш итеп ята. Янәсе, Россия кеше хокукларын боза торган юлны сайлаган. Тик, беренчедән, Украинада тыныч килешүләр өстәле артына утыру вакыты инде күптән кулдан ычкындырылган. Андагы яңа идарә системасы хәзер «корал хакимиятен» генә таный. Икенчедән, хәзер бик борчылган кыяфәт ясасалар да, Украинаның шушы көнгә калуына алар да гаепле. Украина оппозициясе белән милләтчеләрен хакимияткә каршы котыртырга АКШ белән Европа үз «шайтаннарын» юллаганы турында инде күпме мәртәбә әйтелде. Хәзер дә Евросоюз, күршесенә ярдәм итәргә тырышу урынына, башка мәсьәләләр белән мәшгуль - аларны Украинадан Европа илләренә качаклар агымы башлану ихтималлыгы күбрәк борчый.
Ул Путиннан көнләшә, ахры
АКШның Россиянең һәрбер милләтара сәяси эшчәнлеген шул рәвешле тәнкыйтьләп торуы инде каныгуга әверелә башлады, дисәң дә арттыру булмас, мөгаен. Бәлки, бу Обаманың Россияне лаеклы көндәш итеп күрә башлавыннан киләдер. Күрәсең, Путинның эчке һәм тышкы сәясәттә уңышларга ирешүе АКШның ачуын чыгара, ул үзеннән дөнья күләмендәге лидерлыкны Россия тартып алыр дип курка торгандыр. Обама башка илләрне Сочида узган Олимпиада уеннарына да «бойкот» игълан итәргә котыртып яткан иде. Хәзер исә бөтен дөнья илләре ММЧлары ул бәйгене, «бөтен Олимпиада уеннары тарихында иң шәп оештырылган чара», дип искә ала. Сочида барысы да уңышлы барып чыкканнан соң, Обама эчтән янгандыр инде. Хәзер ул, көнчелек аркасында, Россиягә мәкер арты мәкер корадыр сыман.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: